Логотип
Фоторепортаж

«ПАР КАНАТЛАР» талмый ул

Менә тагын  халык  Галиәсгәр Камал исемен йөрткән – диварлары бик күп гыйбрәтле язмышлар турында спектакльләр вакытындагы алкышлардан тетрәнгән бинага җыелып, драматург түгел, бәлки тормыш үзе язган  драмаларны карап, актарылган йөрәк сагыш-зарларын тыңлап тетрәнә.

Татарстан радиосы «Татар гаиләсе фонды» белән берлектә уздыра торган «Пар канатлар», радио тапшыруларын атлап чыгып, театр бинасына узганга инде   инде байтак еллар. Ияләштек, көтеп алабыз. Чөнки кешеләргә вакыт-вакыт рухи чистарыныр өчен әнә шундый тамаша булудан ерак «тамашалар»кирәк.

Татарстан радиосының шеф редакторы, атказанган мәдәният хезмәткәре Разин Нуруллинның  «Язмышлар каталогы»нда  әллә ничә «бразилия сериалларына» җитәрлек мәхәббәт тарихлары саклана торгандыр. Ул аларны, вакыты җиткәннәрен, сәгате сукканнарын чама белән генә «фаш итә» тора.

Быелгы «Пар канатлар» бәйгесе, әлбәттә, «дары исле » булырга тиеш иде. Әмма шул кадәре дә ачы, хәтта ки еллар үткәчтен дә шартлаучан булыр дип уйламаган идек ул «дарыны». Йә, Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көннәрдә кайдагыдыр сандык төбеннән Җәлил шигырьләре килеп чыгар дип уйлый ала идекмени без! Чыккан икән шул. Һәм залда утырган халык Муса Җәлилнең моңа кадәр бер кайда да яңгырамаган шигырен тыңлады. Шигырьләр алтау икән бит. Аларны Җәлилнең көрәштәше, җәлилчеләр «тәрбиясе белән» үзебезнекеләр ягына чыгып, коралын фашистлар тарафына юнәлдергән легионер – соңыннан Оренбург өлкәсенең Бикташ авылында гомер иткән Габдулла Салихов саклаган. «Сатлыкҗан» мөһере сугылган Габдулланың телен тешләткәннәр, әлбәттә. Үсеп җиткән улы – Башкорт дәүләт университеты деканы, профессор, фәлсәфә фәннәре докторы Гафур Салихов, «дөньялар гел болай бармас ул» дигәнне раслап, шигырьләрне дөньяга чыгарган. 

Кичәнең  «Сөембикә» леләр өчен иң ямьле, лирик урыны журналыбыздагы узган ел дөнья күргән язма каһарманы Зөлфия Ганиуллинаны һәм аның биш кызын – биш чәчкәсен сәхнә түрендә күрү булганадыр. «Сөембикә» нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова«Ана даны» медале иясе  ханымга пар мендәрләр бүләк итте. «Кызлы йорт» дигән  музыкаль тапшыру тагын да кабатлана калса, анда, мөгаен, «Сөембикә» мендәрләре дә күренеп китәр.

Разин Нуруллинның ел дәвамында эзләнүләренә, юл йөрүләренә дәлил булып, сәхнәгә Учалы районының Ахун авылында бер урамда үскән өч кыз чыгып баскач, аһ иттек. Беләбез бит бу кызларны. Өчесе дә Кадыйровалар булып йөргән килендәшләрне.Берсе аның җырчы Нәзифә Кадыйрова, икенчесе язучы Зифа Кадыйрова, өченчесе ...Хәлимә –дөньяны җылытучы газ сәнәгатендә.

Фоторепортажда сез аларның үзләрен дә күрәсез..     
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар