Логотип
Күңелеңә җыйма

Янә бәбиләр... хәер, этләр хакында да

“Этләр һәм коляскалар белән керергә ярамый. Штраф...” Сырхауханәнең кечкенә мендәренә башымны төрткәч, тагын шул язу исемә төште. Йортыбыз янындагы аптеканың ишегендә эленеп тора ул. Эт хуҗалары бу язуны укыгач, нинди хис кичерәләрдер, белмим, ә минем, үзем кебек яшь әниләрне, бишекләрендә тыныч кына йоклап ятучы нәниләрне кызганып, елыйсым килә.

Яңа урынның җаен тапмыйча, ятагында нәни улым бәргәләнә. Бала чирләмичә үсми, диләр, хак икән. Менә без дә, суык тидереп, бирегә эләктек. Палатада олыларның берсе дә йокламый. Бездән ярты гына көнгә соңрак кергән ике яшьлек Настяның хәле авыр. Аллергиянең бер төре — тыны буыла, сулыш ала алмый җәфалана ул. Әнисенә чытырдап ябышкан кызчык елый да алмый, сулкылдап кына куя: “Әнием... урамга... Урамга чыгыйк”. Яңгыр ява, төн, салкын дигәнне дә ишетми, ишетер, аңлар хәлдә түгел.

Хатыннарның әле берсе, әле икенчесе алар яныннан әйләнеп килә. Кодрәтеннән килсә, кызына сулышын өзеп бирердәй булган Ленага ничек тә ярдәм итәсе иде дә бит...
— Табиблар ни диләр соң? Баланың хәлен берничек тә җиңеләйтеп булмый микәнни?
— Дүшәмбедә система куярбыз диделәр...
— Соң, бүген җомга гына ләбаса!

Бала әнисен танымый, дәшкәнгә җавап бирми башлагач кына куйдылар системаны. Дежур табибның, татлы йокысын бүлеп, бәргәләнгән баладан  күз алмыйча сәгать буе бер дә утырасы килмәгән иде, югыйсә.
Иртән, сезнең аркада йокы булмады бүген, дип, идән юучысына кадәр зарланырга онытмады.
Сырхауханәдәге беренче көн, дөресрәге, төн шулай узды.
Ике катлы кечкенә генә балалар шифаханәсе бу. Көндезге стационар дип әйтсәң дә була — хәле әйбәтләнүчеләрне өйләренә кайтып кунарга рөхсәт итәләр. Бинаның икенче канатында яңа туганнан алып, дүрт-биш яшькәчә ятим балалар ята. Берәүләре авырып, дәваланырга китерелгән, икенчеләре — балалар йортында урын булганны көтә. Табылдыклар да бар. Узган кыш кына бер кызны чүплектән табып китергәннәр, ә икенчесен милиция участогы ишек төбендә калдырып киткән булганнар.
Бүген физкабинетта тоткарланырга туры килде, ул арада теге ятимнәрнең иң кечкенәләрен дәваланырга кертә башладылар. Безнең янәшәдәге кушеткага да берсен салдылар.
— Күпмелек инде ул? — дим аның биләүсәсен чишеп маташкан шәфкать туташыннан.
— Ярты яшьләр тирәсе.

Әле биләүдән дә чыкмаган кызчыкка ай ярым-ике айдан артыкны бирмисең.
— Минем улыма да җиде ай бүген генә тулды...
— И-и, сез үзегезнекеләрне болар белән чагыштырмагыз инде. Аларны кем тудырган да, ничек тудырган, нинди тәрбия күреп үсәләр?
Сабыйның җеп кебек нечкә, зәгыйфь аякларына парафин куйгач, безнең сүзгә табиб та кушылды.
— Һичюгы, карында чакта ук инде кирәкмәгән баланы үтерергә теләп, теләсә нәрсә эчмәсеннәр иде алар! Ташлап китсәләр, китсеннәр, тик сәламәт бала тудырсыннар иде. Тәрбиягә алучы табыла ул. Ә бу хәлдә алар кемгә хаҗәт? Чит илләр ала да бит?! Тик нинди максат белән алалар? Бәлки, бу ятимнәр өстендә анда ниндидер тәҗрибәләр ясыйлардыр?
Күптән түгел сырхауханәдә Америкадан бер гаилә булган. Фоторәсемнән ошатып, бер баланы уллыкка алырга ниятләп килгәннәр.
— Руслан аягын терәп каршы төште, — дип сөйли санитарка. — Күз яшьләре белән:    “Китмим”,    — дип елый. Алар бит монда абыйлы-энеле. Олысының барырга исәбе бар иде. Руслан елагач, алмадылар инде.
Шук, наян, сөйкемле Русланны бар да ярата, океан артына ияреп китмәвенә куануларын яшермиләр дә.
Сөйләшүнең башыннан ук:    “Киткән    булсачы”, — дип уйлап утырдым. Анда михнәт күрер идеме, юкмы, билгесез, әмма монда бәхет эләкми дә эләкми инде бу малайга.
Балалар йокыдан уянгач, урамга йөрергә дип чыксак, ишек төбендәге эскәмияләрнең берсе дә буш түгел — теге ятимнәрне чыгарып тезгәннәр. Д витамины җыя берәүләр. Читкәрәк бастык та, боларны күзәтәбез, жәллибез.

— Тугыз ай буе азапланып күтәреп йөреп тудырган сабыеңны ничек ташлап китәргә кирәк, ә?!
— Каядыр балаң барын белеп, нинди йөрәк белән тыныч яшәргә кирәк дип әйт син. Бәлки, ул авырыйдыр, кемдер бу минутта аны кыерсытадыр, елыйдыр. И-и-и...
— Мин тапканда да берсе калдырды. Атна буе сөйләшми-дәшми йөрде дә югалды. Качкан бу. Берәрсе киемнәре белән килеп торгандыр инде. Табиблар: “Янында документы юк иде”, — диделәр.
— Ә мин ятканда бер хатын икенче баласын калдырды. Сәбәбен һич аңламадык. Бәбиләп өч көн үткәч, әнисе килде моның. Коридордан форточка аша бик озак сөйләштеләр. Шәфкать туташлары әнисенең: “Балаңны алып чыгасы булма”, — дигәнен ишетеп калганнар. Калган көннәрне гел елады да елады.
— Калдырдымы?
— Әйе.
— Күрегез, кайчаннан бирле басып торабыз, тегеләрнең селкенми дә утырып торуларын карагыз әле. Дөньяда гаме калмаган картлар диярсед. Минем Илшат моңарчы йөзгә бөтерелер иде инде.

Авыр уйга чумгандай оеп утырган балалар сәерлектән бигрәк, кызганыч иделәр.

Галия бүген палатага Тимурын кулына күтәреп, елап дигәндәй килеп керде (алар инде чыгарга әзерләнәләр, йокларга өйләренә кайтып йөри башлаганнар иде).

— Температурасы утыз тугыз! Әйттем ләбаса Гүзәлгә, әйттем!

Җомга көнне безнең янга изолятордан берничә баланы күчерделәр. Бөтенесе дә йөткерәләр, температуралары да бар. “Безнекеләр бит инде терелеп килә, оергә салмагыз”, — дип әйтеп тә карадык, сүзебезгә колак салучы булмады. Ә кичке якта Гүзәл исемле шәфкать туташы яңа кергән Виктория белән инде чыгарга әзерләнүче Тимурның тамакларын бер үк шприц белән чайкатты. Тимурның әнисе: “Алай ярыймени?” — дип әйтә башлаган иде дә, тегесе кырт кисте: “Мин юдым аны”. Юмаганын һәммәбез күрде, югыйсә. Инде менә Тимур тагын авырый. Туташыбызга нәрсә: “Врачыгыз килгәч әйтермен, хәзергә аспирин бирегез”, — диде дә, китеп югалды.
Иртәнге продедуралар беткәнгә дә әллә кайчан, инде төшке ашны да ашадык — табиб һаман юк. Ишектә бүлек мөдире күренгәч, куанган идек — көндәгечә суыткыч тикшерүе генә икән (суыткычка куелган азык-төлеккә бүгенге число язылганмы-юкмы дип карап чыгуны ул үзенең төп вазифасы саный бугай. Балада бозылган ризык ашату өчен үз-үзеңә дошман булу белән бер ләбаса!).

Ниһаять, бездә дә обход башланды. Тимурның авырып китүе дәвалаучы табибның да кәефен төшерде. Ә менә шәфкать туташы белән, вәгъдә биреп китсә дә, сөйләштеме, юкмы, белмәдек. Бүлек мөдиренең үз-үзен тотышына караганда (югыйсә, бу хакта ул да хәбәрдар иде), ниндидер чара кылыныр дип өмет итү үзе үк урынсыз иде.

Тимур бүген дә урыныннан тормады. Күзләрен йомып, хәлсезләнеп ята да ята сабый. Кичке якта, температурасы кырыкка җитә язгач, Галия дежур табибны эзләп китте. Бер әйләнеп килде, ике. Аннан:
— Чәкешеп торган чакларына барып кердем, бәйрәм итеп яталар, — дип борылып керде. — Берсе җенләнеп ишекне япты, тупсасыннан чыга дип торам.
— Киләбез, диделәрме соң?
— Бар, карарбыз, дигән булдылар.
— Кызлар, әйдәгез, телефоннан “ашыгыч ярдәм” чакырабыз. Сырхауханәдә ятып, балада ярдәм күрсәтүче тапма инде, йә!

Баланың хәле аз гына рәтләнүгә, “сезгә бернинди дәгъвам юк”, — дип гариза язып калдырды да, Галия сырхаунанәдән чыгып ук китте.

Кичке уколны ясатабыз. Санитарка да шунда, минем Булатым кадәрле генә кечкенә кызны тотып утырган.

— Фагыйлә апа, көндез дә урамда күтәреп йөрдегез, әллә әнисез ятамы бу бала? — дим.
— Наташа бу безнең, теге яктан. — Фагыйлә апа аны яратып, сөеп куйды. — Дүрт туган алар анда, монысы иң кечкенәсе. Әнисе белән күптән түгел бездә озак кына ятып чыкканнар иде, әллә шуңа якын бу бала. Әниләрен әтиләре үтергән менә. Эчеп сугышканнар диме шунда. Үзе төрмәдә, балалар монда инде, бәхетсезкәйләрем.

Тышта кояш булгач, балаларны палатада тотып булмый. Иртәнге процедуралар бетүгә, урамга чыгарга сорый башлыйлар. Ә теге яктагыларны әйткән дә юк, алар мондый көнне урамнан ашарга да, йокларга гына керәләр.
Чыксак, аларда берьюлы ике яңалык. Артканнар. Араларына өч яшьләр тирәсендәге яңа малай килеп өстәлгән. Дамир исемле, ди. Чем кара чәчле, курчак кебек бер бала. Күзләрендә мөлдер-мөлдер яшь, курку. Агач ботагы тотып чапкан бер малайның ялгыш кагылып китүе дә җитте, кычкырып елап та җибәрде. Юатырга килеп җиткән тәрбияченең кулына чытырдап ябышты да, башка җибәрмәде дә бугай.

Инде икенче яңалыкны сөйлим.

Гадәттә, санитаркалар балаларны таратып җибәрәләр дә, аларга күз сала-сала, үзләре сөйләшеп утыралар. Бүгенгеләре кебек бала-чаганы җыеп, уеннар өйрәтергә маташканнары юк иде әле. Аннан, гел пенсия яшендәгеләр генә иде, ә бүген санитаркаларның берсе — япь-яшь кыз. Олырагы да бар. Ул бераздан янәшәмә килеп утырды.
— Яңа урнаштыгыз ахры, — дим.
— Юк, без чиркәүдән, — ди “тетя Роза” (балаларның ана шулай эндәшүен ишетеп калган идем инде). — Еш булабыз монда.
Балалар йортларында, интернатларда урыс балалары гына диярсең. Ә болар үз эшләрен бик яхшы беләләр.
Сырхауханә кечкенә булгач, бар да күз алдында. Бүген берәүләр машина белән килеп, ятимнәргә кызларыннан калган әллә никадәр кием калдырып киткәннәр.
Өченче палатага кичә 4 яшьлек вьетнам малаен салдылар. Үпкәсенә салкын тигән, өстәвенә, бөтен тәне кара янган, әнисе кыйнаган, диләр. Берүзе ята сабый.
Сережаның әнисе: “Өйдә ашарыбызга юк, озаграк тотсалар ярар иде”, — дип тели. Ирле-хатынлы “Спартак”та эшлиләр, берничә ай хезмәт хакы күргәннәре юк икән. “Улым тугансыз калыр микәнни, мондый заманда ничек икенче бала табасың?” — дип кайгыра.

“Этләр һәм бала утырткан коляска белән керергә ярамый...” Тагын нигә искә төшердең әле ул белдерүне дисезме? Бу хакта сез дә уйлансын диптер, кадерле укучым. Ә бәлки зурракка ук өметләнәмдер, хөкүмәт ирләре күрерләр дә, өметем кебек үк зур нәтиҗәләр ясарлар?! Ә минем уйланырга, нәтиҗәләр ясарга вакытым юк, әнә, нәни улым йокысыннан уянып килә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кубрэк кеше укысын дип дусларга тарата гына алам шул бу гыйбрэтле язманны, Гольнур...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ятим балалар бик кызганыч. Эчкече табиблар-жинаят! Мин Казанда эчкечелэрнен куплегенэ гажэплэндем. .Элек Пермдэ куп иде андыйлар ..Хэзер сирэк .Сезгэ Гольнур унышлар хэм сэламэтлек телим

      Хәзер укыйлар