Логотип
Күңелеңә җыйма

Ул төнне беркайчан да онытмам...

Сабыйларын тудыру йортларында калдырып чыккан хатын-кызлар турында ишетсәм, бөтен тәнем буйлап бер салкын дулкын уза. Йөрәкләре урынында боздыр аларның. Юк, андыйларны бер­кайчан да аңламам.
Үземнең әни булган көнем бүгенгедәй исемдә. Кызым — күз нурымны шәфкать туташы беренче тапкыр имезергә керткәч, күземнән мөлдерәп  яшьләрем агып төште. Шатлык яшьләрем иде бу. Минем зәп-зәңгәр күзле кызым, җимешем бар!
Әтисе белән без аңа Гөлшаян дип исем куштык. Төрекләрдә “шаян” сүзе “хөрмәткә лаек” дигән мәгънәне аңлата икән. Кызыбыз хөрмәткә дә лаек булсын, гөлгә тиң чибәр дә булсын, дидек.
Аның өйне яңгыратып көлүләрен ишетү шулкадәр рәхәт, күңелле иде. Сөйләшергә өйрәнгәнче үк җырлый башлады бугай Гөлшаян. Биш яшендә беренче тапкыр авылыбыз сәхнәсенә чыкты. Хәер, безнең өйдә һәр кич саен концерт иде. Әтисе баянда уйный, Гөлшаян идән уртасына чыгып басып җырлый. Өч яшендә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен тулысы белән яттан сөйли белә иде ул.

Аннан без аңа сеңел алып кайттык. Апасына бик тә охшаган, аның кебек үк зәп-зәңгәр күзле тагын бер кызым туды. Шулкадәр бәхетле идем, алтыннардан күп тапкырлар кыйммәтрәк ике балам бар! Гөлшаянга куелган диагноз да булмаса икән... Йөрәгендә ниндидер тайпылыш бар, диделәр табиблар.
Бик тә мәктәпкә барасы килде Гөлшаянның. Укырга барасы көн җитүен көтеп тә карады инде! Беренче укытучысына дигән чәчәкләрне сулар сибеп үзе үстерде. Кызымның мәктәп бусагасын атлап керү мизгелен мин дә түземсезләнеп көттем. Гөлшаянымның 1 нче сыйныфта ай ярым гына укып калачагын белсәм, вакытны туктатыр чаралар эзләп, хәлдән тайган булыр идем. Әле ярый, күп нәрсәне алдан белмибез.
Узган елның көзе ямьсез, елак булды. Октябрь буе яңгыр яуды. Шундый көннәрнең берсендә без Казанга, табибларга күренергә килдек. “Операциясез булмый”, — бу кардиохирургның соңгы сүзе иде. Йөрәгемдә нидер өзелде...
Ә ул төнне беркайчан да онытмам. Телефон шылтырады һәм әтисе миңа кызыбызның бу дөньядан китүен хәбәр итте. Төштер дидем, тик өн иде шул, коточкыч өн иде. Мин ул көннәрдә ничек түздем, кайдан сабырлыклар алдым, белмим...
Уйлыйм-уйлыйм да, кайчак хәтеремнән Гөлшаян туган, яшәгән соңгы җиде елны җуясым, онытасым килә. Аннан ул гөнаһлы уйларымнан үзем үк куркып китәм. Кызкаемны күңелемнән сызып ату мөмкинмени?! Торган саен сагынулар арта, юксынулар көчәя генә. Йөрәгемә кадалган кырыгынчы чыра бу җирдә мин яшәгән кадәр яшәр инде.

Лилия НӘКЫЙПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходаем сабырлыклар бир.Бала хэсрэтен берэугэ курсэтмэ ярабби бер газиз Аллам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эти энилэренэ Аллаh тэгалэм сабырлыклар бирсен, андый ачы кайгыларны кумэгэнгэ курергэ язмасын...бу вакытта бернинди дэ тынычландыра торган суз дэ коч тэ юк шул...бер Аллам ярдэмнэреннэн ташламасын...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Баланын эти-энисенэ аллахы тэгалэ сабырлыклар бирсен. Бала хэсрэте беркемгэдэ бирмэсен. Бала хэсрэтеннэн дэ ачы хэсрэт юктыр ул минемчэ. Аллах ярдэменнэн ташламасын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик авыр , анлатып булмый ,баштан узды..... .

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ходай тагала сабырлык бирсен.

            Хәзер укыйлар