Логотип
Күңелеңә җыйма

Салкын җил

Ирем Әнвәр белән икебезнең арабызда искән салкын җилне дә, аның үземнән читләшә баруын да вакытында күрә белмәдем. Йә Раббым, үзем гаепле барысына - бик ышандым шул. “Борчылма, алтыным, мин синнән башка яши алмыйм”, - дигән тасмалы сүзләреннән бәхетемә чыдаша алмыйча келәм, үземне өзелеп яратучым булганга, кемгәдер кирәк булуыма бик куана идем.

Әнвәр эш урыныма кергән вакытларда, хезмәттәшләрем безгә, бәлки, сөенеп, бәлки, кызыгып караганнардыр. “Син бәхетле, ирең бүлмәгә кергәч тә беребезгә дә күтәрелеп карамый, синнән башка беркемне дә күрми”, - дияләр иде. Тик Нина гына: “Бүген чакырсам иреңне, шул секундта янымда булачак”, - дип, мине гел үртәргә тырышты. Иремә ышанычым нык булгангадыр, бәлки, бу сүзләргә артык мәгънә салмадым. Әмма эштән соңга калып кайтулар, “җыелыш” дигән сылтаулар да ешайганнан-ешайды. Иремнең күз карашында моңарчы таныш булмаган салкын чаткыны да сизмәдем түгел, сизендем. Тик: “Мин ялгышам”, - дип, үз-үземне тынычландырырга ашыктым. Әнвәр - кырыс йөзле, төпле кеше, беркайчан да мине башка берәүгә алыштырырга җөрьәт итмәс...

Арабызда салкын җил шыпырт кына исүен дәвам итте. Көннән-көн ныграк сызлана, уйлана башладым. Иремнең миннән читләшүенә нәрсә сәбәп булды соң? Нинди көнне, кайсы адымымны уйламыйчарак атладым икән? Әллә авылда, каенана-каената йортында яшәгәндә тиешле игътибарым җитенкерәмәдеме? Авыл өе - авыл өе инде ул: икәүдән-икәү калып сөйләшергә, серләшергә аулак бүлмә юк. Әти-әнидән оялып, Әнвәргә иркәләнә, үзем дә иркәли белмәдем. Әллә яратмадыммы? Әйе, беренче күрүдә үк “яраттым” дип әйтә алмыйм, хәтта тышкы кыяфәте дә ошап җитмәгән иде. Аннары... Иң мөһиме - Мәскәү шәһәрендә армиядә хезмәт итүче Фәрит исемле егетем бар иде. Тик берничә ай инде аннан нигәдер хат килүдән туктады. Сәбәбен белмәвемә бик кимсендем. Ләкин бер егеткә дә ялынганым булмады. “Димәк, Фәритнең миннән башка яратып йөргән кызы булган”, - дип, үземне тынычландырдым. Әнвәр белән танышуыбыз нәкъ шул күңелсезләнеп йөргән вакытка туры килде. Ә егет күңелемне яулый белде: һәрчак игътибарлы, ихтирамлы булды. Көннәрдән бер көнне ул миңа өйләнешергә тәкъдим ясады. Бер атнадан ризалыгымны бирдем. Әти-әнисенең хәер-фатихасын алырга дип, Әнвәр авылга китте. Шул ук көнне Фәрит кайтып төште. Ул үзенең озак авырып, госпитальдә ятканын, операция кичерергә туры килгәнлеген әйтте. Әмма Әнвәрнең хисләреннән көләргә ихтыяр көчем җитмәде. “Син бервакытта да бәхетле булмаячаксың”, - дип, Фәритнең күз яшьләре аша, җан әрнешле пышылдавын бүген янә хәтеремдә көйләп утырам. Кем уйлаган соң бу сүзләрнең фәрештәләрнең “Амин” дигән сәгатенә туры киләсен?!

“Әнвәр сиңа хыянәт итә. Ышанмасаң, барып кара!” Ниндидер авыр салкынлык җилкәмнән башыма менде, күзләрем томаланды, колакларым тонып калды, әгъзаларым ойый башлады. Их, шушы коточкыч сүзләрне ишетмәгән булсамчы, берничә минутка колагым томаланып торган булсачы!

Мине өзелеп яратуы Әнвәремнең йөрәгенә чокып язылган һәм аны бервакытта да бозарга мөмкин түгел кебек тоелган иде. Ә ул, бозлы сөңгеләрдәй, кинәттән генә эреп, юкка чыкты. Өлгереп килүче хыянәт көчлерәк, кайнаррак булуын исбатлады.

Язмышыма Фәритнең каргышы төшкәндәй булды. Нишләргә? Кичен иремнең эштән кайтуын көтәргәме?

Аңа кадәр вакыт күп шул әле.

Ничек итеп автобуска кереп утырганымны, Әнвәрнең эшенә барып кергәнемне үзем дә сизмәдем. Тавыш күтәрмәдем. Бары тик: “Хакмы?” - дидем. Иремнең иреннәренә тикле агарынды, куллары кылтыранды, ләкин үзен бик тиз кулга алды. “Юк-бар белән башымны катырма әле”, - дип, бүлмәсеннән чыгып ук китте.

Күңелгә кергән шикне кул белән генә сыпырып ташлап булмый шул. Җитмәсә, ирем эштән исереп кайта башлады. Шимбә-ял көннәре Җитүгә, “эш бар”, - дип, өйдән чыгып китү җаен карады. Аңлашырга теләгәндә, хәтта икмәк тотып: “Баланың сәламәтлеге белән ант итәм, сөяркәш юк”, - дип акланды. Әмма бер атнадан үз өемдә иремнең хыянәтенә үзем шаһит булдым. Күңел савыты мөлдерәмә тулды, ташыды, артык ялганны сыйдыра алмады. Аерылышырга гариза бирдем. Билгеләнгән вакытка ул судка килмәде. Икенчесендә: “Мин аерылышу өчен өйләнмәдем”, - дигән сәбәп тапты. Судья: “Тагын бераз вакыт бирәбез, уйланыгыз”, - диде. Бары тик йөрәгемдә җеп өзәрлек хәлем калмаганга гына ризалаштым. Иремә карата булган хөрмәтем юкка чыккан иде. Әнвәр дә шуны аңлаган, күрәсең, ул төнне өйгә кунарга да кайтмады.

Икенче көнне соңгы тапкыр аңлашып карарга җыендым. Кызым хакына... Әмма Әнвәр үзенең гаилә вазифасыннан азат икәнлеген белдерде.

Бетте... Менә хәзер судка барам да: “Булмады, аерыгыз безне”, - дим. Ниһаять, җанны богаулап торган кыршаудан котылсам, җиңеләеп, рәхәтләнеп сулыш алыр идем...

Ләкин суд бинасыннан чыкканда рәхәтлек, җиңеллекне сизмәдем мин. Киресенчә, тирә-як хәрәкәтләнүдән тукталды, йөрәгемдәге шомлы бушлык тәнемне өтеп, алгандай булды. Минем өчен бик кадерле, дөньяга ямь биреп торган җанымның бер кыйпылчыгы, әйтерсең лә, шушы соры бина эчендә мәңгелеккә бикләнеп калды.

“Яшьлек... Уртак сөю хисләре... Кичермәсләр безне, кичермәсләр”, -диеп уйладым. Ирсез, салкын җилдә өшеп, рәнҗеш аша гомер кичердем. Шушы Нина гына челпәрәмә китерде тормышымны... Баксаң, Әнвәрнең ул “Нина”лары берәү генә дә булмаган икән... Яныма килеп, кичерүемне сорады. “Ә балаң? Ул ни дияр? Айгөлем шикелле һәр туган көнендә тилмереп әтисен көтсенме?” - дидем. Җир йөзендә болай да ятимнәр күп. Журналыгызда 7707 аерылышучы парның 9823 унсигез яшькә кадәр булган балалары калуы турында язган идегез. Ир белән хатынның үзара аңлашылмаучанлыгы аркасында менә нинди фаҗига туа бит!

...Ни генә кылсак та, һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Әмма кеше өлешенә сузылмый гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фэрит рэнжеше дип уйлау ин жинел вариант.Бу очракта ике арада килеп чыккан салкынлыкнын сэбэплэрен эзлэп, анализ ясарга кирэкми. Шулай жайлы, язмадагы хатын-кыз ул сэбэплэрне курергэ,танырга телэми. Чонки анализ ясагач ул ,беренче чиратта, узенен ялгыш адымнарын курер иде. Топ сэбэп - "агымга каршы йозэргэ момкин тугел" дигэн уй белэн яшэу. Мондый очракта "язмышым шундый" дигэн жайлы жавап бар.Нэрсэ эшлэсэн дэ файдасыз димэк. Ботен бэла нэрсэ дэ булса эшлэргэ, узгэргэртергэ телэмэу.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аерылганнын канаты каерылган! Элек 7 хатынга да никахлы булса нына рохсэт ителгэн. Берэу рэнжеп кала икэн, нинди бэхет котсен икенче гаилэдэ?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сонга калып килген мохэббэт хикаясенен икенче булеге качан чыга?

        Хәзер укыйлар