Логотип
Күңелеңә җыйма

Табылдык

Өметсезлек һәлакәтнең юлдашы. Адәм баласының кырык шәме сүнгәндә дә кырык беренчесе кала, диләр. Өмет кузла­ры сүнеп беткәндә дә шул кырык беренче шәмне күреп ала белергә генә кирәк.

Бу шагыйрә ханымны күптән беләм. Дөресрәге, шигырьләрен укып барам. Җитмешен узып киткән булса да, шигырьләрендә дәрт шаукымы, мәхәббәт чаткылары бар аның. Үзен бик тә карап, матур итеп йөртә белә ул. Шуңа күрә аның яшьлегендә генә түгел, бәлки хәзер дә ир-атларның күз карашын үзенә җәлеп итә алганлыгына бер дә шикләнми идем.

Редакциягә бер керүендә ул ачылып китәсе итте. «Дөрес фаразлагансыз. Мин мәхәббәт халәтендә яшә­дем. Бу дөньяда яшәр өчен Мәхәббәт бик кирәк нәрсә ул. Кайгыларны да күр­дем, әмма мине алардан шул мәхәб­бәт дигән нәрсә исән алып чыкты. Мәхәббәт әле яныңда юк икән, аны уйлап чыгарырга кирәк. Әгәренки яратудан күзләрең очкынланып яна башласа, чын мәхәббәте дә ерак йөрми аның».

Шул рәвешле башланган сүзебез шагыйрә ханымның тормыш сәхифә­ләренә, яшәү, иҗат итү рәвешенә барып ялганды. «Кызым еракта – Себердә үк яши. Ул да шагыйрә, тик шигырьләрне русча яза. Әле менә икебезнең шигырьләрдән уртак китап чыгардык Мәскәүдә», – диде ул.
Кызының әтисен бик тә нык яратып кияүгә чыккан булган ул. Мәхәббәт хакында да сөйләштек без.

– Үземнән 10 яшькә өлкәнрәк иде. Очучы иде. Реактив очкычларда очты. Ел да медкомиссия узып торган ирем көннәрдән бер көнне бөгелде дә төште. Бөер дип уйладык. Табиблар буйлап киттек. Бер теше дә ямалмаган, өрлектәй таза адәмдә яман шеш таптылар. Реактив очкыч пилотлары шулай акрынлап радиация белән зарарлана икән. Ике-өч ай дигәндә ирем шәм сыман сызды да бетте. Малай кебек кенә калды. Октябрь азагында җирләдек. Ул исән чакта ук мәктәп стадионына йөгерергә чыга идем. Ирем очышта чакларда яки төнге очыштан кайтып ял иткәндә, аңа комачауламыйм дип, һаман саен ялгыз гына йөгерәм. Аякларың йөгерә тора, ә башың мәңге бетмәс уйларын уйлый. Минем байтак шигырьләрем йөгергәндә языла иде. Ирем урын хастасына калгач, уемда ул гына булды. Тагын нинди дару табыйм микән, тагын кайсы табиб белән киңәшләшим икән, дип уйлый-уйлый түгәрәк арты түгәрәк әйләнәм. Шулай әйләнә торгач, кулымдагы беләзегемнең төшеп калганын да сизмәгәнмен. Иремнең бүләге иде лә бу беләзек! Аны югалтуны мин начарга юрадым. Димәк, китә ирем, мин аны да югалтам. Юньле фал түгел бу! Инде мин йөгерүдән туктап, кипкән яфракларны, беренче суык-лардан укмашкан кар кантарларын аралый башладым. Үзем елыйм.

Бер ир-ат көн саен диярлек миңа каршы түгәрәк ясап йөгерә торган иде. Ул да туктап калды: «Ни булды, ни югалттыгыз, нигә елыйсыз?» – дип сорау арты сорау яудыра. Үзем елыйм, үзем такмаклыйм: «Ирем, беләзек, югалттым...» Ул да эзләште беләзекне, тик таба алмадык. Ирем шул төнне җан бирде. Мин кабат йөге­рергә чыкканда яз килеп азаплана иде инде. Минем йөрәктә генә кыш суыгы. Ялгызлык, югалту суыгы. Берзаман йөгереп бара торгач, кем­гә­дер килеп бәрелгәнемне дә абайламаганмын. «Ханым! Ниһаять, очраттым бит мин сезне. Адресыгызны да сорамаганмын. Менә бит ул! Таптым бит мин аны!» Ни күрим! Йөгерүче ир-атның учында гәрәбә кашлы көмеш беләзегем – иремнең ядкаре ята. Мин тагын елап җибәр­дем. «И-и, ханым, мин сезне сөенде­рим дигән идем, ә сез тагын елыйсыз!» Сөйләп бирдем инде кайгымны. Сабыр гына тыңлап торды. Аннары әйтеп куйды: «Язмыш бу. Бер ел элек мин дә хатынымны җирләгәннән соң чыккан идем бу стадионга. Каршыма һәр кич саен язмышым йөгергәнен генә белмә­гәнмен. Тәкъдир түгел микән бу? Табылган беләзек уртак бәхеткә ишарә түгел микән?»

Тиздән без бергә яши башладык. Ул миннән ун яшькә кечерәк булса да, яшь аермасын тоймадык. Шагый­рә итеп тә мине теге ирләрем түгел, нәкъ менә ул – өченче ирем таныды. Тормышымда гармония ур­нашты дигәндә генә ул яшь хатынга китеп барды. Аның бала атасы буласы килде. Гаепләмим. Умартачы булып китте. Беренче балдан мине авыз иттерә, киңәш кирәк булганда яныма килә. Мине һаман яратуын әйтә. Өлкәнәйдем бит инде. Мин шушы табылдык бәхетемә дә канәгать.

№6, 2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гайбэт тугел, чынбарлык! Лэкин, мин моны бэхет димэс идем...Шагыйрэлэр илэс-милэс була курэсен....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Язмыштан узмыш юк,дилэр...Эдэм баласынын курэчэге туганчы ук мангаена язылган дигэнне дэ белэбез...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала кирэк булгач ник узеннэн олкэн бн яши , аны ометлэндерэ ,анын кунел тынычлыгын ала.Мин мондый тормыш бн килешмим.Килешмим хэм кирэк тугел ....

        • аватар Без имени

          0

          0

          ун яшькә кечерәк... - педофилиямы , фэхишэлекме?... табканнар тема

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшь ире шагыйрэнен бик яраткан иреннэн сон юаныч булган! Мин шагыйрэ очен шат- купмедер вакыт яратып-яратылып яшэгэн! Э сез пычрак сузлэр язгансыз, Фи! Гайбэтче, бэхетсез жан сез! Ир белэн хатын бер- берсен ничек кенэ яратсалар да, гарантия була алмый, аерылышучылар бик куп, кызганычка каршы.

            Хәзер укыйлар