«Кояш балалары» рәсем ясый

Бу балалар янына керүгә без һәммәбез дә «мама»ларга әйләндек. Алар үзләре тирәсендәге барлык хатын-кызларга да бары тик шулай дәшәләр – МАМА. Яратып, якын итеп, куанып...
Саба районының Югары Утар авылында урнашкан акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты хезмәткәрләре белән дуслыгыбыз байтактан безнең. Монда эшләүче һәркем «Сөембикә» журналын укый. (Кызганыч, алар кадәр 60 журнал алдырмаган районнар да бар хәзер.)
Балалар йортының алыштыргысыз директоры Имаметдин Гәрәй улы Гәрәевны дә редакциянең якын дусты дип әйтә алабыз. РСФСРның атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, «Алтын йөрәкле кеше» республика бәйгесе лауреаты... Хәер, нигә санап торам. Интернаттагы бу балалар өчен ул – гап-гади әти. Аңа бар да шулай дәшә.
Югары Утарга без баргалап торабыз. Анда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашырга, алар турында язарга, балаларга берәр бәйрәм оештырырга... Бу юлы үзебез белән Сабага барырга «Балалар өчен ТОРМЫШ БУЯУЛАРЫ («КРАСКИ ЖИЗНИ») арт-терапиясе» коммерциячел булмаган оешманы, аның иҗади төркемен дә чакырдык. Әлеге проектның җитәкчесе – рәссам Анастасия Абдрашитова. Югары Утарга проектта катнашучылардан декоратор Ольга Филимонова һәм рәссам Ләйсән Галимовалар да барды. Сәламәт яшәү мөмкинлеге чикләнгән һәм ятим балалар өчен аларның мондый арт-терапияне беренче генә үткәрүләре түгел инде.
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында сиксәннән артык бала тәрбияләнә. Аяк өстендә йөргәннәре, табиблар аралашырга рөхсәт иткәннәре – уналты.
Балалар бүген рәссам апалары белән бергә... картина ясадылар. Әйе, чын картина! Берәү дә: «Мин булдыра алмыйм! Мин ясарга теләмим!» – димәде.
Мама, шулай ярыймы?
Мама, матурмы?
Мама, минеке әзер!
Кайсы баланың сиңа карап: «Мама!» – дип әйткәнен аңлап өлгерергә генә кирәк. Һәм... аның кебек балкып елмаерга!
Башта картина өчен җирлек ясадык. Кемгәдер азрак булышып җибәрдек, кемдер: «Юк, мин үзем!» – дип кулындагы кылкаләмне беребезгә дә бирмәде. Төсләрне дә һәркем күңеленә хуш килгәнне сайлады: берәүләрнеке ул гел зәңгәрсу килеп чыкты, икенчеләрнеке шәфәкъ төсен хәтерләтте, өченчеләрнеке... Аннан чират алмагач (әллә чияме икән?) ботакларына җитте. Анысы да әзер булгач ак чәчәкләр ясауга күчтек. Биш таҗ – бер чәчәк, биш таҗ – бер чәчәк... Монысын да булдырдык! Картинага соңгы нокта – чәчәкләрнең уртасы. Рәссам апалары аны сары төстән ясарга кушты. Бу балаларның иң яраткан төсе ул – сары төс икән. Шулай булмыйча, үзләре дә кояш балалары бит алар!
Чын рәссам картинасын ясап бетергәч нишли? Әйе, аның бер читенә үзенең исемен яза! Балалар да нәкъ шулай эшләде: «Ак чәчәкләр» картинасы читенә үзләренең исемнәрен язды: Камил, Дима, Ксюша, Эдик, Лиза...
Бу картина безгә буламы?
Сезгә!
Балалар бик кечкенә шушы шатлыкны да зур бәхет итеп күреп елмая. Без дә елмаябыз: аларга сөенеч, шатлык бүләк итү безнең өчен дә бәхет. (Гап-гади нәрсәләргә сөенергә менә кемнәрдән өйрәнергә!)
Бу юлларны язганда тагын елмаям.
Картиналардагы буяулар азрак кибүгә, аларны йокы бүлмәләренә куябыз дип калдылар. Бүген йокыга киткәндә һәр бала үзенең ак чәчәкләренә карап елмаер. Ул ясады бит аны! Булдырды!
P. S. Саба районының Югары Утар авылында урнашкан акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен тапшырылган бүләкләрне әзерләүдә катнашканы өчен «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы, язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллинага рәхмәтләребезне белдерәбез. Игелегегез үзегезгә көтелмәгән куанычлар булып әйләнеп кайтсын!
Фото: Анна Арахамия
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.