Логотип
Күңелеңә җыйма

Сөйдергеч үләне

Сөйдергеч бөтиләренә ышанмыйм. Әмма берзаманны миндәге үзгәрешләргә үзем сәерсенә башладым. Ә тирә-яктагылар бөтенләй аптырап бу вакыйганың ахырын көттеләр.

Сөйдергеч бөтиләренә ышанмыйм. Әмма берзаманны миндәге үзгәрешләргә үзем сәерсенә башладым. Ә тирә-яктагылар бөтенләй аптырап бу вакыйганың ахырын көттеләр.


Эштә Илмаз исемле хезмәттәшемнән туйдым дип әйтү генә аз булыр. Ул һәрвакыт янымда: җыелышта яныма килеп утыра, эш вакытында бүлмәбезгә йөз генә тапкыр кереп чыга, әбәт вакытында да ашханәдә подносын күтәреп минем өстәл янына килеп баса, урамга чыгып китсәм дә, каршыма булса да очрамый калмый. «Синең бүген кичкә планнарың нинди?» дигән соравы бөтенләй ачуымны чыгара. Аның белән очрашасым килмәгәнен аңламый микән?! Үзем дә гаепледер, аңа дорфа сүзләр әйтеп ерака җибәрергә тәрбиям комачаулый. 

Менә бүген дә керде дә каршыма килеп утырды. Ике күзен тутырып карап утыра.
– Синең эшең юкмы әллә?
– Бар! Сиңа карап утырам! 
Бүлмәдәге кызлар көлеп алды. Ромеодан ким түгел бу дигән сүзләре ишетелде 
– Эш вакытыңда эшләп карасың килмиме?
– Шефны көтәм. Проект буенча сораулар бар иде.
– Аны безнең бүлмәдә көтәргә кирәкме? Син эшләргә комаулыйсың, – дим, тавышымны күтәрә төшеп. 
– Шулаймыни?! – дип аптыраганга сабышты.
– Бар, башны катырып йөрмә әле, Илмаз. Үзеңнең эш урыныңа барып утыр да, шунда көт. 
Илмаз җилкәләрен сикертеп алды да, ишеккә таба атлады. Инде чыгып китте дигәндә борылып:
– Венера, бүген кич син нишлисең?
– Бүген кич эшем бар, иртәгә дә, берсекөнгә дә, ялларда да, бер атнадан соң да, – дидем ачулы тавыш белән.– Тагын сорауларың бармы?
– Юк, – диде ул үпкәләгән тавыш белән һәм бик серле генә елмаеп күз кысты. 

Икенче көнне эшкә килеп кергәндә кызлар минем өстәл тирәли җыелышканнар иде. Мине күрделәр дә:
– Венера, монда сине ниндидер романтик сюрприз көтә, – диделәр. 
Якынрак килгәч өстәлемдә зәңгәр бәрхет белән тышланган кап ятканын күрдем. Нәрсә булырга мөмкин бу? Әкрен генә ачтым. Ә анда бәрхет чүпрәк өстендә кипкән ниндидер бер үлән ята. 
– Дару исе килә моннан, – дидем иснәп карагач. – Шуннан... кем минем белән шаярырга җыенды инде?
Тынлык. Кызларның күзләрендәге кызыксыну чаткылары бетеп, шик пәрдәсе белән каплана башлады. Шулвакыт ишек шыгырдаганы ишетелде. Бөтенебез дә башларыбызны шул якка борчык. Илмаз!
– Бу синең эшеңме? – дип сорадым ачулы тавыш белән. 
– Әйе, – диде ул елмаеп.

– Нәрсә соң бу?

– Сөйдергеч үләне, – диде ул шатланып. – Хәзер син миңа гашыйк булачаксың.
Үзем дә сизмәстән үләнне атып бәрдем, кулларымны сөрткәли башладым. 
– Тырышмасаң да була, соң инде. Үлән сиңа тәэсир итәргә өлгерде. 
– Әкәмәт!– диделәр кызлар.
Мин аның ахмаклыгын күрсәтергә теләп йодрыгым белән маңгаема суккалап алдым. 

Төне буе Илмаз белән саташып чыктым. Уянгач та озак кына уйлап яттым: юк, мин сихергә ышанмыйм, ә нигә алайса бүген төшемдә Илмазны күрдем?..
– Кызлааар! – офиска килеп керүгә төнге төшем турында сөйли башладым. 
– Ә нишләдегез сез төшеңдә? – кызлар серле күзләре белән көлешә башлады. 
– Ул берни эшләмәде, ә мин аның артыннан йөрдем. – Кызларга төнге саташуларым турында сөйләп бирдем. 
Алар тел шартлашып тыңлады. Минем саташуларым көне буе телдән төшмәде. Ләкин бер нәрсә үзгәрде: Илмаз минем арттан түгел, мин артыннан йөри башладым кебек. Кофега дип барган идем, автомат янында Илмаз басып тора, кибеткә чыккан идем, ишек төбендә тагын аның белән очрашабыз, эштән соң троллейбус тукталышына килеп бастым, карасам, ул читтә басып тора. Нәкъ төштәге кебек аның артыннан йөрим булып чыкты.

Икенче көнне сихергә каршы көрәшәм дигән ныклы уй белән уяндым. Урамда урта гасыр түгел, югары технологияләр заманы. Бер үлән кеше язмышын хәл итә алмый! Көне буе тырыштым. Илмаз каршыма очраган саен борылдым да башка якка киттем. Мин дә төшеп калганнардан түгел! Юлым Илмаз белән кисешмәгәнгә сөенеп кичен кайтырга җыендым. Лифка таба киттем. Минем борын төбендә генә лифт ябылачагын аңлап: «Туктагыз, көтегез», – дип кычкырып ике кулымны лифт ишекләре арасына тыктым. Ул кире ачылгач битем лимон ашаган кешенеке төсле булды. Капканка эләккәнемне аңладым. Лифта ялгызы гына Илмаз басып тора. Мин аңа артым белән борылып бастым да, тизрәк ишекләр ачылуын көтә башладым. Әмма... лифт ике кат арасында туктап калды. 
– Нәрсә булды? – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. 
– Авариядер, мөгаен. 
Илмаз диспетчер чакыру төймәсенә басты, әмма нәтиҗәсез. Мин чарасызлыктан  төймәләргә басарга керештем. 
– Тынычлан, безне коткарачаклар, – дип үзенчә юатмакчы булды Илмаз. 
–  Ә кайчан?
– Очрашуга ашыкмыйсыңдыр әле? 
–  Ә син каян беләсең, ә бәлки... ә бәлки минем ябык лифтта тыным кысыла башлыйдыр.
–    Минем шулай өйдәге лифтта күрше кызы белән ябылып калганым булды. Ул да куркам дип борчыла башлаган иде. Аннан рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Илмаз хакында берни дә белмим икән дигән уй үтте. Кайда, кем белән яши, нәрсә белән кызыксына. 
– Илмаз, үзең турында сөйлә әле?
– Нәрсә сөйлим соң сиңа, усал кызы? Ялгызым яшим. Ашарга пешерә беләм. Һәм бик яхшы пешерәм. Әти өйрәтте...
Ул тагын ниләрдер сөйләде, әмма мин аны тыңламадым. Башымда бары тик бер уй гына булды: Илмаз янында булганда рәхәт икән бит миңа!  Әллә чынлап сихер тәэсир итә микән?! Ярты сәгатьтән соң сезне иреккә чыгардылар, мин уйларымнан арынырга теләп тизрәк саубуллашып китеп бардым.
Кичә Илмаз эшкә килмәде. Миңа рәхәт булмады. Аның һәрвакыт янымда булуына күнегеп беткәнмен икән. Бүген бүлмәгә ул килеп кергәч, елмаеп җибәрүемне сизми дә калдым. 
–  Үлән тәэсир итә бит, – дип көлделәр кызлар. Мин аларны ишетмәмешкә салыштым. 
–    Авырдыңмы әллә? – дип сорадым бик игътибар бирмичә генә. 
–    Юк, үз эшләрем белән йөрдем. 
Ләкин йөрәгемнең аны күргәч каты итеп тибә башлавын тойдым. Үлән тәэсире!
– Бүген кич планнарың юкмы? – Илмазның традицион соравы. Кызлар миңа карады. Алар бу юлы егетне ничек итеп борып җибәрер микән дип көтәләр.
– Планнарым юк... 
– Алайса эштән бергә китәрбез.
– Ярар...
Кызлар егылды. 
Без паркта йөрдек. Миңа аны чынлап та тыңларга рәхәт икән. Шулай да йөрәгем тынгылык тапмый. 
– Син борчыласың кебек?
Илмазның көтмәгәндә әйткән соравы мине аптырашта калдырды кебек. Күземнән яшьләр бәреп чыкты. 
– Илмаз, зинһар өчен бу сихереңне миннән кире ал!
Илмаз көлеп җибәрде.
– Мин сиңа дөресен әйтсәм, нишләрсең икән?
Мин аптыраулы күзләремне аңа төбәдем.
– Венера, бернинди сихер дә булмады. Гап-гади үлән ул. Синең игътибарыңны җәлеп итәр өчен генә эшләнгән эш...
– Чынлапмы, Илмаз?!
– Чынлап!
– Игътибарымны җәлеп иттең инде. Хәзер тынычлап синең белән берәр кафега кереп чәй эчәргә дә риза. Әйдә, тизрәк кафега чакыр мине...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар