Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 7

Ләйлә мәктәптә генә түгел, институтта да алдынгылар рәтендә барды. Кызның тырышлыгы, үҗәтлеге, белемгә омтылышы үз җимешләрен бирде: беренче семестрдан соң аңа югары стипендия билгеләнде. Вузда бюджет урыннары чикле: күп студентлар түләп укый..

башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-6

Ләйлә мәктәптә генә түгел, институтта да алдынгылар рәтендә барды. Кызның тырышлыгы, үҗәтлеге, белемгә омтылышы үз җимешләрен бирде: беренче семестрдан соң аңа югары стипендия билгеләнде. Вузда бюджет урыннары чикле: күп студентлар түләп укый. Ләйләгә бәхет елмайды: дәүләт исәбенә белем ала, ай саен карточкасына стипендия күчеп бара. Әлбәттә, студентларга түләнүче акча күләме бик аз – бер айга транспорт өчен түләргә генә җитә. Элек студентлар уч тутырып стипендия алганнар, дип сөйлиләр. Моңа ышанасы да килми... Ярый әле Ләйлә укыган институтның тулай торагы бар. Чит шәһәрләрдән, авыллардан килгән студентлар шунда яшәп укый. Байларның балалары фатир арендалап тора, машиналары да бар.

Авылда татарча гына сөйләшеп үскән балаларга шәhәрдә бик кыенга туры килә, диләр. Ләйлә дә тыныч, гадәти авыл тормышыннан аерылып, шау-шулы шәhәргә килеп урнашкач, үзен адашкан боландай хис итте. Тын авыл урамнары, чәчәкләргә күмелгән болыннар, ямьле Агыйдел буйлары төшләренә кереп йөдәтте: шәһәр тормышына ияләшә алмый азапланды ул. Тулай торак тәрәзәсеннән ишетелгән машина гудоклары, җир селкетеп узып киткән трамвай тавышлары кызның тынычлыгын алды. Китап-дәфтәрләр тотып дәрес әзерләгәндә игьтибарын туплый алмый азапланды, йокысы да йокы түгел иде. Ләкин кеше бар нәрсәгә дә ияләшә. Бер-ике айдан Ләйлә бу тавышларга игътибар итми башлады. Аңа шәһәр, студентлар тормышы ошаганнан - ошый барды. Аның үзгәрәсе – шәһәрдә туып-үскән кыз-егетләр кебек компекслардан азат буласы килде. Ул хәтта стиль үзгәртү йөзеннән, матурлык салонына барып, тезгә җиткән толымнарын кистереп атты. Соңыннан үкенде үкенүен, ләкин кыска чәч тә Ләйләгә бик килешә иде. Курсташлары белән уртак телне тиз тапты кыз, сөйләшкәндә акценты да сизелмәде. Институтта аның кебек ерактан килеп укучы кызлар-егетләр байтак иде. Авылдан, җай чыккан саен, әти-әниләре ит, бәрәңге ташып тордылар. Тулай торак кызлары акчаның кадерен бик белә, кафе-столоваяларда ашап йөрергә мөмкинлекләре юк. Тулай торак кухнясы зур, кич белән студентлар мәш килеп аш пешерәләр, бәрәңге кыздыралар. Ризык пешергәндә чыккан ис этажлар буйлап тулай торакка тарала, бүлмәләрдән кашык-тәлинкәләрен тотып егетләр чыга башлый. Пешкән ризыкларны кызлар-егетләр күмәкләшеп ашап бетерәләр. Илдарның дусты Алексей Ләйләләр бүлмәсенә ашарга еш йөри. Татар кызларының тәмле пешергәнен белә рус егетләре, шуңа өйләнгәндә безнең милләт кызларын караштырып йөриләр.

Кышкы озын кичләрнең берсендә, кызлар мәш килеп ашарга пешереп йөргәндә, тулай торак каршына кара төстәге джип машинасы килеп туктады. Салоннан затлы чәшке тун кигән, биек үкчәле сапогилардан ике ханым төште. Тездән кар ера-ера, алар тулай торакка таба атлады. Якын-тирәдәге кешеләр, шаккатып, бу сәер юлчыларны күзләде. Мондый кыйммәтле чит ил машинасының тулай торак каршына килеп туктавы гаҗәп күренеш иде, чөнки шәһәрдә мондый джип машинасы мэр хатынында гына иде. Изольда белән Луиза ханым француз ислемайларының хуш исен тирә-якка аңкытып, вахтада утыручы Галина Петровна янына килеп бастылар.

– Безгә 9 нчы катның 181 нче бүлмәсендә яшәүче Габитова Ләйлә кирәк, чакырып төшерә алмассызмы?

Вахтада утыручы пенсионер ханым гомер буе институт деканатында эшләп пенсиягә чыккан кеше иде. Ул шунда ук кунакларның гади кешеләр булмаганын аңлап алды. «Телевизордан күргәнем бар бит бу ханымнарны, нәрсә эшләп йөриләр болар студентлар яшәгән тулай торакта» дигән уй узды аның башыннан. Ул, каударланып, өстәлдә яткан журналдан Ләйләнең телефон номерын табып, кызга шалтырата башлады. Кунаклар җирәнеп кенә, фойеның тәрәзә янына килеп бастылар, лифт эшләмәвен белгәч, 9 нчы катка күтәрелергә йөрәкләре җитмәде. 

Кесә телефоны шалтыраганда, Ләйлә калын пычак белән кран астында бәрәңге әрчеп маташа иде. Кулларын халат итәгенә тиз-тиз генә сертте дә, кесә телефонын колагына куйды. Теге баштан вахтер хатынның тавышы яңгырады:

– Тиз төшегез, сезне 1 нче катка чакыралар! 

Ләйлә беренче катка баскычтан төшкән арада, Галина Петровна чакырылмаган кунакларның әле алларына, әле артларына төшеп, күңелләрен күтәрергә тырышты. Ләкин бай ханымнар вахтерга игътибар да итмәделәр, йөзләре ачулы иде. 

– Ләйлә, бу дамалар синең янга килде, – дип каршы алды кызны Галина Петровна 

– Сезме инде, Ләйлә?

Ике ахирәт Илдар очрашып йөргән кызны баштанаяк күздән кичерде. 

– Гафу итегез, сезгә кем кирәк? Мин сезне белмим, – дип җавап бирде Ләйлә.

– Белмәсәгез, белерсез, мин – Изольда Гарфовна, Илдарның әнисе булам!

Ләйлә, атлаган җиреннән шып туктап, таныш булмаган ханымга борылды.

– Әнисе, Илдарны-ы-ың?

Кыз, аптыраудан каушап китте, көтелмәгән очрашудан йөзе кызарып чыкты.

– Илдар сезнең турыда күп сөйләде, ләкин киләсегез турында кисәтмәде, – дип кенә әйтә алды ул.

– Ләйлә син акыллы кызга охшагансың, без синең янга юкка гына килмәдек. Илдарга минем килүем турында бер сүз ычкындырма. Минем янда булачак кодагыем, улым кәләшенең әнисе Луиза ханым. Безнең визит турында улым да, дусларың да, беркем белергә тиеш түгел. Рот на замок. Илдарның башын әйләндерүдән тукта. Без сине кисәтергә килдек. Аның ярәшкән кызы бар. Институттан очып чыгып, авылга кайтып китәсең килмәсә, улым белән араңны өзәсең. Безнең гаиләне тынычлыкта калдырсаң, без сиңа да, әти-әниеңә дә, туганнарыңа да кагылмыйбыз. Телеңне озынайтсаң, телеңне кисәчәкбез!

Изольда ханым күн сумкасыннан акча салынган конверт алып, шок хәлендә басып каткан Ләйләгә сузды:

– Монда 100 меңләп акча, студентка акча кирәк, бездән бүләк итеп ал!

Ләйлә, корт чаккандай, Изольда ханымның кулларын үзеннән этеп җибәрде.

– Китегез, китегез, зинһар... – диде ул, күзләрен ике учы белән каплап, үксеп елап җибәрде.

Ике ахирәт, яннарыннан йөгереп китеп барган кыз күз алларыннан югалгач та, әле озак басып тордылар. Аларның мәкерле планнары барып чыкты бугай. Илдар очрашып йөргән кызны куркыттылар. Мәхәббәтләре тамыр җибәрмәс борын, аны ботарлап ташладылар...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-8)

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар