Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмышыңа язылган булса...

Бу тарихны ишеткәннән соң бик күп уйланып йөрдем: чын мәхәббәтме ул, әллә очраклар чылбырымы?!

Ания  Наилгә сигезенче сыйныфта укыган вакытта гашыйк була. Бу –  беренче саф мәхәббәт бөреләре. Ә ул кагыйдә буларак җавапсыз, сагышлы-моңлы, шигырьле... Наил, билгеле, Аниянең хисләре турында белми. Ания белгертергә дә теләми дә. Башка кызлар кебек  хатлар да язмый. Бары тик үз эчендә янып йөри, хыялларында яши, җавапсыз мәхәббәт утында газаплана... Еллар үткәч  әлеге хисләр онытыла, онытылмаса да тоныклана. Кемнең үсмер чагында андый хисләр булмаган инде?!.


Мәктәпне тәмамлагач һәр берсе үз юлыннан китә. Биш елдан соң кабат очрашалар. Аня институтны  тәмамлап, мәктәпкә эшкә килә. РОНОдан укытучылар эшчәнлеген тикшерергә килгән инспекторлар арасында  Наил дә була. Алар бер-берсен танып, аралаша башлый. Тик озакка бармый ул. Аниянең кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән вакытлары, Наилнең дә йөргән кызы була. Кыз кияүгә чыгып башка шәһәргә  күченә.  


Дөнья мәшәкатьләре балачак-үсмерлек хисләрен оныттыра. Тик язмыш аларны онытмаган булып чыга. Дистә ел үткәч очраклы рәвештә зоопаркта очрашалар. Икесе дә балаларына җәнлекләр күрсәтергә алып килгән була. Наил сөйләшү барышында Ания яшәгән шәһәргә эшкә чакыруларын  әйтә.  Дөнья түгәрәк, диләр, ә шәһәр – зур бер авыл. Бик еш очраша башлыйлар. Йә балалар белән  берәр кая барганда, йә җәмәгать транспортында, хәтта кунакта  бер өстәл артында утырганнары да була. Ул очрашулар исәнме-саумы дан узмый узуын. Бер урамлы авыл түгел югыйсә – шәһәр. Күрәсең, алар белән язмыш шулай уйнагандыр. Бу очраушаларда Наил нәрсә уйлагандыр, ә Ания аны күргән саен: «15 яшьлек чагымда яраткан кеше бит бу ир», – дип үткәннәрнең җылы хатирәләрен искә төшерә. Әнә шулай еллар уза. Балалар итәктән төшкәч, очрашулар да кими төшә. Берчак бөтенләй юкка чыга. 


Балалары үсеп туган йорттан очып киткәч, Ания гаиләдә җылылык калмавын аңлый. Гомер буе аркага-арка терәшеп яшәгән ире белән бернинди уртак кызыксынулары, уйлары булмавын аңлый. Ире дә аңа суына.  Тавыш-гауга чыгармый гына аерылышалар. Ания ялгыз калгач балачак мәхәббәтен эзләү турында уйлап та карамый. Гомумән, башка гаилә корырмын дип башына да китерми. Балалар гаилә корыр да, дөньяны ямьләп оныклар туар, шулар белән мәш килеп, «дәү әни» булып кына яшәрмен дип йөри ул. 


Тик язмышның башка төрле планы булган, күрәсең. Аниягә тагын бер мөмкинлек бирә. Сыйныфташлар очрашуына бара ул. Наил дә килә.  Ул да аерылган. Икесе дә бер-берсенең күзләренә карауга аңлыйлар: бик озак дөнья гизеп йөргәннән соң, ниһаять, бер-берләрен табып, өйләренә кайттылар. Алар бу кичтән җитәкләшеп кайтып китәләр. Һәм менә инде 15 ел  алар бергә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар