Юләр мәхәббәт

Дөньяларны иңләп, күкләр күкрәтеп килгән болытның, файдасына караганда, зыяны күбрәк. Гөлдерәп килә дә, давыл уйнатып үтеп тә китә. Ул салган яраларны табигать озак дәвалый әле. Кайчак мәхәббәт тә шушы болытка охшаш. Яралары гына әрнеп кала.
 
Ялгыз гомер итүче әнинең авызында гел бер сүз булды: «Тибешкәндә тиңең булсын!» Мәхәббәт тиңлекне уйлап торса икән... «Тиң түгеллеген дә белдем, өзелеп сөйде яшь күңел», – дип, җырлар чыгармаслар иде.  Мин әнинең бердәнбер кызы. Ул да минем бердәнберем. Әти дияр кешемнең үз тормышы – бездә эше юк. Миңа – 18! Яшьлекнең иң матур, садә чагы. Мәктәп елларын бергә кичкән дус егетем дә бар. Динар, мотоциклына атланып, күрше авылдан көн дә килеп җитә. Аның белән рәхәт. Сөйләшеп сүзләр бетми. Гомер буена бер колхоз авылларында яшәгәч, мин аныкыларны, ул минекеләрне яхшы белә, яшерен серләр юк. Бәхетемнән канатланып йөргән шул җәйдә безнең авылга кунак егете кайтты. Моңарчы да кайткалагандыр инде, ул кайта торган өй бүтән очта булгач, игътибар гына ителмәгән. Ә беркөнне клубтан ул мине озата кайтты. Динарларның көтү чираты көн иде. Арыгандыр ахрысы, күренмәде. 
Шулай итеп ике егетле кызга әйләндем. Динар килмәгән көнне Кунак егете озата кайта. Аның белән күбрәк очрашкан саен, гыйшык тәлинкәсе аның ягына таба авыша бара. Гашыйк булырлык егет иде шул ул. Җитмәсә, нәселләре дә бик абруйлы. Безнең аралар хакында әти-әнисе дә ишеткән, күрәсең. Пар канатлы, җитеш тормышлы гаилә баласына тиң түгеллегемне бик тиз аңлаттылар. Күзгә карап, турыдан-туры әйтмәделәр, билгеле. Сүзләре кеше аша иреште. Гарьләндем дисәм, аз булыр. Хурландым, кеше күрмәс булдым. «Кая үрелә ул атасыз кыз! Алар кемнәр дә, без кем!» Чүкеч белән чүкегәндәй, башымда гел шушы сүз. 
Әни дә мине юатудан чарасыз: «Күңелеңне юкка иләсләндермә! Бергә булсагыз да, мәңге сине аңламаячак ул. Безнең тормышны, без күргән авырлыкларны күргән кешемени? Аңласа, сине шул Динар гына аңлый инде, кызым. Икегез бертөсле бәрәңге ашаган, бертөсле тәрбия күргән. Динар белән матур гына йөрегез дә, матур гына яшәрсез аннары. Рәнҗетмә аның мәхәббәтен». 
Шул көздә Динар армиягә китте, мин – университетка. Әти-әнисе каршы дип кенә, Кунак егетенең хисләре сүрелмәде. Казанда бик очрашмасак та, каникулларда гел бергә идек. Үземне онытыр дәрәҗәдә гашыйк идем аңа. Боларны Динар да белде. Армиядән бер тапкыр да хат язмады ул миңа. «Хатларында сине сораштыра», – дип дуслары гына әйткәләде.
Хатлар язмаса да, мине йөрәгеннән алып атмаган икән. Армиядән кайткан көнендә үк мотоциклы безнең капка төбенә туктады. Үзгәргән. Чибәр, мөлаем... һәм шундый да үз, шундый да газиз. Күз алдымнан аның белән бергә үткән мәктәп еллары, бергә агач утыртырга барулар, бергә уздырган кичәләр йөгереп узды. 
Динар бәдәне белән генә түгел, рухы белән дә ныгып кайткан иде. Үгезне мөгезеннән эләктерергә иде, ахрысы, карары. Көтү кайтып берәр сәгать узуга, матае белән тырылдатып килеп тә җитә. Казанга барсам, минем арттан анда бара. Әни дә өзми-куймый аны мактый. Динар кайтып бер ел тулыр-тулмаста, без өйләнештек. Ә Кунак егете белән туй алдыннан тагын бер тапкыр очраштык әле. Ике минутка гына, саубуллашыр өчен генә. Очрашасы булмаган икән шул. Соңыннан гомер буе төшләремә кереп җәфалар өчен очрашканбыз. Нәрсә бу – хыялымда калган мәхәббәт тынгы бирмиме соң миңа? Гел бер төш – ул чакыра, ә мин аның белән китә алмыйм. Баштагы елларда әни комачаулый иде. Аннары – ирем. Балам тугач – балам. Гел шул бер төш...  Нигә керә ул? Бәхетсез дә түгел бит мин югыйсә. Динар белән бер-беребезне яратып, кадерләп яшибез. 
...Әни иртә китте. Хуҗалык, әнинең авыру энесе – барысы да безнең өскә калды. Әнинең, аңласа, сине Динар гына аңлар, дигәне рас килде. Үзе дә авыл малае булган Динар нигез кадерен, туган кадерен аңлый торган кеше. Хуҗалыкны туздырмыйча, авыру абыйны (урын өстендәге кешене!) читкә тибәрмичә, минем бар мәшәкатемне үзенеке кебек кабул итте ул. Кайчакларда яшьлек искә төшә дә, уйлап куям: Динар урынында теге егет булса, ул боларга чыдар иде микән?
Ә узган ел без Кунак егете белән тагын очраштык бит. Тамчы да үзгәрмәгән. Өйләнгән, балалары бар. Озак кына сөйләшеп тордык. Әнә шул көнне килде инде минем башыма бу чагыштыру. Яшьлектә аңа булган хисләремне давыл болытына охшаттым. Күкрәп килде дә, тузан гына туздырып китеп барды. Ә минем Динарым – утырып яуган җәйге җылы яңгыр кебек. Яшеннәр яшьнәтеп, күкләр күкрәтмәс, яратам, синсез тора алмыйм димәс, иң кирәк вакытта иңен куяр, күкрәге белән каплар, шифалы тамчылар булып тамар. 
...Очрашуның файдасы булды, теге төшне бүтән күргәнем юк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11347
    5
    142
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6971
    1
    92
  • 7951
    2
    53
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8986
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...