Бөтенроссия авыл Сабантуе: никах, бүләккә өч машина һәм ат арбаларында ярыш

Җиденче Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырган Иске Кулаткы бистәсе халкы бу вакыйганы беркайчан да онытмаячак: биредә татар милли бәйрәме үткәрелүен белдергән истәлек ташы куелды. 


4 июньдә Татарстан белән чиктәш Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы үзәгендә оештырылган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Сергей Морозов, Россиянең 30га якын төбәгеннән 500дән артык кунак катнашты.



 

1,3 миллион кеше исәпләнелгән Ульяновск өлкәсендә 149,7 мең татар (ягъни халыкның 12,2 проценты) гомер кичерә. Күпчелеге татарлар булган Иске Кулаткы районында 13 мең кеше яши. Бу якларда 2003 елда – Димитровградта, 2009 елда Ульяновскида Федераль Сабан туйлары үткәрелгән иде.

Балалар агач атта узышты

Иске Кулаткыда Бөтенроссия авыл Сабан туе иртән төбәкара балалар Сабан туе белән ачылып китте. Биредәге «Гөлчәчәк» балалар бакчасында ел саен район күләмендә Сабан туе уздырыла. Быел милли бәйрәмдә Свердловск, Әстерхан өлкәләре, Башкортстан һәм Удмуртия Республикаларыннан да нәниләр һәм аларның әти-әниләре катнаша алды. Монда бар да гадәттәгечә: милли уеннар, ярышлар, көрәш, бүләкләүләр… Олылар Сабан туеннан аерма бер генә – балалар агач атларда узышты. 20 килограммнан артык үлчәү категориясендә көрәштә җиңгән 6 яшьлек Руслан Мингалишев велосипед белән бүләкләнде.
 
– «Гөлчәчәк» бакчасына 133 бала йөри, күбесе – татарлар. Атнага бер аларга татар теле дәресе керә. Балаларга «Нәүрүз», «Сөмбелә», «Каз өмәсе» һәм Сабан туе кебек бәйрәмнәр аша милли традицияләргә, йолаларга ихтирам тәрбияләргә омтылабыз, – ди бакча мөдире Лилия Богданова.
 



Иске Кулаткы районы башлыгы, туган төбәген социаль-икътисади яктан үстерү, милли-мәдәни традицияләрне саклауга шәхсән үзеннән дә зур көч түккән хөрмәтле хәйрияче, Сарытауда урнашкан «Гексар» предприятиесе директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Эдуард Ганиев быел «Гөлчәчәк» бакчасын төзекләндерергә ярдәм иткән.  Нәниләр Сабан туен тамаша кылган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасына психолог өчен сенсорлы кабинет ясарга җиһазлар бүләк итте. Бакча мөдире Лилия Богдановага «Татарстанның атказанган укытучысы» мактаулы исеме тапшырылды.

Татарстан-Ульяновск дуслыгы

Авыл читендә чирәмле аланда гөрләгән Сабан туе Татарстан белән Ульяновск дуслыгы рухы белән сугарылган иде. Ачык һавада Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре һәм Ульяновск өлкәсе татарларының казанышлары белән таныштыра торган экспозицияләр урнаштырылды. Иске Кулаткыдагы Туган якны өйрәнү һәм тарих музеенда да хәзер Татарстан белән Ульяновск дуслыгына багышланган аерым бүлмә барлыкка килде.
 


Сабан туена әзерлек эшләрендә искекулаткылыларга Татарстанның Нурлат районы булышкан. Биредә Нурлат районы үзе дә сап-сары бүрәнәле йортлар, каралты-куралар белән татар авылы күренешен төзеп куйган иде. Аларның ишегалдында милли уеннар, сәхнәдә Татарстанның эстрада артистлары, шул исәптән Нурлат егете Фирдүс Тямаев җырлап халыкның күңелен күрде.

– Без ел саен, һичшиксез, мәктәп укучыларын Казан каласына экскурсиягә алып барабыз. Татарстанны бик яратабыз, анда татарларны хөрмәт итәләр. Тик балаларны Казанда укытырга җибәрергә ераграк, шуңа күрә безнең яшьләр Пенза, Самара югары уку йортларына керә, – ди Николаев районы Зур Черекли авылында укытучы булып эшләүче Галия Мәүлетова.
 


Иске Кулатка районының Терешка, Мостяк, Иске Атлаш, Зелёнай, Яңа Кулатка авыл җирлекләре, Иске Кулатка шәһәр җирлеге, шулай ук өлкәнең татарлар көн күргән Павлов, Николаев, Яңа Спас, Барыш, Мәләкәс һәм башка бик күп районнары да Сабан туе мәйданы тирәли татар утарлары корып, кунакларны милли көнкүрешләре, йолалары, ризыклары белән таныштырды. Аларга чуаш, мордва, марилар да кушылды. «Безнең татарларда табын түрендә һәрвакыт итле пәрәмәч тора, гает ашына, туйларга хуҗабикәләр пәрәмәч, юка, кош теле – кыекча, Татарстанның бавырсагына охшаган чигелдәк, үзебезнең умарта балы белән балланган чәк-чәкләр, эремчекле, җиләк-җимешле бәлешләр пешерә», – дип сөйли Иске Атлаш авылыннан Гөлфия ханым Юмангулова.
 


Өстәлләр сый-нигъмәтләр белән тулы Сабан туе мәйданында хәтта чып-чын никах туен бәйрәм иттеләр. Иске Кулатка егете, районның «Яңа дулкын» телевидениесендә эшләүче Илнур Сәйфуллин бу якка әбисенә кунакка кайтып йөргән Ямал-Ненец округының Уренгой бистәсе кызы Юлиягә өйләнде. Шулай итеп, кунаклар татарларның борынгыдан килгән никах туе йоласының шаһиты булды.
 



Халык капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, авыш колгага менү, катыктан тәңкә эзләү, аркан тартышу кебек күңелле милли уеннарда да теләп ярышты. Балалар өчен аерым мәйданчык оештырылган иде.

Бүләккә – өч автомобиль

Бөтенроссия авыл Сабан туеның тантаналы ачылышында Иске Кулаткы халкын, бәйрәм кунакларын Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, Татарстан Президены Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, танылган хоккейчы Владислав Третьяк сәламләде.

Сергей Морозов Ульяновск өлкәсе җирендә Россия күләмендә хезмәт кешесен данлаучы, милләтләрне берләштерүче бәйрәм оештырырга тәкъдим иткән һәм ярдәм күрсәткән Татарстанга рәхмәт әйтеп, районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, татар милли мәдәниятен саклауга хезмәт куйган шәхесләрне бүләкләде.

Татарстан Президенты да Ульяновск төбәгендә өченче тапкыр ил дәрәҗәсендә Сабан туе оештырылуын, аның һаман саен колачлырак, матуррак узуын билгеләп үтте. «Сабан туе – татар халкының бренды. Кайда яшәвебезгә карамастан, милли бәйрәм халкыбызның традицияләрен саклый. Иске Кулаткыда да ул балалар бакчаларыннан башлап бәйрәм ителә», – дип Рөстәм Миңнеханов өлкә татарларына мул-имин тормыш, бөтен милләтләргә киләчәктә дә дус-тату булып яшәүләрен теләде. Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиевкә Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырды.
 

 


Ә районның җирле татар милли-мәдәни мохтариятенә Рөстәм Миңнеханов «Ford Transit» микроавтобусын бүләк итте. Яңа машина ачкычын мохтариятнең рәисе Наилә Рамазанова кабул итеп алды. «Безнең балалар, өлкәннәр, ветераннар да һәрвакыт төрле чараларга йөри, бәйгеләрдә катнаша, шуңа күрә безгә автобус бик кирәк иде», – дип рәхмәт әйтә Наилә Рамазанова.

Авыл Сабан туенда өләшенгән машина ачкычлары моның белән генә чикләнмәде. Төрле төбәкләрдән 60тан артык спортчы бил алышкан татар көрәшендә абсолют батыр калган Ульяновск өлкәсе пәһлеваны Сергей Павлик Татарстан Президенты бүләге – «LADA Granta» автомобиленә ия булды. Ә өлкә губернаторы бу якларда Сабан туенда беренче тапкыр үткәрелгән авыл арбаларына җигелгән атлар узышында җиңүчене «УАЗ» автомобиле белән бүләкләде. Бу ярышта бары тик Иске Кулаткы районында яшәүчеләр генә катнашты, нәтиҗәдә, Кирюшкино авылыннан маллар, кош-корт асраучы фермер Равил Ягудин аты беренче чабып килеп, хуҗасын тимер атлы итте.
 

