​Җавабың кайда, кыз бала?

Шигырьләрендә хыял, романтика, мәхәббәт, кызлар – ул матурлыкка табына!.. Сәях җаны диңгез-таулар, илләр-җирләр гизә – Париж, Луврларда, Мадрид, Лондоннарда була... Байрон, Гёте, Гарсиа Лоркалар ватанында алар белән шигырь телендә сөйләшә... Шәрыкның нечкә аһәңнәре шигъриятендә газәлләр, робагыйлар аша ачыла. Гомәр Хәйям, Хафиз, Нәваилар – остазлары.
Күңеленә Җир шары, Галәм, Галактика сыйган. Ул – һич картаймас, ул – гашыйк, ул – талант!

 

* * *

Янган йөрәк, сузылган кул –
Минеке.
Ике толым, кап-кара күз –
Синеке.
Егерме ике кояш эзе –
Минеке.
Уналты яз, гөлчәчәкләр –
Синеке.

...Ал йөрәгем! Бүгеннән ул
Синеке.
Синең йөрәк булсын ләкин
Минеке.
Ал кулларым! Нык, каты кул –
Синеке!
Язың, ямең синең булсын
Минеке.
Син ризамы? Юк, дисеңме?
Синең эш.
Сөймә мине, оныт! Дисең?
Синең эш!
...Тик оныту һәм онытмау –
Минем эш.

 

Студент хаты

– Җавабың кая, Кыз бала?
Йөрәкнең янган чагы.
Сөюемне дә беләсең,
ни әйтим сиңа тагы?
Төн кебек кара чәчләрне
башкалар сөйсенмени?
Башкалар сөйсен, студент
янсын да көйсенмени?
Тыңламый каләм, «дәрес»ем
язылмый бүген, кала –
уйларым сине эзли тик,
Кыз бала, күзең кара!
Янганын хисле йөрәкнең
студент сөйли сиңа.
Карашың читкә алганны
студент сизми димә.
Табылган бит: борынгыдан:
«Студент – ярлы», – диләр.
«Мөлкәте – иске чемодан,
анысы да бармы?» – диләр.
Ташыган хисләргә бай мин,
күрмиләр – хыялга бай.
Бар дөнья – минем байлыгым,
киләчәк... барсы минеке! –
белмисең син дә, малай...

Таңнардан таңнарга кадәр
күрмәгәч, көтеп үзен,
студент хат язды янып,
сагынып кара күзен:
– Җавабың кая, Кыз бала?
Йөрәкнең янган чагы.
Сөюемне дә беләсең...
Үрелеп йолдыз тотыйммы?
Ни кирәк сиңа тагы?!

 

Кое

Шыгырдап тора чыгыры,
Урамда зәңгәр кое.
Синдә – су алу, ә миндә
Бер күреп калу уе.

Зәңгәр кое – суы тулы,
Хис тулы минем күңел.
Чиләк тутырып алыр идең,
Ник күңел кое түгел?

Әйләнә чыгыр... Су ага,
Чиләгең тула инде.
Әллә түгимме суыңны,
Китми тор, тыңла инде!

...Зәңгәр кое яннарыннан
Синдә тик китү уе;
Минем сыман авыр сулап,
Шыгырдап кала кое.



Кыз җавабы

И абый, ниләр әйтим соң,
Язасыз: зәңгәр кое,
Янәсе, кое янында
Мине очрату уе.
Шигырьләрегез дә әйбәт,
Сүзем юк аларына.
Ләкин мин сезгә тиңмени,
Мин әле бала гына...
Күземә сөрмә кунмаган,
Якмаган иннек, кызыл.
Мин әле ояла торган,
Кызара торган кызый.
Әнкәй бик шикләнә, абый,
Авылда сүзләр йөри.
Шуңа да мин сезнең белән
Сөйләшми йөрим юри...
И абый, кызык үзегез,
Әйтерсең бала менә...
Шигырьләрегез бик матур,
Сүзем юк аларына.
Кешегә ишеттергәнсез,
Шушымы егет эше?
Простой диләр сезне бик,
Катлырак булыр кеше.
Шулай да моңсу үземә,
Әлеге зәңгәр кое...
Күңелдә шул коега кич
Ешрак чыгу уе!
 


Чакыру

Кайтыгыз, минем сөюнең
Былтыргы бураннары!
Югыйсә артык бушанды
Күңелнең урамнары.

Кайтыгыз, җилне-давылны
Тынычтан артык күргән,
Тын йортның ишеген ватып,
Урамга чыккан көннәр!

Кайтыгыз, йолдызлы төннәр,
Беркатлы өметләрем!
Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр,
Йокысыз минутларым!

Кайтыгыз, былтыргы карлар,
Кайтыгыз, сезгә карыйм!
...Гөнаһсыз чакның карына
Гөнаһлы исемем языйм.

Кайтыгыз, минем сөюнең
Былтыргы бураннары!
Бушанды, артык бушанды
Хисемнең урамнары!
 

* * *

Сеңлем!
Толымнарың кисмә, яме?!
Мин, аларны күрсәм, һаман
тотынып, гүя балачакка кайтам:
озын чәчле су кызлары
төшкә керде балачактан.
Беләм, алар һаман да әле
                             озын чәчле!

Толымнарың кисмә!
Күпме истәлекләр яшерә алар:
анда миңа беренче оялчан
                         карашлар, анда
кояш үбүе, яңгыр биргән назлар,
безнең өчен генә килгән язлар.
Син аларны, зинһар,
                    еракка алып китмә,
толымнарыңны кисмә, яме?!
Кисмә!
 

* * *

Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?
Сары көнбагыш сез – кояш чәчтеме

Йөз-чәһрәгез тирәли ул төсләрне?
Яшьлек алтынымы
                    назлый күзләрне?

Ничәгезне мин, тик Аңа охшатып,
Күбәләктәй якын бардым, җан атып.

Ничә күлмәк иясен (аллы-гөлле!)
«Танып», утка очып килдем мин – 
                                     тиле...

Ялгыштым шул! Кызлар,
                     тере ялкын сез,
Гүя игезәктәй охшаш-матурсыз...

Алдансам да, ярыма әйтер сүзне,
Серне чишмәдем, –
                   саклады Хак сүзе...

Әмма бу яз хистә төсләр буталды.
Шуны беләм: Казанымны ут алды.

Гүя ялкын эченнән эзлим сине –
Алтын балкышны,
                  көнбагыш төслемне.
 


* * *

Кайт тагын да шигыремә
                       май кичендә, –
Вагыйфны яттан сөйләвең исемдә.
«Күпләрне оныттым бугай», – 
дисең дә,
Яшисең син төрки моңнар өчен дә...
Кайт яңа шигыремә май кичендә!

Сагынып сине, лаләләр күз ача,
Казанда нәркисләр хәлеңне сораша.
Яшел яз! Йөрәкләр серләшә, 
очрашса,
Карт күңел гөле дә үрелә кояшка.
Кайт, сине сагынган гөлләр күз ача...

Булса да уеңда диңгез, фонтаннар...
Ак шомыртлар илдә, түгел анарлар.
Саф татарча яңгырап, аһәңсазлар,
Гашыйк җырын сиңа
                       җиткерсен алар,
Ә Казанда сагыну хисен – 
фонтаннар.

Килде чәчәк ату вакыты кешегә! –
Суытса да кинәт, күңел төшермә,
Кырау төшермә тик бәхет хисеңә!
Җилгә әйт, кагылса ут-чәчеңә,
Исен китерсен сагынган кешеңә!

Кайт Казанга – шигыремә! –
                             май кичендә,
Вагыйфка гашыйк итәрсең мине дә,
Йөрик шигъри лаләләр, моң эчендә,
Тугры булып төрки дөнья хисенә,
Казанымда – гаҗәеп май кичендә!

 

* * *

Сүзләрең – җыр, гел яңгырап барыр, 
дим!
«Сагындым, бел... Сагынам. Сагынырмын!» –

Шулар белән бүген минем җаныма
Ефәктән дә йомшак,
                      матур кагылдың.

Җыр сүзең, дим, гади һәм
                              бөек – анда
Борынгы һәм мәңгегә яшь 
сабый моң!

Шул моң белән кавышкан 
җанымны да
Бәхетле, дим, хәтта бөек
                            саныйм мин!


* * *

Төшеңә кердемме? Чынмы, сөеклем?
...Яшь җанда манзара
                         каян ул тиклем?

Анда хәтта диңгезләр дә сыйганмы?
Җан кылың минем халәтне 
тойганмы?

«Йөрдең, дисең, борынгы ябынчадан,
Диңгез ярында –
                 Байронга охшаган...»

Кулым белән ымлаганмын аръякка,
Шунда дип белгәнгәдер Яр – еракта...

Төш – шигъри өн... Җанда күптән                               
давыл шул,
Синсез узган минутым да авыр шул.

Чынлыктан ул – хыял язган сурәтең...
Лаекмы мондый хөрмәткә,
                             йөрәк, син? –
Кадерен бел мәңге тансык 
хис-йөкнең!

...Төшеңдә булса да ярат, сөеклем!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Бик яхшы эсэр дэвамын котэбез
    КУНАК АПА
  • 22 октябрь 2020 - 03:00
    Без имени
    Тормыш кагыйдэлэре,сина Зур рэхмэт!!!Бик матур кешелэр белэн сойлэшкэн кебек булам,шушы язмаларны укыганда...
    Җиргә күктән дә карарга кирәк
  • 22 октябрь 2020 - 07:49
    Без имени
    Ошады БИК эчтәлекле дәвамен көтәм
    Айлы күлдәвекләр
  • 21 октябрь 2020 - 14:33
    Без имени
    Кияугэ чыккансын икэн, баласы бар икэнен белеп, теперь "с этим жить".... Яшь чагымда бер егет кияугэ чакырды, тик минем улым бар, мин аерылышкан диде. Шул вакытта мин араларны оздем, улына тартылып, беренче гаилэсенэ китсэ, минем бала атасыз усэрме диеп. Ул вакытта ике булмэле квартирада яшэп ята иде.Яшэп китергэ бик эйбэт иде. Тик.....
    Бирнәле ир
  • 21 октябрь 2020 - 16:21
    Без имени
    Ашагач, остэл яныннан торып киткэндэ, урындыкны алып куймасан, ирен ялкау була. Чэй эчкэндэ остэлгэ тугеп эчсэн,-ирен исерек була. Кояш баегач, тырнак киссэн-гомерен кыска була. Чэч-тырнакны телэсэ кая ташлап йорсэн, теге доньяда барсын да эзлэп табасы була. Тэрэзэ тобенэ утырсан, буен кыска кала.
    Илсөя БӘДРЕТДИНОВАга ниләр эшләргә ярамый?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...