Логотип
Күңелеңә җыйма

Хатын-кыз гаеплеме, әллә...

Бер дус кызым әйткәч, бик каты кыстагач, интернетта берсе белән танышкан идем. Хәзер бит безнең өчен танышу урыны шул интернет кына.

 Кайдан килеп миңа кемдер сүз дәшсен: өйдән туры эшкә барам, эштән туры өйгә кайтам. Транспортта да йөрмим бит – инде ничә ел машинада. Хәер, автобуста йөргәндә дә берсе белән дә танышканым булмады. Университетта бер укытучыбыз бик еш кына: «Транспортта егетләр белән танышмагыз, анда сезгә җүнле егет сүз дәшми», – дия иде. Нигә алай әйткәндер, анысын белмим, әмма ул сүзе бик күңелгә кереп калган. 
Театр-концертта да беркем белән дә танышып булмый. Анда ялгыз гына килгән егетләрне беркайчан күргәнем булмады – һәрберсе кызы яки хатыны белән килә. 

Әнинең апалары үзләренең дус хатыннарының малайлары белән таныштырырга тырышып караганнары булды. Ул вариант та бик ошап бетмәде. Кем ничектер, махсус танышырга дип килгән кеше белән мин үзем сөйләшергә сүз тапмыйм. «Моңа беркем карамый инде, шуңа минем белән таныштыралардыр», дип уйлый кебек ул минем турында. 
Интернеттан кала, танышыр, аралашыр урын юк хәзер дип язам боларны. 

Ярый, бу егет белән аралаша башладык. 

Фотосы матур гына, ошады. Ул да минем турыда шулай дип язды. Башта бераз шикләнгән идем, башка кеше фотосын куймадымы икән дип (моңарчы андыйлар да очраганы булды. Аватаркаларына чит илнең берәр артист фотосын куючылар.) Без танышкан көннәрдә дуслары белән табигатьтә ял итәргә бардылар да, шуннан фото җибәрде. Аны күргәч, тынычландым. 

Шуннан бу миңа: «Әйдә, очрашып танышыйк әле. Бер-беребезгә ошыйбызмы, юкмы, шунда белербез. Болай гына вакыт уздырасым килми», – диде. Монысы белән дә килештем. Үзем дә нәкъ шулай уйлый идем, күз белән күрү бөтенләй икенче бит ул. 
Очрашырга көн билгеләгәч, бу миңа: «Әйдә, алдан килешеп куйыйк әле: кафеда һәркайсыбыз үзенә үзе түли», – диде. Монысына да бик ис китмәде – тәртибе шулай бит инде аның хәзер. Кофега гына үзем дә бер дә авырсынмыйча түли алам, хәтта аның өчен дә. Дус кызыма берсе: «Сине ошатсам гына үзем түлиячәкмен», – дип язган иде әле. 
Кафеда без аның белән ике сәгать утырдык. 

Хәзер үкенәм, ярты сәгать узуга нигә торып чыгып китмәдем икән, дим. 

Кыскасы, ике сәгать буе ул гел миңа үзе турында гына сөйләде. Бертуктамый зарланды! 
Өйдә аны берсе дә аңламый икән. Бигрәк тә энесе. «Мин кайчан фатирдан чыгып китәр дип хыяллана инде ул», – ди. Әйтеп кенә бетермәде, аны бөтен туганнары эчпошыргыч дип саныйлар бугай. 

Бу сүзләр арасында, әллә ничә туктап, бер кергән кафены яманлады. Салат алган иде, аны да тәмсез дип тапты, ашлары да салкын булып чыкты, итләре дә катырак, диде, хәтта чәйдән дә ниндидер гаеп тапты. 

Ә эштә барысы да аннан көнләшә, чөнки берсе дә аның кебек эшли белми икән. Анысы – андый, монысы мондый дип барысын да хурлап кына чыкты. Бер ул әйбәт! Әмма аны бәяләмиләр икән: хезмәт хакын да күтәрмиләр, бүлек начальнигы итеп тә куймыйлар. Югыйсә моңа иң лаегы ул икән. 
«Дөньяда бер дөреслек юк, – дип сөйләде ул миңа. – Менә эштәгеләрнең күбесенең аерым фатиры, машинасы бар. Мин алардан кимме әллә? Беренче чиратта, аларның түгел, минем булырга тиеш ул, чөнки фирмада ярты эшне мин алып барам. Китеп барсам, минсез бер көн дә эшли алмаячаклар, таралачаклар. Бөтен клиентлары качып бетәчәк».

Шуннан сәясәткә кереп китте. 
Ул анда да иң күп белүче икән. Кызганыч, моннан килеп киңәш сорарга берсенең дә башы җитмәгән.

Мин каршында утырам, кофемны эчәм, дәшми генә моны тыңлыйм моны. 
Шуннан бу, туктап:
– Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың? – дип сорады. 
Әйттем инде, әллә кайчан тел очымда торган сүзне. 
Белсәгез иде, шундый үпкәләде.
– Все бабы одинаковые! – диде миңа.

Тордым да саубуллашып чыгып киттем. Башта кофега түләмәскә уйлаган идем, артымнан мине дә рәхәтләнеп сүксен әле дип. Аннан жәлләдем – акчамны калдырдым. «Кирәкми», – димәде.

Бөтен хатын-кыз бертөсле имеш, аның шундый метер, бет булганына мин гаеплемени инде?! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар