Логотип
Күңелеңә җыйма

Йолдызнамә шаяртуы

Йолдызлар фаразына ышанасызмы сез? Ышанып бетмәсәм, нигәдер колагыма чалынганда тыңлыйм, газетта күрсәм, укымый калмыйм. Бу юлы да иртән торуга кабызган радиодан йолдызнамә сөйли башладылар. Кулымдагы чашканы тотып, тын калдым.

Йолдызлар фаразына ышанасызмы сез? Ышанып бетмәсәм, нигәдер, колагыма чалынганда тыңлыйм, газеталарда күрсәм, укымый калмыйм. Бу юлы да иртән торуга кабызган радиодан йолдызнамә сөйли башладылар. Кулымдагы чынаякны тотып, тын калдым.


Балыкларга фаразларны, гадәттә, иң соңгы булып әйтәләр. Көтәм. «Бүген зур уңыш көтә. Җитәкчеләрегез сезнең тырышлыкны бәяләр. Имидж үзгәртү өчен уңай вакыт. Әмма финанс югалтулар булырга мөмкин: акча янчыгыгызны карап йөрегез». Белмим, нигәдер,  яхшы фаразлар әйтсәләр, минем кәефем күтәрелеп китә. Акча янчыгымны карап кына йөртәм, югалтмаячагыма шигем юк, ә менә мин сатучы-консультант булып эшләгән кибет директоры мактауга бик саран. Ә йолдызнамә буенча ул мине бүген мактарга тиеш. Бәлки әле премия дә бирер. Андый сүз булса, курыкмый кибеткә барып киемнәр алачакмын. Менә сиңа имидж үзгәртү. 


Эшкә килүгә киемнәремне алыштырдым да, киштәләр буйлап киттем. Директор мактавын көтәм. Ә ул әбәт җиткәндәрәк кенә килеп җитте. Мактау түгел, безгә елмаеп та карамады. Һәрвакыттагыча җитди йөзле директор баш кагып исәнләшеп кенә үтеп китте. Мин бит директордан мактау көтә идем, борчуга калдым.  «Әле кичкә кадәр ерак», – дип, үземне тынычландырдым. Өмет бит ул! Әбәттән соң директор тавышы ишетелде: 


– Нәгыймова, миңа кер әле!
 Менә бит фаразлар кабул була. Йөгерә-атлый директор бүлмәсенә юл тоттым. Елмаеп килеп кердем. Әмма директор йөзе мактаячак кешенекенә охшамаган иде. Ә ул гел шулай кара көеп йөри. Аңа карап кына елмаюым йөземнән китмәде. Әмма аның беренче сүзеннән үк елмаю онытылды.


– Кичә син җаваплы булган бүлектә 630 сум өстеңә чыкканны белеп елмаясыңмы? Беренче тапкыр бу сумманы хезмәт хакыңнан тотып калам, икенчесендә үзеңне ирекле дип санарсың. Эштән китәчәксең. Аңладыңмы? Хәзер бар эшлә!
Менә сиңа директор мактавы. Әле бит премия булыр дип өметләнгән идем. Ә монда чак эшсез калмадым. Кәефем бөтенләй бетте. Эш сәгатемне ничек кирәк шулай төгәлләдем дә өйгә кайтырга чыктым. Башка йолдызнамә тыңламыйм дип, үземә сүз бирә-бирә тукталышка атлыйм. Шул вакыт каршымда барган егетнең телефоны шалтырады. Ул кесәсеннән телефонын алганда бер мең сум акчасы ияреп чыгып, җиргә төште. Мин шунда ук алда барган егеткә кычкырдым.


–  Әй, сезнең акчагыз төшеп калды!
Егет минем эндәшүгә борылды да, кире килеп аяк астымда яткан акчасын  иелеп алды да  елмаеп җибәрде. Рәхмәтен әйткәч, сүз иярә сүз чыгып, бергә тукталышка барып җиттек. Икенче көнне ул мине кафега чакырды. Егет тә Балык йолдызлыгыннан булып чыкты. Ярты елдан соң өйләнештек. Әле һаман да туры килгәндә йолдызлар фаразы тыңлаштырам, әмма беләм: алдан билгеләнгән язмышны йолдызлар гына үзгәртә алмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар