Логотип
Күңелеңә җыйма

Сагынуга дәва юк икән...

Күңелем түрендә булган Зөлфәт-әти белән бәйле тормыш мизгелләрен сөйләвемнең  максаты – бөек шагыйрь Зөлфәтне кеше, әти, бабай, абый буларак ачу иде. Мин бушанып калдым. Күңелдә – көчле яңгырдан соң була торган сафлык, рәхәт тынлык.

Сез давыллап килгән яңгыр алдыннан була торган халәтне хәтерлисезме?.. Көчле җил куба, яңгыр исе... Менә сине дә бу зилзилә бер яфрак сыман күтәрер дә өермәсендә бөтереп, әллә кайларга алып китәр сыман. 

Минем бу гаиләгә килеп керүем дә нәкъ шул давыллы хисләргә тиң. ЗӨЛФӘТ... Дөресен генә әйткәндә, мәктәбебездә татар теле юк дәрәҗәсендә иде. Мин татар язучыларын, шагыйрьләрен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Без башкарак мохиттә үстек. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк тә, балалар бакчасына йөри башлагач, башка телдә уйларга, аралашырга куштылар.  Мәктәптә дә барлык фәннәр русча укытылды. Мин, математиканы яраткан кыз, Казан университетының ВМК факультетына укырга кердем. Минем кебек математикага гашыйк бер егет КАИда укый икән...  Дусларыбыз мине Азамат белән таныштырганда, «Аның әтисе «Чаян»да эшли», – дип кенә әйтеп үттеләр. Ә үз әнием белән әтием бу исемне ишетүгә бераз аптырабрак калды кебек. Ләкин мин аларны тынычландырырга ашыктым: «Бер дә курыкмагыз, алар искиткеч, алар гаҗәеп туган җанлы, дуслары өчен үлеп торалар». Булачак кайнанам Фирая...  Анысы башкаларга игелек кылудан бушамый. Үзе чибәр, үзе ачык... Булачак кайнатам Зөлфәт...  Ул шаян да, гади дә, бала-чага кебек беркатлы да... Тагын әллә нинди матур сыйфатларга төреп күрсәтәсем килә аны! Ул миңа «балакай» дип дәшә иде. Хәзер дә шул җылы сүз колагымда яңгырый кебек... Килен булып төшкәч, мин үзем өчен ЗӨЛФӘТ дигән дөньяны ача башладым.
* * *
Башта шигырьләре. Азамат мине гаиләсе белән таныштырган көннәрдә  әтинең «Ике урман арасы» китабы әзерләнеп ята иде. Мин дә үз ярдәмемне тәкъдим иттем. Ике дә уйламыйча (Машинкада баса беләмме, юкмы? Мондый эштә тәҗрибәм бармы – сорап та тормадылар миннән!), көлтәсе белән шигырьләр тоттырдылар. Ә минем өчен бу Зөлфәт шигърияте белән генә түгел, язу машинкасы белән дә тәүге танышуым иде. Шагыйрь Зөлфәт иҗаты турында күп язылды, анысына аерым тукталып тормыйм. Бер генә нәрсәне әйтәсем килә, шул вакытта аның шигырьләрендәге образлар, көтелмәгән чагыштырулар, моңарчы үзем бер тапкыр да ишетмәгән аһәңле сүзләр, ут, өермә, кайнарлык җаныма мең пыяла кыйпылчыгы сыман кадалдылар. Аның шигырьләрен яңадан укыганда шул вак пыяла кыйпылчыклары төрле төсләр белән уйнап, мозаикадагы кебек бүген дә әйләнә, бөтерелә... Мине әдәбият, шигърият, язучылар, сәнгать дөньясы үзенә тарта башлады. Йотылып татарча шигырьләр укыйм, өебезгә еш килә торган иҗат кешеләре белән аралашам. Читтән торып редакция тормышында кайныйм. Миңа кызык, миңа ошый ул дөнья! Һәм көннәрдән бер көнне (фәрештәләрнең «амин!» дигән чагына  туры килгәндер!) «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Роза ханым Туфитуллова мине  редакциягә эшкә чакырды! Журнал беренчеләрдән булып компьютерга күчеп маташа, һәм нәкъ мин булдыра ала торган эшләр икән анда!       
* * *
Зөлфәт-әти. Гаиләдә өч малай һәм бер кыз үскән: Азамат, Илһам, Фазыл  һәм кадерле Кадрияләре. Язучылар дөньясында бер шаяру яши: имеш, Зөлфәт – Фираяның бишенче баласы. Юк, килешмим!.. Бу гаиләдә «әти сүзе» дигән төшенчә бар иде. Һәм ул сүз, балалар үсеп, инде аларның  гаиләләре булгач та, көчен югалтмады. Хәтеремдә: ул сүз бик тыныч һәм бер генә әйтелә иде. Аннан соң инде бернинди дә бәхәскә, сүз куертуга урын калмый...
Зөлфәт-әтинең бик күп кызык яклары булган. Мәсәлән, командировкага кая гына барса да, ул шул ил телендәге балалар китабы алып кайта торган булган һәм, әлбәттә, шул телдә дистәләгән сүз дә ияртеп кайткан. Китап киштәләрендә чех, поляк, Балтыйк илләре телләрендәге ул алып кайткан китаплар, сүзлекләр һаман да саклана әле.
Тагын бер мөһим нәрсәне әйтеп китмичә булдыра алмыйм – бу гаиләдә балалар кул арасына иртә кергәннәр, эш рәтен белеп үскәннәр. Өч ир малай нинди генә эшкә тотынса да, коеп куя: өйдә ремонт ясау, электр, сантехника эшләре... Алар бит әтиләренең эшләгәнен күреп үскән, аңардан өйрәнгәннәр!

* * *
Бүген Зөлфәтнең бабай исеме белән горурланып яшәүче тугыз оныгы бар. Алар арасында иң зур бәхет – әти белән иң күп аралашу безнең олы кызыбыз Камиләгә елмайды.
...Беренче онык. Әти белән әнинең әле бик яшь чагы – Фирая-әнинең дәү әни буласы килми генә бит (мин аны бүген бик яхшы аңлыйм!). Баланы диванга утыртып куеп, аның алдына тезләнеп: «Мин дәү әни түгел, мин – әника», – дип әйтүләре һаман да күз алдымда. Һәм ул бүгенгәчә «әника» булып калды да! Ә Зөлфәт-әтиебез, киресенчә: «Юк, мин – бабай!» – дип сөенеп  һәм горурланып әйтте! Зөлфәт-бабай... Ул оныкларын бик яратты. Әле дә оныклары белән бергәләп бер кызык уен уйнаганы исемдә, һәм ул уенның ни дәрәҗәдә балалар өчен файдалы булганын вакыт узгач кына аңлый башладым. Уенның сере – ни күрсәң, шул әйбер турында әкият уйлап чыгарырга кирәк. Зөлфәтнең күзләре яна, чөнки аңа балалар фантазиясе, аларның тузга язмаган әйберләр уйлап чыгаруы ошый. Балалар да шат – бабалары бит, әнә, әле алар ишетмәгән бер генә сүз өсти: әкият тагын да маҗаралырак, кызыклырак булып китә. Җыйнаулашып бөтенләй яңа, сихри дөньяда яшәп алалар.
Камиләнең скрипкада уйный башлаган чоры. Бер дә уйный белмәгән кешенең скрипка кылларыннан нинди тавышлар чыгаруын күз алдына китерүе авыр түгел. Бу хәлгә бары тик әни кеше генә түзә ала һәм... Зөлфәт түзде. Тәүге музыкаль «опусларның» ул иң беренче бәхетле тыңлаучысы иде. «Молодец, кызым! Өйрән, тырышасың!» – дигән сүзләре балага канат куйгандай була торган иде. Камиләбезнең, дәү әтисен сөендерәсе килеп, «Яфрак төшкән җиргә...»не скрипкада уйнавы әле дә күз алдымда...  Зөлфәт оныкларының чит телләр өйрәнүен дә гел хуплады. Камиләгә дә: «Телләр өйрән, кызым», – дия иде. Бабасының сүзләрен васыять кебек кабул итеп, Камилә – инглиз мәктәбен, аннары КФУның шәрык телләре факультетын кызыл диплом белән тәмамлады. Мактанып әйтүем түгел, бабасының (үзе исән булмаса да) сүзе ни дәрәҗәдә үтемле булуы турында искә төшерүем генә...
* * *
Күзәтүләрем. Шагыйрьгә илһам иңгән. Бүлмә ишеге ябык. Бөтен кеше аяк очында гына йөри, бармакны сак кына авыз тирәсенә куеп: «Тшшш... Яза», – дип пышылдашабыз. Төн җитте. Өй эчендә шылт иткән тавыш та юк. Гаҗәп: хәтта сәгать тә туктап калган сыман. «Фирая, каләм!..» Бераздан «Фирая, ручка!..» Сәгать төнге өч тә, иртәнге биш тә булырга мөмкин, тагын Зөлфәт тавышы: «Фирая, тыңла!..» Ә иң гаҗәпләндергәне – төне буе керфек какмый язганнан соң, иртән җыенып эшкә чыгып китүе. Юк, дөрес түгел, эшкә чыгып китү түгел, редакциядә  көне буе җимертеп эшләп кайтуы. «Чаян»ның ул еллардагы баш мөхәррире Рәшит Зәкиев әйтмешли, «Чаян» 30 ел Зөлфәтчә сөйләде».
Ә кичләрен инде «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров килеп керә. Минем өчен ул вакыттагы иң кызык күренеш – кәгазьләрен өстәлгә түгел, урындык өстенә куеп, аларның яңа пьеса иҗат итүләре.
Менә йөгереп кенә безгә яшь актер Илдус Габдрахманов килеп керә... Камал театрында  Фәрит Бикчәнтәев әти тәрҗемәсендә  Лопе де Веганың «Биюче»сен куя. Аның да үз тарихы бар. Пьесаны заманында режиссер Рифкать Бикчәнтәев куярга кызыккан була, әмма өлгерми кала. Фәрит Зөлфәткә яңадан мөрәҗәгать итә һәм әтисенең хыялын тормышка ашыра... Хәзер уйлап карыйм да, бер нәрсәне ачык аңлыйм – Зөлфәт яшәмәде, ул  янды... Ялкынланып, илһамланып, бөтен барлыгы белән эшкә, иҗатка күмелеп...

* * *
Ялгышуларым. Миңа әти белән бер бинада, хәтта бер катта, күрше генә редакцияләрдә эшләргә насыйп булды. Сагынам ул елларны. Тугызынчы катыбыз гөрләп тора иде. Йә «Һаман яратам», «Кичер!», «Ашкын, кешем!» җырлары яңгырый (әтинең бүлмәсендә радио бар – яраткан җырлары тапшырылса, ул аның тавышын көчәйтебрәк куя), йә «Сагынуга дәва юк икән» җыры җаннарны актара: «Бүләр болыннары, Сәет урманнары...» бөтен коридорга яңгырый да туган ягына – Мөслим тугайларына ук алып китә (минем менә Мөслимгә кайта алганым юк һаман, бик күрәсем килә Зөлфәтнең яшьлеген саклаган Бүләр, Сәетләрне!..), йә «О-о, дускай...» дип, әтинең дусларын каршылавы ишетелә... Тугызынчы кат гөр килә. Күңелле... Сер түгел: иҗатташ дуслар җыелган җирдә «кызганрак» чаклары да булгандыр. Баштарак бик уңайсызлана идем.  Бер бүлмәдә утырган рәссам Светлана Ибраһимова минем кыенсынып, оялып утырганны сизеп, сәбәбен белгәч, бер генә җөмлә әйтте, һәм ул җөмлә минем өчен дә, башкаларның имеш-мимешләренә дә җавап булырлык бик әйбәт аксиома булып калды: «Лариса, таланту все прощается!»

* * *
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Бу гаиләдә тормышка карашымны үзгәртерлек «гыйбарәләргә» өйрәндем. Берсе: бу тормышта үлемнән кала барысын да үзгәртеп була. Килеп туган хәлне үзгәртә алмасаң, һичьюгы бу хәлгә карата карашыңны үзгәрт. Маликовлар гаиләсендә истәлекләр бик күп. Җыелышкач, бик күңелле итеп сөйлиләр. Шуларның берсен искә төшереп үтим, әтинең дусты Мөдәррис Әгъләмгә дә дога булып барсын. 
Мөдәрриснең Зөлфәт һәм Фирая белән «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән чоры. Баш мөхәррирләре Роза ханым Туфитуллова Мөдәррис Әгъләмовны Мәскәүгә командировкага җибәрмәкче. Мөдәрриснең ялгыз яшәгән чагы, аны Мәскәүгә әзерләп җибәрү Фираяга йөкләнә.
Мөдәррис, мин сиңа булышырмын, әлбәттә, тик син ял көне түгел, шимбә кил, яме. Якшәмбедә пионерлагерьга балалар янына барасым бар, – дип үтенә Фирая.
Көтелгән шимбә үтеп китә, Мөдәррис юк та юк. Ял көнне Фирая, сумкаларын төяп ишек бусагасын атлап чыкканда ялт итеп Мөдәррис тә пәйда була. Һәм аны Мәскәүгә әзерләү миссиясе шулай итеп Зөлфәткә тапшырыла. Фирая-әни лагерьдан әйләнеп кайтканда, «Татарстан» поездының кузгалып китәренә нибары ике-өч сәгать вакыт калып бара... һәм ни күрсен Фираябыз! Лоджияда Мөдәррис белән Зөлфәт сыра эчеп, бәхәс куертып утыралар, бау тулы Мөдәррис абыйның кибәргә  эленгән күлмәкләре, ә кер юу машинасында пиджагы әле әйләнеп кенә ята...
Бу урында үземне күз алдыма китерәм. Мин ни эшләр идем? Беренче чиратта, миндә чарасызлыктан паника яки истерика башланыр иде: «Бу ирләргә эш кушарга ярыймы соң?!?» Ә Фирая белән Зөлфәт очрагында куркыныч берни дә булмаган – өйдә кием бетмәгән бит!.. Шулай итеп, кайдан нәрсә табып, Мөдәррис абыйны киендереп, юлына азык-төлек тутырып, Мәскәүгә озаталар.
* * *
Зөлфәт-абый. Тугыз балалы гаиләдә үскән Зөлфәт туганнары өчен абый була белде. Үзләренчә  яратып, «абыкай» дип йөртәләр иде аны. Беренче чыккан китабының гонорары да авыр хәлдә калган сеңлесенә җибәрелә. Хәер, абыкайлары белән җиңгәчәйләрендә аларны һәрвакыт якты йөз, тәмле сүз, кайнар аш белән каршы алуларын бөтен туганнары белә иде инде.
Ә хәзер бу гаиләнең иң четерекле чорына күчәсем килә. Әти арабыздан китте... Йөрәктә бер зур әрнү калды, һәм бер сүз һаман баш миен бораулый: «Өлгермәдек, өлгермәдек, өлгермәдек...» Тиешле кадер-хөрмәт күрсәтергә өлгермәдек... Үзе белән тагын да күбрәк аралашырга, үсеп килүче вак балаларыбызны аралаштырырга өлгермәдек... Хәтта бергә фотога төшәргә... 
Әти үлгәч, әни шашу дәрәҗәсендә... Бер ел узды – һаман шул ук халәт. Ел ярым... Ничек кенә тынычландырсак та, булышырга теләсәк тә, барысы да комга сипкән су кебек сеңеп бара... Язмыш гомер көзләренә кереп баручы ике ялгыз кешене очраштырмаса, бу хәл күпме дәвам итәр иде – билгесез. Һәм без – балалар язмышка бик рәхмәтле. Фирая-әнинең бу адымын аңламаучылар да байтак, ә без – аның якыннары бүгенге көндә әнинең Шаһинур абый (эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин) белән бергә булуына сөенәбез.
Казакъстаннан – Халисә, Мөслимнән Назилә сеңелләре Казанга килгәч, барча туганнары җыелып абыкайлары янына зиратка бардылар. Кайтышлый Шаһинур абый белән әни аларны үзләренә кунакка алды. Табын әзер... Кунаклар да килеп җитте... Ләкин өйгә кермичә, аста – подъезд төбендә басып торалар. Авыр аларга... Шул мәлдә ничек борчылганыбызны белсәгез икән... Киләбез дә тәрәзәгә капланабыз... Рәхмәт, ситуацияне кабул итүләрен күрсәтеп, бусагадан атлап керделәр. Һәм бу өйдә чынлап та  Зөлфәт рухы яшәвен күреп (китап киштәләрендәге фотоларда – абыкайлары, өстәвенә, шигырьләре яңгырап тора), алар канәгать һәм риза булып китте...


* * *
Ә бер көнне редакциябездә телефон шалтырады. Саимә апа Ибраһимова (әти-әни белән «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә озак еллар бергә эшләгән язучы, тәрҗемәче) икән. Мин трубканы алуга бик сөенде: 
Лариса, нәкъ син кирәк идең миңа. Әле генә радиодан «Һаман яратам» җырын тапшырдылар. Мин елыйм... Фирая бит...
Сүзнең кай якка борыласын чамалап, аңлатырга ашыгам:
Саимә апа, Шаһинур абый белән әни бер-берсенә терәк булыр өчен бергә алар. Ул өйдә дүрт кеше яши – Шаһинур абыйның мәрхүмә хатыны Дамирә апа белән Зөлфәт-әти дә шунда...  Аларның фотолары, икесен дә кайта-кайта искә алулар...
Булды-булды, Лариса... Аңладым. Мин тагын елыйм...

P. S. Шулай итеп, күңелем түрендә булган Зөлфәт-әти белән бәйле тормыш мизгелләрен сөйләвемнең  максаты – бөек шагыйрь Зөлфәтне кеше, әти, бабай, абый буларак ачу иде. Мин бушанып калдым. Күңелдә – көчле яңгырдан соң була торган сафлык, рәхәт тынлык.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әй матур, җыйнак кеше иде ул. Зәңгәр свитрын киеп, портфель тотып йөрүләре бүгенге кебек истә. Авыр туфрагы җиңел булсын. Зөлфәт, Фәннүр, Роберт, Мөдәррис... Әле аларга яшәргә дә яшәргә иде. Күрәсең Тукайлар озын гомерле булмыйлардыо.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рахматлар Сезга!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Якты исталеклар. БИК охшады.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шаһинур абый да юк инде....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Искиткеч талантлы шэхес...Якташым...Курс эшем итеп тэ Золфэт ижатын алган идем... Рэхэтлэнеп аралаштык... Кызык кеше... Лариса, рэхмэт...

            Хәзер укыйлар