Логотип
Беренче ашлар

Сез пилмәнне ничек ясыйсыз?

Себер татарлары авылларында «пилмән катыру» дигән күренеш бар. Көз җиткәч, салкыннар башлангач, маллар суелгач, халык өмә оештырып, пилмән ясый башлый

Себер татарлары авылларында «пилмән катыру» дигән күренеш бар. Көз җиткәч, салкыннар башлангач, маллар суелгач, халык өмә оештырып, пилмән ясый башлый. Бер утыруда, кыш буена җитәрлек итеп пилмән бөгеп куялар!  Аннары кирәк чакта алып кереп шулпага гына салалар.  Рәхәт бит!
Хәер, кайда яшәсә дә, уңган хуҗабикәнең суыткычында әзер пилмәне була инде аның. 
Тик сүз башка нәрсә хакында иде әле.
Пилмән камыры, пилмән эчлеген ничек ясау турында.


Бездән берничә киңәш: 

* Пилмәнгә дигән фаршка аз гына сөт кушып җибәрсәң, ул йомшак була.

* Пилмән өчен фаршка сыер, бозау ите үзе генә катырак дип уйласагыз, вак кына турап, казның яки үрдәкнең эретелгән эч маен кушарга мөмкин.

* Иттарткычтан чыгарганда ук бозау итенә аз гына каз ите кушып җибәрергә дә була: болай эшләгәндә дә фарш йомшак һәм тәмле килеп чыга.

* Фаршка аз гына кайнаган су кушу да аны йомшак итә (1 кг фаршка – 80 г су).

 * Кайнаган су урынына суытылган ит шулпасы кушсаң, фарш тагын да тәмлерәк булачак. 

 * Фарш йомшаграк булсын дисәгез, тозын, борычын кушкач, аны бик озаклап тукмак белән төяргә кирәк. 

* Пилмәнгә дигән фаршны иттарткыч аша ике тапкыр чыгарсаң да, ул йомшаграк була.

* Фарш йомшаграк булсын өчен, бер генә бәрәңге уып җибәрергә дә мөмкин. 

* Суганны күбрәк кушсаң, фарш тәмле була. 

* Фаршка суган гына түгел, теләгән, яраткан кеше сарымсак та куша ала. 

* Пилмән өчен малның муен ите йомшаграк, тәмлерәк. 

* Пилмән камырына бер аш кашыгы булса да, сыек май кушсаң әйбәт.

* Пилмән камырына аз гына тоз да кушарга кирәк. 

* Пилмән камырына кайнар су кушсаң әйбәтрәк. 

* Пилмән камырына бер кашык кына уксус кушсак, камыр кипми, үзле, йомшак була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин узем ат ите бозаунын муен ите хэм каз ите кушып ясыйм

    Хәзер укыйлар