Логотип
Күңелеңә җыйма

ЯШЬЛЕК ХАТАЛАРЫ.№7.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Иртәгә кич утырырга дип Зәринәне дәштем. Фәнил турында сораштырды. «Мәхәббәтен аңлатты» дип кенә әйттем. Зәринә аһ-ваһ килде, төпченде, әмма минем бер дә сөйлисем килмәде. Зәринә Юныс турында сөйләп китте. Ул да бүген килми икән. Иртәгә генә була икән. Бу ике егет бергәләшеп кая киткәннәр микән?..
Зәринә: «Туңып киттем әле, хәзер кофталар алып чыгып әле», - дип өенә кереп китте. Мин эскәмиядә утырган килеш, капкага елыштым. Күземне йомдым. Мин бит каты Фәнилне сагына идем. Муенымдагы чылбырны сыйпадым. Подвескасы яулык астыннан чыккан – яхшылап тыгып куйдым, күренмәсен әле. Шундый сагындым оятсыз кулларын! Булсын! Булсын оятсыз! Әмма миңа рәхәт! Башкалар егетләр белән йоалкп йөргәндә, миңа бусы да ярамыймы әллә, дип кемгәдер ачуым да килде.

Караңгы урам буйлап ике егет килгәнен абайладым. Алар мине күрмәде. Берсенең: «Баронессага шалтыратырга вакыт», - дигәнен ишеттем. Икенчесе: «Үзең шалтырат», - дип карышты. «Юк, мин шүрлим никтер», - диде беренче тавыш. «Ладно, әйтерсең мн шүрләмим, - диде икенчесе, телефонын чыгарып, - так, кая ул номер… баронесса… баронесса… ә, менә!» - дип кенә әйтте, минем телефоным шалтырады. Теге икесе сикереп үк куйды. «Алло…» - диде шалтыраткан егет. «Алло», - дидем мин аптырап. 
«Ә… Кем, Айсылу бит. Фәнил безгә төргәк калдырырга тиеш иде…» - дип яныма килделәр. Мин сумкамнан Фәнил биргән пакетны чыгардым. Егет аны алуга миңа кәгазь төргәк сузды. «Бирерсең, яме», - дип тегеләр китү ягын карадылар. Кызык, кич утырырга да калмадылар… Комплиментлар да яудырмадылар.
Зәринә чыкканчы төргәкне чишеп карадым. Анда… акча иде… Йөрәгем жу итеп китте. Шундук элегрәк аңламаган әйберләр пазлга җыелды. Фәнил – барон, мин – баронесса… Төргәктә нәрсә икәнен аңлап, эсселе-суыклы булып киттем. Зәринәне көтмичә, өйгә чаптым.

Бүген кичкә Фәнил килергә тиеш. Мин нишләргә белмәдем. Бер яктан Фәнилнең нинди эшләр белән шөгыльләнгәнен аңладым – курыктым, җирәндем. Ходайдан минем аннан саклавын сорадым. Ә йөрәгем, барыбер аңа тартылды. Минем аны күрәсем, кочаклыйсым, үбәсем килә иде. Кыскасы, аның белән булырга теләмәсем, икенче яктан… аның белән бик буласым килде… Ничек аңларга моны? Акылдан язам бугай. 

Фәнил килүгә үк мине күтәреп алды, үпте. 
- Мә, бу синеке, - дидем мин аңа, акчаны сузып.
- Рәхмәт, Татлыкай! – диюен ишетүгә минем барлык ачуым әллә кая очып китеп барды. 
Авыл буйлап йөрергә киттек. Фәнил үзен бик итагатьле тотты. Билемнән йомшак кына тоткан килеш, сөйләшә-сөйләшә бардык. Караңгылыктан йә берсенең, йә икенчесенең пәйда булып күңелемне төшерде: «Барон, карале…» «Барон, ярыймы бер минутка?» Туйдырдылар.

Каникулның соңгы көннәре шулай узды. Мин Фәнилгә ачу тотмый идем. Ул миңа да төргәкләр калдыра торган булды. Минем янга да егетләр килеп-килеп китте. Үземне бик важный кеше булып тоя башлады. Бер яктан. Икенче яктан, әлбәттә, тиргәдем үземне… Фәнилгә булган мәхәббәтем барсыннан да мөһимрәк иде. Мәхәббәт бит бу! Башым буталды. Фәнил янымда булмаганда, мин аның коточкыч кеше икәнен аңладым. Яныма килеп, күземә каравы була... ул кулга тыккан төргәкләрне дә алам, ул сораса, шунда ук, җиргә ятып үземне аңа бирергә әзер идем. Бу - мин түгел идем кебек... 

Иртәгә кайтып китәсе кичне Фәнил яныма килде. Мин аның кочагына кереп еладым. «Ярый, Татлыкай, иртәгә китәсең инде, хатлар яз, онытып бетермә безләрне». Әйе шул, бүген соңгы төн. Иртәгә иртүк кайтып китәсе. Бу җәйне мин соңгы чикне атлап чыга яздым, шул ялгыш адымга бик якын идем. Кайбер чакны уйлап та куйгалыйм иде – узыйм ул чикне, булсын ул хәл! Аннары үкенермен, терсәкләремне тешләрмен, әмма… кайсысы үкенечлерәк? Адымны атлап үкенүме, әллә теләгенеңне эшләп, бәхетле булу һәм аннан соң үкенүме?.. Башым ярыла язды. Фәнил моңа бер дә аптырамады кебек. Ул, гадәттәгечә, мине кочаклый, капшый, елмая, көлдертә иде. Аның миңа кызыл кашлы балдак биреп, хурга калдырганы да онытылды. Теге мунчадагы хәл дә томан эчендә калды... Аның ялгыш юлдан баруын, мине дә шул юлга кертеп җибәрүе йөрәкне өзгәләде... Шуларны уйлап, күз яшьләрем акты.  «Ярар инде, син нәрсә, көз көне кайтырсың әле, име? Мин сине дүрт күзләп көтәрмен», - дип ул мине яңагымнан үпте. 

Мин көз көне кайтмадым. Башым бетәчәк дип курыктым. Үземдә көч таптым да, кайтмадым. Ул шалтыратканда трубканы алмадым. Смсларын гына укып бардым. Алар тулы наз иде. Минем йөрәк ярылды. Шуның кадәр сагындым аны, әмма шул ук вакытта бик каты курыктым. Һәм төнне ул бүләк иткән чылбырны сыйпадым. Фәнил белән танышкан җәемне күз алдымнан уздырдым. Сагынып саргая идем.

Ә көннәрдән бер көнне дәү әни шалтыратты: «Кызым! Тәки йөргәнсең бит Убыр малае белән! Ходай саклаган үзеннән! Ул малай актыгы Әлмәттәге дустына барган дип сөйлиләр. Шунда бер кызны көчләгән диләр! Ул малай актыгының гаебен раслый алмаганнар. Үзең беләсең, бөтен җирдә ятьмә кебек туганнары таралган. Әллә нинди чокырдан тартып чыгарырлар! Ә теге кыз асылынган, диләр!»
«Диләр, дә, диләр!» Башта ышанмадым. Юкка гаепләгәннәр дип уйладым. Ә аннары Зәринә шалтыратты.

ахыры: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6698

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ни очендер ахыры ачылмый башкалар ачты микэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ахыры ачылмый, ссылка дөрес түгелме?

      Хәзер укыйлар