Логотип
Шигърият

Анна Ахматова шигърияте

Россия туфрагы зур шагыйрьләренә талант белән бер үк дәрәҗәдә фаҗига да бирә. Анна Ахматованың язмышы да шул туфрак илә яратылган.
Аның шәҗәрәсе хакында сөйләүне шагыйрәнең үзенә бирик:
«Мин Чарли Чаплин, «Крейсер сонатасы», Эйфель башнясы белән бер елда дөньяга килгәнмен. Ул җәйне Париж мәшһүр Бастилиянең алынуына 100 еллыкны бәйрәм иткән.
Бу 1889 ел. Мин туган төн «Иван төне» бәйрәме булып борын-борыннан билгеләп үтелгән. 23 июнь — бу бәйрәм хәзер дә билгеләп үтелә.
Мине рус гадәте буенча әбием Анна Егоровна Мотавилова хөрмәтенә Анна дип атаганнар. Аның әнисе татар хан-бикәсе Ахматова. Мин үзем дә рус шагыйрәсе булачагымны белмичә-аңламыйча әдәби исем итеп шушы фамилияне алдым».
Анна Ахматова үзе әнә шулай яза. Әмма шунысы да бар, Тукайның иң әйбәт тәрҗемәләре аныкы. Танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче С. Лепкин үзенең бер истәлегендә Тукай томнарын әзерләве вакытында авыру шагыйрә янына килүен сөйли. Тукай турында сүз чыккач шагыйрә:
— Мин үзебезнекеләрне авыру булсам да тәрҗемә итәчәкмен,— дип белдерә.
Сүзне талант һәм фаҗигадән башлаган идем.
Талантка килсәк, Анна Ахматова — егерменче гасырның иң зур шагыйрәсе.
Ире шагыйрь Гумилев атып үтерелә. Ниһаять, илебездә бара торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, аның китаплары да чыга башлады. Улы Лев (Арыслан) Гумилев — төрки-татар тарихы буенча күренекле галим.
​Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
 



Яңа йортка күчү

1.     Хуҗабикә
Е. С. Булгаковага 

Миннән алда бу ак өйдә
Ялгыз сихерче яшәгән:
Күренгәли күләгәсе
Тулган айлы рәшәдән,
Күләгәсе әле тора
Өйнең биек тупсасында,
Әле кырын, әле кырыс
Карап куя —
Карасын ла!
Ят арбауга буйсынучы
Кешеләрнең ишеме мин?!
Мин үзем дә... Әмма бушка
Серләремне чишмимен.
1943

2.     Кунаклар

«...син исерек, 
һәм вакыт инде нах хауз...»
Картая төшкән Дон-Жуан
Һәм яшәреп киткән Фауст
Очрашты ишек төбемдә —
Кабактан да, нечкә билдән!..
Чайкалуымы әллә бу
Ботакларның кара җилдән,
Нурларның яшел сихередәй
Агу белән ташып-ташып,
Ә шулай да —
Минем ике танышыма
Җирәндерерлек охшашып?
1943

3.     Хыянәт

Көзге төшеп ватылганга түгел,
Морҗада җил улаганга түгел,
Синең хакта уйлаганда, уйга 
Нидер саркып тулганга да түгел — 
Түгел, түгел, мең кат түгел, түгел: 
Бүген аны очратты күңел.
1944

4.     Очрашу

Бик куркыныч җырның бик күңелле
Кушымтасы кебек,
Какшау баскыч буйлап менеп килә, 
Сагышларны җиңеп.
Аңа килмим, ә ул миңа килә — 
Күгәрченнәр тәрәзәдә...
Ишегалды — чирәм, өсләрендә җилән
Һәм бу минем гоман гына.
Миңа килми, ә мин аңа киләм —
Караңгыга,
караңгыга,
караңгыга. 
Ташкент. 1943

***
Әй ягымлы юлчы,
Ераклардан
Син үтсәң дә, калыйм сүз катып. 
Кабындылар күктә төнге шәмнәр, 
Кичке шәфакъләрне озатып.

Әй ягымлы юлчы,
Төн яктыртып,
Уң ягыңа карап үт әле:
Дию яши монда, ул — хәйләкәр,
Ул — хәкимем минем күптәнге.
Мәрмәр ташлы дию куышында 
Мәрхәмәтнең керми тавышы да. 
Кагылмаска кушып җырларыма 
Утлы камчы тора диварында.
Ул диюнең мине җәберләве, 
Буйсынырга җанны әзерләве: 
Каһкәһәмне тартып алмакчы ул — 
«Яхшы иптәш» белән калмакчы ул.

Сүзләремне илтче илләремә,
Әй ягымлы юлчы-юлаучы.
Юксынсын да юксып моңсулансын
 Мине исән диеп юраучы.
1921

Л. ЗӨЛКАРНӘЙ тәрҗемәләре.

Кара балдак турында әкият

1.
Әбием — татар карчыгы — 
Бүләкләр бирми иде —
Кяфирә булганым өчен 
Каргый да тирги иде.
Әҗәле җиткәч кенә ул 
Кызганып куйды мине:
«Аһ, еллар үткән — оныгым 
Җиткән кыз икән инде!» 
Бәхилләде, васыять итте 
Кара балдагын миңа:
«Таман гына бармагыңа — 
Юлдаш булсын юлыңда».

2.
Болай дидем дусларыма:
«Кара кайгыга баттым» — 
Йөзем каплап китеп бардым; 
Балдакны мин югалттым.
Болай диде миңа дуслар: 
«Диңгез буен күзләдек,
Урман сукмагын карадык — 
Балдагыңны эзләдек».

Арадан иң кыю егет 
Куып җитте дә мине 
Көн авышканга кадәрле 
Көтүемне үтенде.
Назлы карашлары өчен 
Әйттем ачуым тулып:
«Берегез дә кирәк түгел!
Миннән көлмәкче булып, 
Тирәмдә сез чуаласыз, 
Мактанышырга соңнан!
Чәчәк китергән буласыз... 
Югалыгыз янымнан!»
3.
Өйгә кайткач сыкрандым мин 
Яралы кош шикелле.
Йөзенче кат күз алдымнан 
Үткәрдем мин бу көнне:
Кичке табын янында мин 
Табынга күз салмадым —
Аның назлы күзләреннән 
Күзләремне алмадым. 
Сихерләндем, йөрәгемдә 
Тылсымлы бер моң акты — 
Өстәл астыннан үрелеп 
Суздым кара балдакны.
Кара балдак аша гүя 
Ялтырып яшен үтте.
Йөземә ул карады да,
Кузгалды, чыгып китте.

Юк, балдакны һичкем миңа 
Табып китермәс бүтән!
Киң диңгездә — елгыр көймә... 
Алсуланды күк йөзләре,
Ачылды ап-ак җилкән.

1917—1936 еллар.
ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар