Логотип
Күңелеңә җыйма

Уч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды

Минем әнинең ике абыйсы да балыкчылар иде. Ерак-ерак диңгезләрдә әллә ничәшәр ай балык тоталар. Андый ят эшкә ничек керешеп киткәннәрдер, ул кадәресен үк белмим. Улларының шундый еракта, хәтәр эштә эшләүләренә әти-әнисенең йөрәге нихәл чыдаган тагын? Икешәр-өчәр ел кайтмый иде алар.


Минем әнинең ике абыйсы да балыкчылар иде. Ерак-ерак диңгезләрдә әллә ничәшәр ай балык тоталар. Андый ят эшкә ничек керешеп киткәннәрдер, ул кадәресен үк белмим. Улларының шундый еракта, хәтәр эштә эшләүләренә әти-әнисенең йөрәге нихәл чыдаган тагын? Икешәр-өчәр ел кайтмый иде алар.
Абыйларның кунакка кайтуы безнең өчен бәйрәм була. Күчтәнәчләр төяп кайталар да, берәр ай торып, кунак булып китәләр. Дәү әни кунак итеп күрсәтә дә соң үзләрен! Моңа инде ул бер ярты еллап алдан әзерләнә. Бер тәкәне шулар өчен генә печтермичә симертә. Тозга көздән үк ике зур казны күмеп куя (аның яртысын без шыпырт кына кимереп куябыз куюын). Тегеләр ашап-эчеп, мунча кереп, авыл ирләрен көн дә чакырып сыйлап, бер ай ләззәт чиккәч, киредән диңгезләренә китеп бара. Мин аларның балыкны кайсы диңгездә тотканнарын да сорамаганмын. Охот диңгезендә дип кенә хәтердә калган. Болар авылда торып, әллә ни эш тә майтармыйлар, күбрәк шул кәеф-сафа коруда гына булалар иде. Ә безнең дәү әни авыл җирендә сыер-сарык асрап көн күрә. Малларга кышлык печән әзерләү, тегермән тарту, тиресен чыгару, бәрәңгесен утырту – безнең өстә. Ләкин шулай да дәү әни өчен малайлары гына авторитет, аларга гына зур өметләр баглый, картлык көнендә үзен шулар карар дип өметләнә иде.
Абыйларның берсе ара-тирә хатынын да ияртеп кайткалый. Ул ханымны үз гомеремдә күп булса өч тапкыр күргәнмендер. Бер кайтканда дәү әнигә бүләккә алтын алка алып кайтканнар иде. Иң зур бүләкләре гомер эчендә шул булды бугай. Безнең милләт кызы түгел иде ул. Шулай да ачык йөзле, ипле холыклы булып истә калган. Аннары, барлы-юклы шул бер ай эчендә кешенең холкын ачып та бетерә алмыйсың. Татар телен вата-җимерә дәү әнигә «эней» дип эндәшкәнен беләм. Дәү әни – рус телен, тегесе татарчаны белмәгәч, үзара аралашулары да «садись», «кушай», «спасибо»дан узмый иде. Боларын да күбрәк дәү әни әйтә, килен бары елмаеп кына тора. Абый белән уртак балалары булмады аларның, киленнең ияртеп килгән малаен үстерделәр. Ул малай безнең авылга беркайчан да кайтмады, күрсәк тә, бары фотолардан гына күреп белдек аны. Дәү әни бичараның йөрәге янгандыр инде моңа. Кайсы әнинең үз оныкларын шапылдатып сөясе, почык борыннардан баласының сабый чагын күреп сөенәсе килмәсен? Безнең дәү әни моннан мәхрүм иде. Дөрес, кызларының балаларын – безне бик яратты ул үзе.

Дәү әни яшьрәк булганда, сыер-сарык асраганда – табыны сыйлы чакта уллары кайткаласа да, ул картаеп, малларны бетергәч, бөтенләй эзләрен суыттылар. Дәү әни картаеп, безнең кулда җан бирде. Гел күзе юлда булыр иде мескеннең. Улларын бик көтте. Соңгы сулышларын алганда, өметләрен тәмам өзеп: «Юк икән инде. Мин ул малайларны чит-ятлар өчен генә үстергәнмен», – диде.

Үз әниләре исән вакытта кайтмаганны, ул үлгәч, абыйлар бөтенләй кайтып күренмәде. Без моңа әллә ни көенмәдек тә, һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате.

Ничә еллардан бирле хәбәр-хәтерләре булмаган иде, быел яз иртә таңда телефоныма ят номер шалтыратты. Сагаеп кына алдым. Әллә кайда, еракта башта нәрсәдер кыштырдады, аннары шытырдады, соңыннан рус телендә ниндидер бер ханым исемемне атады. Кем икәнен бик тиз аңлап алдым: читтә яшәп калган абыйның хатыны! Хәл-әхвәлләр сораштык. Безнең инде кияүгә чыгып, үз тормышларыбызны корганны, инде балаларыбыз үзләре өйләндерер яшьтә булуын әйткәч, бик гаҗәпләнде. Соң шулай инде, аларның соңгы тапкыр кайтуларыннан утыз ел вакыт узды бит. Безне ул һаман да дүрт-биш яшьлек кызчыклар итеп хәтерли икән.

Бераз сөйләшкәннән соң, җиңги тиешле кеше абыйдан зарланырга тотынды. Инде без дә утыз биштән уздык, ә алар күптән җитмешне атлады. Абый хәзер диңгезгә чыга алмый, бик картайган. Еш авырый да икән. «Яшел елан»ны да үз итүен яшермәде. Пенсиясе үзенә ашарга да җитми, диде. «Нишләтәсең инде, барыбыз да олыгаябыз. Пенсияне юкка гына бирмиләр», – дидем.

Моңа кадәр өне-тыны булмаган җиңгинең шалтыратулары ешайды. Шалтыраткан саен иреннән зарланды. Эшләми, күп ашый, күп йоклый, ызгыша, диде. Тыңладым да тордым, нәрсә диим соң инде, аларның тормышын бөтенләй дә белмим бит.

Берара җиңгидән хәбәр-хәтер булмый торды. Аннары тагын шалтыратты. Авылдагы хәлләр, андагы дәү әнидән калган иске йорт белән кызыксынды. Ул йортны без хәзер дача итеп тотабыз, яңартып кордык, дидем. Җиңгинең: «Әти-әнисе салган йорт абеыгызга тиеш», – дигән сүзен ишетеп, өнсез калдым. Баксаң, ул абыйны өеннән куып ук чыгарган икән. Гомер буе салкын диңгездә балык тотып эшләп акчасына алган йортында абыйга урын юк?! «Авылда йорты бар, кайтсын да торсын!» – ди. Мин болай усаллана белмим. Ләкин шунда үземә хас булмаганча усалландым.

«Җиңги, абый бар тапкан акчасын сиңа кайтарып бирде.Үз әнисенә бер тиен ярдәм итмәде, синең барча туганнарыңа фатирлар алганда булышты. Синең чит ирдән тапкан балаңны үз баласыдай үстерде. Нәрсә, хәзер картайгач, кирәге калмадымы? Авылда йорт бар дип алданма. Дәү әни үлгәнгә ничә ел? Берәү карап тормаса, ул йорт күптән ишелгән булыр иде. Әллә шул вакытта сез кайтып төзәттегезме ул йортны? Кайткан очракта да, җитмеш биш яшьлек авыру ир ничек берүзе яши алсын анда?» – дип ярсыдым. «Әгәр дә абыйны урамда калдырсаң, мин дә рәнҗим сиңа, теге дөньядан дәү әни белән бабай да рәнҗеп ятачак», – дип өстәдем. Шуннан бирле әле шалтыратканы юк. 

Абыйлар икәү дигән идем бит. Берсе әнә шулай читтә рус хатыны белән яшәп калды. Икенчесе, картайгач, Татарстанга кайтып төпләнде. Анысының хатыны үз милләтебез кызы, бер малай үстерделәр. Ул абый да бар тапканын бары хатынына гына ташыды. Безгә димим инде, без племянницалар гына, үз әнисенә бер яулык та алып кайтып бүләк иткәне булмады аның. Әни мескенем исән чакта: «Җаең барында үзеңә берәр бүлмә булса да ал. Хатының белән язылышмагансыз, барысын да аңа яздырма», – дигәч, абый әнинең битенә китереп суккан иде. Имеш, хатынын яклый. «Менә күрерсез, урамда калдырачак әле ул аны», – дигән иде, әнинең әйткәне рас килде. Бу абыйны да, картайгач, хатыны куып чыгарды. Язылышмагач, бар мөлкәте хатыны исемендә булгач, абыйның бер тиен өлеше дә юк булып чыкты. Каңгырап йөри-йөри, бер хатынга йортка барып керде. Хәзер шуның тулай торактагы бүлмәсендә яшәп яталар. Билгеле, икесе дә «яшел елан» белән дуслар. Бу гадәт абыйларга диңгездән ияреп кайткан гадәт булды ахрысы. Айлар буена ир-ат арасында, су өстендә, авыр хезмәт башкаргач, алар күңелләрен шуның белән баса торган булганнар. Ә аның тозагына бер капсаң, ычкынырмын димә инде. 

Юк-юк та искә төшәләр дә,туганнарым өчен җаным сыкрый. Кайткач, күпме акча эшләүләре, ярга чыккач, кара уылдык ашап, яхшы виски эчкәннәрен, таксида гына йөргәннәрен сөйләп мактанышалар иде. Ә хәзер әнә икесе дә бомж. Картайган көннәрендә беркемгә кирәксез булып калдылар. Хатыннары төп башына утыртты үзләрен. Иргә ышанма, Иделгә таянма, ди халык. Иргә генә түгел, кайчагында хатыннарга да ышаныч юк икән. Хәер, кешесенә карап инде... 
фото: Water фото создан(а) bublikhaus - ru.freepik.com

Теги: язмыш мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диеп

    Хәзер укыйлар