Логотип
Фоторепортаж

«Татар кызы» бәйгесе Европада ничек узган?

Венгриянең Будапешт шәһәрендә «Татар кызы» Европа бәйгесе булып узды.  Оештыручылары – Бөтендөнья татар когрессы һәм Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы. Бәйгедә Австрия, Франция, Болгария, Швеция, Литва, Бөекбритания һәм  Эстониядән килгән кызлар катнашты. 
Әлеге проектның һәм сценарийның авторы, куючы режиссеры  – Айна Еремина-Зеттерлунд. Без Айна ханымнан Европада бу бәйгенең ничек узуы турында сораштык. Ул менә ниләр сөйләде: 

– 2017 елда Чехиянең Брно шәһәрендә «Ауропа татарлары Альянсы»ның чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мин шунда үземнең башымда күптән йөргән идеямны әйттем: «Чит илләрдә яшәгән татарларның иң зур поблемасы – телне белмәү: олысыныкы да, кечесенеке дә. Гореф-гадәтләрне белмиләр, күбесенә милли рух җитеп бетми. Әгәр дә без яшьләребезгә татарлыкны хәзер сеңдереп өлгермәсәк, аларны бөтенләйгә югалту ихтималы зур. Европада да «Татар кызы» бәйгесе уздырасы иде», – дидем. Президент: «Мин моңа ике куллап риза, кирәк булса, ярдәм итәрбез», – диде. 
Бәйгедә катнашырлык кызларны бер ел буе эзләдем. Татарча камил сөйләшкәннәрен таба алмадым. Шуннан русча гына сөйләшкәннәре белән эшләп карарга булдым. Аларны телефон, скайп аша, смслар ярдәмендә башта татарча сөйләшергә өйрәттем. Күбесе белән эшне татар хәрефләрен өйрәнүдән башладык. 
Аннан сценарийга тотындым. Һәрберсенең чыгышын аерым әзерләдем. Шул ук вакытта тамаша өчен алып баручылар, артистлар, биючеләр дә табарга кирәк иде. Ярый, Чаллыдан «Болгар» бию театры безнең белән эшләргә ризалашты – һәрвакыт аларга таяндым. 
Бәйге алдыннан мәшәкатьләр җитәрлек булды: кызларның кулларына тагарга саннар әзерләү, номинацияләр язылган ленталар чигү, камзуллар, баш киемнәре, милли киемдәге курчаклар табу, чәкчәк пешерү, сәхнәне бизәү, банерларга заказ бирү... Санап китсәң, бик күп инде! Ярый әле бу эшләрдә Казаннан  Рушания ханым Саубанова җитәкләгән техникум зур ярдәм итте.   
Бәйгедә катнашырга теләк белдергән кызлар да тырыш булып чыкты. 
Әлбәттә, 8 кызда –  8 төрле холык: төрле вакытлар булды. Әмма иң авыры кызлар белән очрашканга кадәр алар белән читтән торып эшләү иде. Кайсысының хәтта төс-кыяфәтен, күз карашын, чәчен дә үзгәртергә туры килде бит... Өч чыгышка өч төрле кием табышырга! Сорауларга шигырь белән җавап бирсәләр җиңелрәк булыр дип, кайберләре өчен шигырьләр яздым. Ике кызны җырларга әзерләдем: моңарчы бер дә җырламаган кызларга вокал дәресләрен дә скайп аша бирергә туры килде. Беркайчан сәхнәгә аяк басмаган кызларны сәхнәдә ничек йөрергә өйрәтү – үзе бер тарих. Башны ничек борырга, күз карашлары ничек булырга тиеш... Будапештта очрашкач, боларны барысын кабатларга безнең бер генә көнебез булды. Икенче көнне 3 сәгать «прогон» ясадык та, финалга чыктык. «Болгар» бию ансамбленең егет-кызларына, алып баручыларга, җырчыларга рәхмәт – алар ярдәме белән менә дигән тамаша килеп чыкты. 
Жюри рәисе Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Лена Рафыйк кызы Колесникова иде. Хәтта  ул да әллә ничә урында: «Бу матур мизгелләрне  сценарийга кайдан алып керттегез? – дип сорады. – Миңа бик ошый! Үзем өчен сезнең тамашадан бик күпне алдым»,  – диде. 
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Гаяз улы  Шәйхразиев та: «Чит илдә шундый тамаша ясап була дип көтмәгән идем», – дип кулымны кысты.
Жюри әгъзасы булган Данис Фәнис улы Шакиров та Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән шактый җылы сүзләр әйтте. Шулай бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә мондый башлангычларны чынбарлык итәргә була – аларның барысына да рәхмәт.
Татар телен бик яхшы белән Литва кызы Зиләрә Кәримова бәйгедә беренче урынны алды – «Европа татар кызы» исемен яулады. 
Икенче урын – «Мисс-татар кызы» – Юлия Фәтхуллинага бирелде ( Швеция).
Өченче урын һәм «Тамашачы симпатиясе» призын Австриядән Энҗе Бәйрәмова алды. 
Мин алар белән эшли башлаганда барысы да гади генә кызлар кебек иде. Азакта алар карап туймаслык туташларга әйләнделәр! Күбесенең үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләренә кадәр үзгәрде. Алар арасында дуслык, татулык урнашуга бик зур басым ясадым: бәйге уза да китә, үзара ярыш булмасын, бер-берсеннән көнләшмәсеннәр, дуслашсыннар, соңыннан да аралашып яшәсеннәр, бер-берсенә кунакка йөрешерлек булып якынайсыннар дип тырыштым. 
Үземдә булган күпмедер белемне шушы яшьләргә тапшырырга мөмкинчелек чыгуга бик сөенәм. Кызларның икесенә кыска гына догалар өйрәтергә дә өлгердем – күз яшьләре белән килеп рәхмәт әйттеләр. Хезмәтемне шулай бәяләгәнгә үзләренә рәхмәт! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар