Балаларга – тагын бер әкият!
Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында тагын бер премьера, балалар өчен тагын бер әкият – бу юлы алар Владимир Илюховның “Саранлыктан дәва” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Спектакльнең жанры – музыкаль әкият.
Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм башка начар гадәтләр тутырылган сандыгын Урман иясе үзенә алып, яшереп куя. Убырлы башка җәнлекләр белән беррәттән, урман җыештырасы килмичә, сандыкны кайтару өчен төрле хәйләләр кора. Ләкин хәйләсе барып чыкмыйча, ялгышлык килеп чыга. Бөтен урманга саранлык тула. Урман җәнлекләре саранлык белән авырый башлый. Йогышлы авыруны туктатырга Урман иясе алынмаса, ниләр булып бетәр иде икән?!.
Сәхнәдә готика стилендәге экстравагант Убырлы, балачак әкиятләрендәге Тылсымчы бабай, балаларның уенчык тартмаларыннан “җанланып” сикереп төшкән йомшак уенчыклар кебек җәнлекләр – барысы да балаларга “саранлык” дигән сыйфатның тамыр җәюе нинди нәтиҗләргә китерә, дигән нәсыйхәтне төшендерә.
Спектакль – яшь тамашачылар театры өчен махсус укыган режиссер Эльдар Гатауллинның дебют эше. Биюләрне театрның балетмейстеры Нурбәк Батулла куйган, спектакльгә музыканы Азат Хөсәенов язган, сәхнә бизәлеше – Иршат Азихановтан. Премьера “Татнефть" компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча откан грант акчасына эшләнгән.
Театрның быелгы сезонында Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы буенча мюзикл һәм Ләйлә белән Мәҗнүн тарихы сәхнәләштереләчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.