​Өмет утравы

Аларны биредә сөйләшергә, рәсем ясарга, санарга, язарга, җырларга, эшләргә – кыскасы, биредә яшәргә өйрәтәләр.


Саба районындагы Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты турында күп мәртәбәләр ишеткәнем бар иде инде. Аның директоры Имаметдин Гәрәевич Гәрәев белән җиде гектарга сузылган ул биләмәләрнең бик азын гына йөреп чыкканнан соң да кая һәм нинди җиргә килеп эләккәнеңә төшенәсең.

Табигатьнең гаҗәеп матур җирендә – яшеллеккә күмелеп утырган бу хуҗалык читтән карап торганда, читлектә сайрап утырган төрле кошлары, фазаннары, бөркетләре, тавис кошлары, пони атлары, ламалары булган зоопаркны да хәтерләтеп куя. «Балалар карый, аларга бөтен нәрсә кызык», – ди мине озата йөрүче җитәкче. Биләмәләр буйлап сузылып киткән йокы, ял итү, дәвалау-тернәкләндерү корпуслары... кышкы теплицасы. Без анда да кереп чыктык. Әле май ахыры гына булуга карамастан, түтәлләрендә кызарып пешеп утырган помидорыннан, кыярыннан авыз иттек. Ә нинди генә чәчәкләр үстермиләр монда?! Бина яннарында да күз явын алырдай төрле-төрле чәчәкләр. Кыз һәм малайлар шул түтәлләр тирәсендә кайнаша. Күргән берсе безгә елмаеп сәлам бирә.

Биредә бүгенге көндә 81 бала тәрбияләнә икән. Шуларның 30 ы – «авыр хәлдәгеләр». Аларны: «Озак яшәмәс, үләр», дип калдырып китәләр дә, тәрбия күрмәгән бала, шәфкать туташлары, тәрбиячеләрнең җылы-шифалы куллары тиюгә, берзаман күзләрен ача, хәрәкәтләнергә, нидер әйтергә азаплана башлый. Үлмиләр алар, яшиләр, менә шулай яткан килеш дөнья күзәтеп, кергән-чыккан ак халатлы апаларына куанып, үз тормышлары, үз уйлары белән булдыра алганча яшиләр.

Язмыш тарафыннан кыерсытылган мондый балалар аеруча игътибарга мохтаҗ. Әле тугач та, бала тудыру йортында ук ташлап калдырылган ул сабыйлар күмәк яшәүдән башканы белмиләр дә. Алар, башка балалар йортларындагы шикелле, тәрәзәгә капланып, әниләрен көтмиләр. сагынып еламыйлар, кайчан да бер әти-әниле гаиләдә яшәячәкләре турында хыялланмыйлар. Аларның хәтта шундый хыяллары да юк. Алар киртәләр белән читләтеп алынган шушы дөньядан башканы күрмәячәкләр дә. Бу алар өчен –  кешеләрчә яшәү мөмкинлеге биргән өмет утравы.

Мондагы тәҗрибәле табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр «булмас болардан», дип, сөйләшә дә алмаган балаларга кул селтәп, йөз чөереп утырмый. Алар белән төрлечә эшләп карый, Өметлерәк күренгәндәйләрен укытуның 8 нче төре буенча 100 кадәр санарга, төсләрне аерырга, рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтә. Һәм барысы да диярлек профессор Вәлидә Исхакова  методы буенча тернәкләндерү курслары үтә. Балаларның физик мөмкинлекләрен чарлау киләчәктә, бәлкем, аларга бердәнбер терәк булыр. Ә моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган: күптән түгел генә сафка бастырылган дәвалау-сәламәтләндерү корпусы... тренажер залы, сенсор, дәвалау-уен бүлмәләре, массаж кабинеты, укыту классы һәм тегү мастерское...

Ятим балалар йортларында, интернат-йортларда еш булабыз. Бу юлы килүебезнең максаты – балаларга үзенә бер бәйрәм оештыру, күңелләрен күрү иде. Безнең белән килгән «Әкият» театры артистлары Алсу Хайсарова белән Дилүс Хуҗиәхмәтов кыз һәм малайларны яшел чирәм уртасына мәйдан ясап бастырдылар да, тамаша күрсәтергә керештеләр. Балалар уйнады, көлде, шаярды, артисларыбызга кушылып биеде, күңел ачты. Аннан алар апалары алып килгән күчтәнәчтән дә авыз иттеләр. Без бу очрашуны балалар көненә багышланган хәйрия акциясе буларак оештырдык.

Акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр иртәгәсе көн турында уйлый белмиләр. Алар өчен гел яннарында бөтерелгән апалары, озак еллар биредә коллективны әйдәп алып барган, зур яңалыклары белән республикада иң күренекле, иң шәп интернат-йортларның берсенә әверелдергән, эшләү дәверендә РСФСРның атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре, «Алтын йөрәкле кеше» республика бәйгесе лауреаты, «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе булуга ирешкән, хәтта узган ел Россия күләмендә иң алдынгы дип танылган, 51 ел гомерен балаларга багышлаган фидакарь Имаметдин Гәрәев уйлый, кайгырта. Балалар йөзендәге елмаю – аларның тынгысыз һәм авыр хезмәте өчен иң зур бүләк!

Мәдинә АВЗАЛОВА             

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    13166
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    12003
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9698
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    9017
    1
    55
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4542
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 17 август 2022 - 08:30
    Без имени
    Гел дорес сузлэр генэ сойлисен
    Илсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
  • 16 август 2022 - 17:54
    Без имени
    Мин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.
    Ике туй – бер ир
  • 15 август 2022 - 20:31
    Без имени
    Уземнең телем сынып бетте моны укыганда.
    Баланы сөйләшергә өйрәтәбез! 
  • 14 август 2022 - 12:38
    Без имени
    Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.
     Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
  • 13 август 2022 - 23:40
    Без имени
    Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне
    Әткәем
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда