Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшибез әле, шулай бит?

Кичә аптекада чират торганда берәүгә бик ачуым килде. Эштән соң арып-талып басып торам шулай, әле өйгә кайткач та никадәр эш, кичкә нәрсә пешерергә дип уйлыйм, ә ул этә-төртә алдыма кереп бара. «Сез яшьләр, безнең кебек аякларыгыз авыртмыйдыр» Каян белә ул минем кайсы җирем авыртканны?! Бәлки, менә хәзер егылырга әзер булып басып торамдыр... Ачу белән аның кызылга буялган утыз бөртек чәченә текәлдем. «Хәзерге яшьләр хөрмәт дигәнне белми. Без күргәнне күрмәделәр шул...» Кызыл чәчле апа үзеннән алдарак торганына яшьләрдән зарланып алды.  «Бәхетсез, – дип уйладым эчтән генә. – Мөгаен, сезне балаларыгыз да, оныкларыгыз да яратмыйдыр, шуңа күрә эчегез тулы яшьләргә нәфрәттер сезнең». Күз алдыма беркемне дә сөймәс сөйкемсез ханым образы килеп басты.
Кызыл чәчле апа кирәкле даруларын алып, кырыйгарак күчте. «Чәчкә сөртә торган фәлән маска бармы?» – дип сорадым фармацевтан. Сатып алганымны сумкага урнаштырып ятканда, кырыема кабат теге апа килеп басты: «Әйбәт мәллә бу?»  «Әйбәт...» – дип мыгырдандым авыз эчемнән. Баягынак аның яшьләрне сүккәне өчен ачуым басылып бетмәгән иде әле. «Гафу итегез инде кызыксынганым өчен. Минем дә чәчләргә бераз файдасы булмас микән», – диде ул ниндидер бер самимилек белән, башындагы утыз бөртек чәчен сыйпап. «Элек куе иде ул. Стресслардан шундый булды...» – апа кабат чәчен сыйпады. Аның бу самимилеге такта алдында акланып торган малайны хәтерләтте. Күңелемнең ниндидер бер кылы зыңлап куйды: «Алып карагыз, кыйммәт түгел. Миңа файдасы бар шикелле», – минем апага чын-чынлап ярдәм итәсем килә башлаган иде.
Аптекадан чыккач, базарга кадәр бергә кайттык. «Улым үлде минем, – диде апа бераз атлагач. – Утыз гына яшьлек иде әле. Баласына бер яшь тә тулмаган иде. Сукыр эчәгесе шартлаган булган. Үтәр әле дип, авыртуына түзеп йөргән. Алып кала алмадылар. Бер-ике айдан килен башка кешегә кияүгә чыкты. Кияүгә чыгар алдыннан торт күтәреп килгән. «Яңа ирем баланы үз исеменә яздырып, үз баласы итеп үстерергә тели. Без аңа әтисе турында әйтмәскә булдык. Зинһарлап сорыйм, сез аны онытыгыз инде», – ди. Бердәнбер балабызның бердәнбер кыйпылчыгын – безнең бердәнбер юанычыбызны шулай тартып алды. Чәчем шуннан соң бик каты коелды».
Әйтүе буенча, ниләр генә эшләп карамаган, әрекмән мае да сылаган, кычыткан суы белән дә юган. Әле илле генә яшь булган аның үзенә. Шул җәйдә ирен ток сугып үтергән. Дачада янган электр чыбыгын алыштырырга дип тотынган булган. Ирен җирләп кайткач, бер атна урыннан тора алмый яткан. Бер атнадан соң башын мендәрдән күтәрсә, мендәр тышы кап-кара – ярты башында чәч юк...
«Озак та тормады, әни авырып китте. Юан эчәгесендә яман шеш таптылар. Аның сызлануларыннан, ярдәм итә алмавымнан кайгырып, үзем дә ярты үлеп беттем. Ул вакытта үземне карарга вакыт та булмады, чәч кайгысы түгел иде. Ә беркөнне көзге каршына бассам, баш түбәм күренеп тора – чәч калмаган да. Иптәш хатыннар: «Синең үзеңдә дә рак түгел микән?» – дип коткы салды. Ачуым килеп, ярты пенсиямә кыйммәтле шампуньнәр, бәлзәмнәр сатып ала башладым. Суган уып та сыладым. Аның исе, фу! Аннары парик сатып алдым».
Апаның баш түбәсендәге пеләшенә бераздан чәч үскән үсүен, ләкин пеләшләнүдән куркуы күңеленә сеңеп калган. Чәчен дә шуңа күрә кына белән генә буяп йөри икән. «Ак чәч белән йөрүе матур түгел. Ә болай бераз булса да хатын-кызга охшыйм кебек». Апа сабый бала кебек кыенсынып кына күземә карый.
Аның күзләреннән миңа нәүмиз генә ялгызлык бага. Ничек бар шулай – бераз гына сәеррәк, бераз гына юанрак, алай да үзенең беркемгә дә кирәксезлеге белән килешергә теләмәгән, ничек итеп булса да бу дөньяда әле үзенең дә барлыгын белдерергә омтылган гасаби ялгызлык. «Әле бирешергә исәп юк. Менә аякларымны да дәвалыйсым бар», – апа иелеп, артрит бирчәйткән кулы белән чалбар балагын күтәрә. Күзем аяк  балтырындагы шеш-шеш булып бүрткән кан тамырларына, тырнаклары кызылга буялган кәкре бармакларга төшә. Юк, ул инде беркемне дә очратырга өметләнми. Тырнакларын буявы да хатын-кыз үз-үзен карап йөртергә тиеш дип уйлавыннан гына. «Кызым, рәхмәт сиңа. Яшибез әле, Алла кушса, шулай бит?» – ди апа. Шушы урында безнең юллар аерыла. Апа ялгызлыгы белән җитәкләшеп урам караңгылыгында гаип булганчы, урынымнан кымшанмыйм. Аның аксыл плащы караңгыда тоныклана, тоныклана, тоныклана...
Ә мин бая күңелемдә тудырган ямьсез образ өчен хәзер оялам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия Гәрәеваның язмалары бик фәһемле, бик кызыксынып укыйм. Рәхмәт авторга!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нишлэп укып булмый сон, русча бутала?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анда аста перевод дип чыга сары белэн,шуна отменага басыгыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Анын башына маска сыларга тугел, яулык бэйлэргэ кирэктер инде узе! Колеп эйтмим, анын очен борчылып язуым! Намазга басса да буладыр!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яулык бәйләү кирәк! Намазга басу,тәүбәләр әйтү,динебезне өйрәнү кирәк.Аллаһ үзе ярдәмнәрен бирер.Ин шээ Ллаһ!

            Хәзер укыйлар