Логотип
Күңелеңә җыйма

Шулай язган, димәк...

«Бик яраттым. Шуңа чыкмадым. Йөри башласа, түзә алмам, үз-үземә кул салырмын дип курыктым».

Без аның белән күптәнге танышлар. Очрашкан саен аңа уены-чыны бергә: «Кияүгә чыктыңмы әле?» – дип, һаман бер сорауны бирәм. Ул минем шаяртуларга инде күптән күнеккән. Кая ул кияүләр хәзер. Гомер үтеп бара. Чәчләренә чал йөгерсә дә, кайчандыр янып торган йөзенә уза барган еллар үзенең рәхимсез эзләрен сала барса да, ул әле чибәрлеген югалтмаган. Алтмышын тутырып килгән бу ханымга берәү дә ул яшьне бирми.

Күрешкән саен бөтен эч-серләрен сөйләргә яраткан танышым бу юлы никтер дәшми. Сагышлы зур-зәңгәр күзләрен бер ноктага текәгән дә, тын калган. Мин дә сүзсез утырам, чөнки аның гадәтен беләм: мондый чагында аны борчырга, мәгънәсез сораулар биреп, йозактагы күңеленә керергә ярамый. Ялгыш сүз ычкындырдыңмы, тора да китә ул хәзер. Көтәм. Хәзер ул миңа үзе бер кызыклы әйбер сөйләп ташлаячак. 

Без икәүләшеп ул укыткан институт каршындагы бакчада – буяулары кыршылып беткән эскәмиядә утырабыз. Ул сүзен һич уйламаган-көтмәгән юнәлешкә җибәрә. «Әнә күрәсеңме чәчкәне? – ди ул якында гына, клумбада үсеп утырган ал розага ишарәләп. Һәм, җавап биргәнне дә көтмичә, сүзен дәвам иттерә. – Аның әле күзләрен ачып кына килгән чагы. Матур... Игътибар иттеңме, бөтен кеше аңа сокланып уза әнә. Ә килер бер көн: ул шиңә башлар, таҗларын берәм-берәм коярга керешер. Кешеләр инде аңа карап сокланмас, өстеннән таптап йөри башлар. 

- Нигә сөйлисең син миңа бу әкиятне, ә?! Барысына үзең гаепле ич, – дим, аны күктән җиргә төшермәкче булып. Ул мине ишетми. Ә бәлкем, ишетмәмешкә салышадыр гына, чөнки ул ни әйтәсемне белә. Килешә дә, килешми дә сыман әйткәннәр белән.
- Бәлкем гаепледер, ә бәлкем юктыр. Хәзер инде әйтә алмыйм, – ди ул бермәл уйланып торганнан соң. Мин бит аны шундый яраттым, шундый яраттым... Югалтудан куркып, кияүгә дә чыкмадым бит мин аңа.      Ахирәтем янә җанын телгәләп торган, мәңгегә оныта алмаган вакыйгаларга әйләнеп кайта.
– Андый ирләр сирәк була, – ди ул үткәннәрне сагыныпмы, офтангандай булыпмы. – Килеш-килбәте дисеңме, сөйләшүе дисеңме... Аның һәр сүзе колак төбендә. Кулларының җылысын әле дә тоям шикелле. Ул да мине яратты, – ди ул, йөз мәртәбә бер сүзне кабатлап.
– Чыгасы идең, алайса. Хәзер нәрсә инде ул турыда сөйләп утырасың?
– Курыктым дим ич. Башка хатыннар белән йөри башласа, түзә алмам, йөрәгем шартлар, дидем. Ул йөрер, ә мин бала күтәреп өйдә утырырмын.
– Яратсаң, түзәсең ул. Баланы да карыйсың, өйне дә алып барасың. Йөрер, йөрер дә кайтыр иде әле. Аның каравы, бергә. Ә бәлкем, авызыңа гына карап торучы тугры ирләрнең берсе булыр иде. Алдагысын кем белә?!
- Аңа кызларның исе китә торган иде. Мин көнләшәм, ә ул: «Син бит минем бердәнберем, миңа башка беркем дә кирәкми», – дип антлар кичә. Күрәсең, үзем көнче күбәләк булганмын. Ул миңа хәзер дә шалтырата: «Кил», – дисәм, хәзер килеп җитәчәк ул. Аның да тормышы булмады, – ди ханым авыр сулап. Соңлап кына булса да аңладым: барына мин гаепле. Ике тапкыр өйләнеп карады. Икесеннән икешәр баласы бар. Балалары булуы әйбәт. Картлык көндә дөм ялгыз калачагымны уйлыйм да, тагын теге вакыттагы шикелле курку биләп ала. – Киңәш бир миңа, – ди ул китәргә җыенганда гына, – кияүгә сорый, чыгыйм микән?   Тора башлаган җиремнән кире эскәмиягә авам. Чынлап сөйлиме, уйнапмы? Картаеп беткәчме, гомер узгачмы? Бу адымга бару өчен сиңа гомер узарга, сират күпере кичәргә кирәк булдымы? 
 – Шулай язган, димәк. Аның каравы, ул хәзер бары минеке, минеке генә, – ди ул кулларын кош тоткандай җәеп җибәреп. Безнең тормыш әле башлана гына...  
      
фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эгоист бу ханым, уз узен генэ яратучы, мэхэббэтнен кочле булса, ана кияугэ чыгып, балалар табар иде, э болай нэрсэ инде, ни балан юк, ни ирен, ахмаклык бу

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э ул ир ике тапкыр ойлянгяндя йорягегез шартламаган ич, хэзер ул иргя бигеряк тя ышаныч юк инде, ул хатыннан хатынга йореп ойрянгян хям шуны куачак. Яшьтян тормыш итеп мехяббят жимешляре, балалар устерсян геня, авырлыкларны , юклыкларны бергя кичерсян шул вакытларны искя тошереп сагынып сойляшсян , шунда гына гомер узганына укенмисен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин...хаман да...куркыр идем...Алла кушмаган эш булмас...Хэерле булсын! Сон булса да,ун булсын....Тормышта бер генэ яшибез...Кызлар,икегезнен дэ фикерегез белэн дэ килешэм...Сез ялгыз тугел,Аллага шокер! Тигез яшэвегезне дэвам итегез! Ялгызлык ялгышларга этэрэ шул...Ана узе белэн гомер уткэн яшьлек МЭХЭББЭТЕ дэ кушылса...Котылгысыз хэлдер...Эмма мин куркак,мин булдыра алмас идем...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин...хаман да...куркыр идем...Алла кушмаган эш булмас...Хэерле булсын! Сон булса да,ун булсын....Тормышта бер генэ яшибез...Кызлар,икегезнен дэ фикерегез белэн дэ килешэм...Сез ялгыз тугел,Аллага шокер! Тигез яшэвегезне дэвам итегез! Ялгызлык ялгышларга этэрэ шул...Ана узе белэн гомер уткэн яшьлек МЭХЭББЭТЕ дэ кушылса...Котылгысыз хэлдер...Эмма мин куркак,мин булдыра алмас идем...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эгоист ханым. Узен генэ яратучы.. Бэлки бэхетле булырлар..., бэлки балаларыннан конлэр. Бэлки буш хыял икэнлеген анлар.

            Хәзер укыйлар