 



Сабан туе сәхнәсендә көн дәвамында барган концертта татарстанлылар исеменнән бәйрәм белән котлап, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Алсу Әбелханова кебек танылган җырчылар һәм башка төбәкләрдән килгән артистлар чыгыш ясады.

Шунысын әйтергә кирәк: ел саен Иске Кулаткы район Сабан туе уза торган мәйданда истәлек ташы пәйда булды. «Ул һәр килгән кунакка, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга биредә 2016 елның 4 июнендә VII Бөтенроссия Сабан туе булганлыгын искә төшереп торачак», – диде Эдуард Ганиев истәлек ташын ачу тантанасында.

 


Бөтенроссия авыл Сабан туеның шәҗәрәсе:


2010 ел – Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы;
2011 ел – Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы;
2012 ел – Чиләбе өлкәсе Красноармейск районы Дубравка бистәсе;
2013 ел – Пермь краеның Барда район үзәге;
2014 ел – Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурники авылы;
2015 ел – Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылы.
 



Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров киләсе елда сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең 10 мең татар яшәгән Урта Әләзән авылында узачагын хәбәр итте. Авыл Сабан туе символы Пенза вәкилләренә тапшырылды.

сылтама

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2020 - 22:48
    Без имени
    Вакытында кияугэ чыгып, балалар тапсан, иренне яратсан, куп хатынлылык турында авыз ачмас иден, син уз иренне башка хатын белэн булешер иденме? Авылларда егетлэр буа барлык, берэрсен шул квартирана алып кил дэ, юып, чистартып, коен койлэп, ашатып,жыештырып яшэ, я узен авылга кайтып эшлэп яшэ. Кеше ирен аздырып, анын оенэ балаларына кайтасы акчасына, типтереп яшэуче хатыннар кубэйде шул. Син узеннен иренне булдыр, кеше оясы на кукэй салып бэхетле булырмын, дисенме? Ул ирнен гаилэсендэге куз яшьлэре, рэнжешлэр тошэ, сезнен азгынлык очен балалар авырулары белэн тули, алар да бэхетсез тормыш тозы, бэхетсезлек чылбыры буыннан- буынга
    Ирек хакы
  • 25 февраль 2020 - 22:51
    Без имени
    Кеше куз яшьлэрендэ бэхет тозелми бэхетсезлек чылбыры буыннан - буынга озыная бара, бумеранг законы эшли, онытмагыз
    Ирек хакы
  • 25 февраль 2020 - 23:00
    Без имени
    Рахмэт укый башлагач туктап булмый айбэт язылган.
    Ай сылуы-5
  • 26 февраль 2020 - 00:29
    03yeh68
    безда нак шулай уйный идек. кулмактер чалбардыр .... .... ..... барысы бар бар иде.
    “Ыштан” кыйссасы
  • 26 февраль 2020 - 00:05
    Без имени
    мин да шулай 35 ел бертуктаусыз кайтып йордем. гел эшладем. жир казыйсын баранге утыртасын кумсен кортын чуплисен аласын базга салысын печан чабасын чогендер аласын. ойга остап ой салдым эниларга. коймаларны круговой 2 тапкыр агачтан алыштырдым. тамам тугач тимер баганалар калай койма куйдым. абзарны уртасыннан трактор белан утешле итеп ферма салдым 6 бура куйдым. бер кешеда ярдам итмаде. 26 яшемда ойланам дип эйткач эни ойландермаде - ирта эле диде. тагы 3 туганым бар. только туганнар узларе очен туганнар. ой тубасен япканда абый аракы эчеп кул буенда ятты. 32 яшемда ойландем. барысы да бар минем. 3 булмале квартира, шахар читенда ике йортым да бар. машиналарны сангада кертмим. соглы елларында эни бик нык чирладе хам жафалады. гел сукте мине. эзрак башы киткан иде мэрхумнен. бик авыр булды. башынан уткан кеше гена бела аны. бар пычрагы астында. хазер инде узем беттем пенсияга эле ерак так вот топ мысыл --- юлар булганмын 35 ел буена кайтып йореп. узема гена эшларга кирак булган.
    «Ирне ташлап йөрү буламы?!» 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...