Логотип
Казан парклары

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы — Казан шәһәренең иң зур һәм тарихи паркларының берсе. Парк XIX гасырда нигез салынган һәм озак вакытлар дәвамында шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булып тора.

 

Паркның мәйданы якынча 1 гектар тәшкил итә. 

 

 Анда гаилә белән ял итү, дуслар белән очрашу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен күптөрле зоналар урнашкан:

 

  • Шахмат тактасы рәвешендәге интерактив фонтан
  • Балалар һәм спорт мәйданчыклары
  • Дан аллеясы
  • Прогулка аллеялары
  • Скай-парк
  • Зур яшел кыр
  • «Мәхәббәт» арт-объекты

 

 

Паркның адресы: Казан шәһәре, Николай Ершов урамы. Аңа автобуслар (28 а, 43, 54, 74 а) һәм троллейбуслар (3, 5, 7) белән «ЦПКиО им. Горького» тукталышына кадәр барып җитәргә мөмкин. 

 

Парк тәүлек әйләнәсе ачык һәм керү ирекле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар