Логотип
Күңелеңә җыйма

Син бит минем бөрлегән

​​​​​​​Җир йөзен яралтканда ук, Хак Тәгалә һәркемнең парын билгеләп куйган, диләр. Әмма ул парыңны эзләп табулары гына ай-яй кыен. Тагын да кыенрагы, ул кешенең нәкъ менә сиңа язганы икәнен белү.

Җир йөзен яралтканда ук, Хак Тәгалә һәркемнең парын билгеләп куйган, диләр. Әмма ул парыңны эзләп табулары гына ай-яй кыен. Тагын да кыенрагы, ул кешенең нәкъ менә сиңа язганы икәнен белү. Әлеге гыйбрәтле язмыш шул хакта. Исемнәр һәм вакыйга урыннары үзгәртелде (авт.)

 

Мин инженерлар гаиләсендә туып-үстем. Әти дә, әни дә Казан дәүләт авиация институтын тәмамлаган. Харьковтан ук булган әти белән Әлмәт ягыннан булган әнине институт кавыштырган. Алар икесе дә үз һөнәрләрен бик яратып һәм дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип инанып яшәде.

Мәктәпне тәмамлаганда минем дә тормыш юлым анык иде – бары тик КАИ, бары тик инженерия!

 

Группада егерме егет арасында без өч кенә кыз булып чыктык. «Аның каравы, кияүләргә кытлык булмас!» – дип шаяртты әти белән әни! Нинди кияү?! Ул физика, югары математика белән минем бер минут буш вакытым юк иде. Аның өстенә староста итеп тә билгеләделәр. «Капустниклар» тагын... Музыка мәктәбендә укуым ярады, студент кичәләрендә бөтенесенең күзе миндә... һәм Дилүстә булды.

 

Чибәр, каратут йөзле, кап-кара күзле, елкылдап торган чем-кара чәчле Дилүс һинд киносыннан сикереп чыккан артистны хәтерләтә иде. Ул буй-сын, ул төз гәүдә! Бик очларындагы мәхәббәт уймаклары теләсә кайсы кызның хушын алырлык! Ә ничек матур итеп бии иде ул!

 

Аны уйлап сагышларга чумучы кеше факультетта бер мин генә түгел идем. Дилүс үзе дә бик аралашучан, теләсә кем белән уртак телне хәзер таба, хатын-кызга игътибарлы, нәзакәтле... Лекцияләрдә утырганда үземдә аның карашын еш тоям. Күзләремне күтәреп карыйм да, карашлар очраша. Ул, елмаеп, күз кыса йә бармак яный. «Каранып утырма, янәсе, лекцияңне яз!» Янымнан узып киткәндә, энҗе кебек тешләрен җемелдәтеп, гел бер сүзне пышылдап уза: «Син бит минем бөрлегән». Бәхеттән башларым әйләнсә дә, акылым артык иркенәергә юл куймый. Беләм бит инде, Дилүс янында йөрүче кызлар күп. Ул үзе дә кыз-кыркынны ярата. Мин аның бөрлегәне дә, бер генәсе дә түгел.

 

Безнең студент еллары менә шулай узды. Кызлар Дилүс дип сарыларга сапты, ә мин, эчтән генә яратсам да, янсам-көйсәм дә, аңа якынаю өчен бер адым да атламадым. Ләкин аның миңа карата үзгәрәк мөнәсәбәтен, кайгыртучанлыгын гел тоя идем. Йә ул имтиханнарга әзер «бомбалар» бирә, йә реферат өчен китаплар күтәреп килә... Ләкин мөнәсәбәтләр аралашу-сөйләшүдән узмады.

 

Бары бер тапкыр – соңгы курста чактагы бер кичәдә генә иреннәребез иренгә тиеп китте. Бер мизгелгә! Әйтерсең, иренемә җил генә сирпелеп китте дә, юк та булды!

 

Ул көнне безнең физикадан дәүләт имтиханы булырга тиеш иде. Мин сынауны уңышлы гына үтеп, күңелемнән Дилүсне көтә башладым. Ә ул юк та юк! Аптырадым. Ничек?! Әллә бүген имтихан булуын онытканмы? Ни булганын берәү дә белми, безнең арттан килергә әзерләнеп калган иде, диләр. Инде комиссия дә таралды, җыештыручы ханым кереп, имтихан узган аудиторияне юып чыкты... Дилүс күренмәде...

 

Очып дигәндәй, Дилүс яшәгән тулай торакка барып кердем. Менә ул бүлмә. Ишеге бикле. Минем ярсып ишек каккан тавышка күрше бүлмәләрнең дә ишекләре ачылды. Кемдер килеп җилкәмнән кочты. «Бүген мотоциклы белән бәрелгән ул...» Бу сүзне әллә бу дөньяда, әллә тегесеннән әйттеләр... Җир караңгылыкка чумды.

 

Мин килгәндә ул әле аңына килмәгән иде. «Девушка, идите домой. Все будет хорошо!» – ординаторскийда чәй эчеп утырган врачның сүзләре күңелемә бераз гына җылы иңдерде. Чынлап та, ул бит исән! Сынган кул-аяклар гына төзәлер.

 

Аны палатага чыгарганнарын мин инде иртәдән үк килеп, коридорда көтеп утырдым. Ак бинт астыннан күренеп торган күзләр һаман да шул – чем-чем кара. Нәкъ бөрлегән инде! Ул мине күрде, теге вакыттагыча, елмаеп, күз кысып куйды.

 

Шушы көннән без инде башкача аерылмадык. Дилүснең кабаттан аякка басып йөреп китүләрен, сынган кулларын яздыруларын – барысын-барысын да бергә кичтек. «Син бит минем бөрлегән!» – ди ул миңа. Моның чынлап та шулай икәнен беләм. Дилүснең чем кара күзләреннән үбәм. «Юк, син ул минем бөрлегән», – дим аңа.

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: Мәхәббәт хатын-кыз бәхете язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын котэм,каян укырга була?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамы юк, язма тәмамланган. Геройлар бергә һәм бәхетле.

      Хәзер укыйлар