Логотип
Күңелеңә җыйма

Яхшылык хакы

Сез юлда туктап, машиныгызга юлдашлар аласызмы? Мин алам. Ирем алмаска куша. Юлда кем очрамас, хәзер такси заманы, такси чакыртсыннар, ди. Ә мин юлда кул күтәреп торганнар яныннан тыныч күңел белән уза алмыйм. Үземнең дә машинасыз чакта шулай интегеп торганым күп булды. Бер-ике кешен алганнан машинаның төбе төшми лә...

Сез юлда туктап, машинагызга юлдашлар аласызмы? Мин алам. Ирем алмаска куша. Юлда кем очрамас, хәзер такси заманы, такси чакыртсыннар, ди. Ә мин юлда кул күтәреп торганнар яныннан тыныч күңел белән уза алмыйм. Үземнең дә машинасыз чакта шулай интегеп торганым күп булды. Бер-ике кешене алганнан машинаның төбе төшми лә...

Авылдан килеш. Чүпләр утап, мунчалар кереп, төнгә калынды. Иртәгә эшкә барасы да бар. Күзгә йокы эленә... Казан ягында җәйге аҗаган уйный – болыт килергә маташа бугай.

Арча башында берәү кул күтәреп тора. Төнлә белән ялгыз хатын-кызга моны туктап утыртмаскадыр да инде... Ләкин төнге унбердә тагын нәрсә белән китәчәк ул, дигән уй тормозга басарга мәҗбүр итә. Чак кына алгарак барып туктыйм. Ир юл читендәге сумкасын җилтерәтеп алып, йөгереп үк диярлек килеп машинамны ача. «Казанга кадәр аласызмы?»  «Утырыгыз» дигәнне белдереп, башым белән ишарәлим. Арылган... Сөйләшерлек тә хәл калмаган челлә эссесендә бәрәңге чүбе утап йөреп. 

Чүрилегә җиткәнче юлдашым сүзсез генә барды. Телефоныннан кемгәдер нәрсәдер язды. «Утырдым, борчылып тормагыз», – дип, берәрсенә язуы булгандыр. Гадәттә, мин үзем шулай итәм. Юлдагы кеше май йотар, өйдәге кеше ут йотар, диләр бит...

Чүриледән соң юлдашымның теле ачылды. 
– Авылдан тиз генә җибәрмәделәр, ахрысы? – дигәненә иңбашымны гына сикертеп куйдым. 
– Нәрсә, сөйләшерлек тә хәл калмадымы? Авылда шулай ул...
– Арылды шул... 
Сөйләшергә теләмәвем сизелә инде югыйсә. Моңарчы тоймаган идем, юлдашымнан шактый мул булып «перегар» исе дә киләме соң?
– Әле үзебез дә мунча бурасы күтәргән идек... Егетләрне сыйламыйча булмады, – диде ир минем борын җыерып, иснәштереп барганны сизеп.
Уф, менә шул гына җитмәгән иде. Төн уртасында машинага исерек ирне утыртканны белсәләр, минекеләр егылып үләчәк. 

– Йә инде, авызыңа су каптың «что ли?» Кайлардан буласың, апасы? – ир, тәмам кыюланып, кулын шап итеп ботыма сугып алды. 
Мин ачу белән аның ягына карап куйдым. Аллам сакласын, машинада бәйләнә башласа, нихәл итәрсең. Төнлә юлы да буш бит әле аның. 
– Тартасы килә», – дип, тәрәзәне төшереп, тәмәкесен үк кабызып җибәрде теге. Үз машинасында барамыни! Тәмам ачуым чыкты. 
– Минем машинада тартырга ярамый, тәмәке исен җенем сөйми, – дигәч, төпчеген төкереп сүндереп, тәрәзәне күтәрде үзе. Аннары утыргычны арткарак җибәреп, рәхәтләнеп киерелде дә:
– Сеңлем, син ачуланма инде, тамак кипте бит, – дип, сумкасыннан башланган шешәсен тартып чыгарды. 
– Сез нәрсә?! Мин хәзер төшереп калдырам алайса, – дип, уң «поворотник»ны кабыздым. 
– Все, все, все! Аңладым... Бер генә йотам да... –  ир шешә авызыннан гына ике-өч тапкыр голтлап йотып куйды. Шул җитә калды булса кирәк, урындыкка мәлҗерәп үк төште. Ярый инде, Казанга кадәр күп тә калмады. Исерек тә кемнеңдер газизе. Төнлә кыр уртасында калдырып китәрсеңме? Үзем белән үзем шулай сөйләшә-сөйләшә газга ныграк басам. Тизрәк барып җитик тә, борынны кисеп, ашказанын әйләндергән бу перегар исеннән котылыйм. 

Юлдашым, йокы аралаш нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, башын тәрәзәгә таба борды. Менә, бигрәк яхшы, йоклап бар шулай шыпырт кына. Ул яктагы тәрәзә пыяласын бармак киңлеге генә төшереп куйдым. Исе килмәс... 

Нагорныйны узганда юлдашымны уятырга тотынган идем инде. 
– «Компрессорный»га җитәбез, сезне шунда калдырам...
Карале, әллә гафләт йокылары белән йоклый инде, кымшанырга уйламый да. 
– Казанга килеп җиттек, уяныгыз! – дим, бер кулым белән җилкәсеннән җилтерәтеп. 
Ир уянды. Урындыкта килеш гәүдәсен турайтып, кулын кесәсенә шудырды. Миңа бирергә акча барлавы, мөгаен. 
– Кирәкми, кирәкми, – дим, ике берәр йөзлекне бөгәрләп тоткан учын кире этеп. – Барыгыз, әйбәт кенә кайтып җитегез инде. Болай эчеп, юлга чыкмагыз сез... 
– Ыең-ыең, – дип, нидер мыгырданып, юлдашым машинадан төшеп калды. 

Уф, Аллага шөкер, котылдым бу исеректән дип уйлап кына куйдым, күзем ул утырган утыргычка төште. Менә маладис! Менә булдырган! Баганадан төшкән ут яктысында ул утырып килгән урындыкта зур гына күлдәвек табы җәелеп ята иде...

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яратып укыйм сезнен язмаларыгызны Лилия. Рэхмэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дә бик яратып уҡыйым. Только шрифт бик бәләкәй.

      Хәзер укыйлар