Логотип
Күңелеңә җыйма

Синең әти – минем әти

Киң күңелле булу җиңел түгел, әмма үз-үзен җиңә алганнар бәхетле булу җаен таба.

Урамнан Исәр Фатыйх җырлап узды:
Карлыгачлар килгән безгә,
Китәрләр микән көзгә...


Фатыйх авылның кыңгыравы – бөтен яңалык аңарда. Дивана теленә кергәннән соң инде авыл авызына яулык ябам димә! Бүгенге яңалыгы ел саен кабатлана торганы. Һәр яз саен кайта торган карлыгачлар сыманы. 
Димәк, Зәйтүнә апа кайтып, кыш буе аны зарыгып көткән өенең тәрәзә капкачларын ачкан. Һәр ел саен шулай – май азагында кайта да Зәйтүнә апа, көз кергәч кенә китә. Зәйтүнә апа кайткан көнне үк Югары очның тракторчы Гайҗан абый аның янына күченә. Алар яшь чакларында вәгъдәләшкән булганнар икән дә, сугыш чыгу аркасында кавыша алмый калганнар икән дип сөйлиләр.

Гайҗан абыйның Фәрхебану исемле никахлы хатыныннан туган җиде баласы да Зәйтүнә апаларга ияләшә. Казан апаның өендә шәһәрчә нәзакәтле итеп хәстәрләнгән пәрәмәчләр, вак бәлешләр еш пешә иде бугай. Аш-суның тәмле исе дә бала-чаганы ымсындырмый булмагандыр инде. Җиде бала Зәйтүнә апаларның капка төбенә вакытлыча өйдән бизгән аталарын гына эзләп килмәгәндер. Апа үзе дә бик бала җанлы иде булса кирәк. Гайҗан абыйга мәхәббәте дә көчле булгандыр. Бала-чага кырын карашны бик тиз сизә бит ул. Кая, ди, ул кырын караш! Казан апа тегү машинасы көйләп куеп, аш-су пешерүдән бушаган вакытында, келтер-келтер кием тегә. Балаларның җидесе дә җәй ахырына өр-яңадан киенгән була торган иде.

Гайҗан абый белән Зәйтүнә апаның җәйге мәхәббәте билгесе булып уллары да туды. Ул бала да җәйгә кайта башлады. Әтисенең Фәрхебанудан туган балларына иш янына куш булып үсте. Аларның туганлык җылылыгына күпләр көнләшерлек иде. Балалар, шулай, авыл күз алдында үсте. Үсә-үсә егет булды Зәйтүнә ападан туган малай да. Сафиулла исемле иде. Сафиулла өйләнгәндә Гайҗан абзый, сиртмәле арбада, Зәйтүнә белән Фәрхебану уртасына утырып, башкода булып күрше авылга кыз сорарга барды. Ике хатынның исе китмәгәч, авыл кешеләре дә, болай яшәүдә бернинди сәерлек тә юк дип, килеште. 

Аннары бер-бер артлы оныклар туа башлады. Гайҗан абзый гүр иясе булды. Зәйтүнә апа, Казандагы фатирын Сафиулласына калдырып, бөтенләйгә авылга күченде. Фәрхебану белән Зәйтүнәнең – ике көндәшнең ашы да, мунчасы да бергә булды. Аларга карап, авыл халкы: «Көнле көндәшнең башы 
бер түшәккә сыяр, килен-килендәшнеке сыймас», – ди торган иде.

Шушы ике ахирәтнең күркәм үрнәге икенче бер гаиләгә дә четерекле хәлдән бәхетле чишелеш табарга ярдәм итте кебек. Шулай берчакны күптән вафат булган Нуретдин абзыйны эзләп, авылга өч хатын – молдаваннар иде болар – кайтып төште. Әби, аның кызы һәм оныгы. Нуретдин абзый яшьлегендә гаярь генә түгел, мут егет тә булган, күрәсең. Кайткан хатын-кызларның өлкәне Нуретдин абзыйның сугыш аз вакытка гына кавыштырып, озак вакытка аерган мәхәббәте булып чыкты. Элеонора исемле икән. Нуретдин абзыйның тол калган хәләле аңа шундук матур итеп исем дә кушып куйды: Лиянур! «Әй урысчам шәп булса, Лиянур белән сөйләшеп туймас идек», – дип уфтанды Җамал апа. Молдаван хатыннарын бөтен нәсел-нәсәп кунакка алды. Яшь буын тәмам туганлашты. Әти берәү, аның каруы, әниләр икәү. Юкка караганда, «бар» күпкә әйбәтрәк бит. 

Сугыш аеры-чөере китергән насыйп ярларның соңлаган бәхетләре әнә шул рәвешле дә әйләнеп кайта икән. Авыл апаларының киң күңелле, зирәк, сабыр, чын мөслимә була белүләре йөрәккә әрем әчесе булып төшәргә мөмкин язмыш сынавын савыктыргыч бал итәргә сәләтле, күрәмсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мина бик ошый шундый хикяятляр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэзерге заман очен-урнэк булырлык язмышлар !

      Хәзер укыйлар