Логотип
Фоторепортаж

Патша бүләкләре

5 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж–Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмаларыннан «Царские дары» («Патша бүләкләре») күргәзмәсе ачылды. Зиннәтле әйберләрдән туплаган әлеге күргәзмәнең Казанда беренче тапкыр ачылуы. Заманында төрле буын патша гаиләләре вәкилләренә бүләк ителгән ул затлы хәзинәләр Петр I дән башлап Россия империясенең соңгы императоры Николай II гә кадәрге чорларга карый.

Экспозициядә урын алган 25 раритетның һәркайсы сәнгать ягыннан да, тарихи күзлектән караганда да кызыклы. Зәркән сәнгате истәлекләре булган ул әйберләр дипломатик һәм сәяси очрашуларда, гражданлык һәм хәрби миссияләр  барышында бүләк ителгән. Бер-берсеннән ерак торган ике өлкә – сәнгать һәм дәүләт эшләре – әнә шулай бер-берсен тулыландырган.

Халыкара мәйданда Россиянең уңышлары сарайның сәнгать әсәрләре хәзинәсен  кыйммәтле бүләкләр белән баеткан. Ил өчен әһәмияткә ия булган беренче һәм икенче рус-төрек сугышы вакыйгалары, шуңа бәйле рәвештә, Кырым белән Кубаньның безгә кушылуы Эрмитажда сакланучы сәнгать әсәрләрендә тирән чагылыш тапкан. Төрекләр белән сугыш төгәлләнеп,  Кырым Россиягә кушылганнан соң, Екатеринага һәм аның оныгы бөек князь Александр Павловичка Кырым татарларының соңгы ханы исеменнән сигез предметтан торган затлы бүләк тапшырылган. Ефәктән, алтын җепләр белән чигелгән бәрхеттән эшләнгән, энҗе, фирүзә, нефрит, якут, зөбәрҗәт ташлары белән бизәлгән колчан һәм налучье да шул бүләкләр арасында. Алар шулай ук экспозициядә урын алган. Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева матбугат конференциясе вакытында бу хакта аерым сөйләде. Дәүләт Эрмитажының Көнбатыш Европа гамәли сәнгате бүлеге мөдире  Ольга Григорьевна Костюк күргәзмә кураторы да иде. Ул шулай ук әлеге чорга караган предметларны искә алды. Александр патша заманындагы кара савыты кызыклы иде, мәсәлән. Гади, формасы белән бик җыйнак, декоры һәм нәфис аерым өлешләре белән игътибарны җәлеп итә торган бу кара савыты илдәге беренче платинадан ясалган. Александр I гә бүләк ителгәннән соң, ул Кышкы сарай бүлмәләрендә, XIX йөз урталарыннан  – кыйммәтле әйберләр Галереясында сакланган.

Күргәзмә – Футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәре өчен махсус Казанга китерелгән. Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский әйткәнчә: «Ничек инде Казанны Чемпионат көннәрендә күргәзмәсез калдырасың!»

Әлеге чараны әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм иткәне өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева  һәм Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт белдерделәр.

Күргәзмә 2018 елның 9 сентябренә кадәр эшләячәк.

             

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар