Сагынам сине, сеңлем...

Бүген тагын ул аны төшендә күрде. Тагын ул: «Әйдә, булышыйм...», – дип, аның янында бөтерелде. Ул ап-ак киемнән, озын кара чәчләрен иңнәренә таратып ташлаган да, нидер әйтмәкче, нидер эшләмәкче була. Шундый иде бит ул. Гел ярдәм итәргә, булышырга гына тора иде. Яшен булып атылып килеп керә иде дә: «Әйдә, әйт, нинди эшең бар? Тиз генә эшләп ташлыйм», – дияр иде. Ут иде, ялкын иде... Күзеңне ала алмаслык чибәр иде. Бу сүзләр аңа дога булып барып ирешсен, ходаем.
Сеңлесе Рәмзиянең бу якты дөньяны, газиз балаларын калдырып, мәңгелеккә китеп баруына күп еллар үтте. Әмма барысы да бүгенгедәй истә. Кайчак, күңеле бик тулып киткән вакытларда, Зәйтүнә сеңлесе белән сөйләшә, ачуланган, үпкәләгән була. Әйтте бит ул аңа: « Эчмә, аракы юньлегә китерми. Син инде иреңне кире кайтара алмассың. Болай йөрсәң, ул сиңа бер дә бәхил булмас. Балаларыңны кара». Күпме ялварды, күпме үгетләде. Ләкин кайгысын аракы белән юа башлаган яшь-чибәр сеңлесе күз алдында сулып, картаеп китте. Аңа инде берни дә кирәкми иде кебек.
Рәмзия шул каһәрдән һичничек котыла алмады. Кайларга гына алып бармады Зәйтүнә аны, кемнәргә генә күрсәтмәде. Азга гына туктап тора да, тагын эчәргә керешә. Күпләр хатын-кыз алкоголизмын дәвага бирешми дип, уйлыйлар. Чынында, бу алай түгел. Бу – ялгыш фикер. Зәйтүнә моны хәзер генә аңлады. Ул агуның, иң элек, баш миен зарарлавы, шуңа да эчкән хатын-кызның үз-үзен тәнкыйтьли алмавы менә шундый проблемалар китереп чыгара да. Эчкән кеше үз-үзенә бикләнә, сәер тотышы белән хәйран итә, эшенә, гаиләсенә, балаларына карата бернинди җавапсызлык сизми. Ул зәхмәт сеңлесен дә әнә шулай үзенә бәйләп куйды да, җибәрмәде.
Ә бер көнне сеңлесе өйдән бөтенләй үк чыгып югалды. Атналар, айлар буена кайтмаска әйләнде. Өйдә өзгәләнеп көткән балалары турында да уйламады. Әйтә башласаң: «Син бар бит. Мин сиңа ышанам», – ди торган иде. Соңыннан гына белделәр, ерак та булмаган үзе. Якында гына. Үзе шикелле салырга яраткан бер ир янында. Шул ир башына җитте дә инде аның. Кара төн уртасында сеңлесенең гәүдәсен урамнан табып алдылар. Күмгәндә хәтта йөзен ачып күрсәтмәделәр. «Кыйнаганнар, битенә карарлык түгел», – диделәр.
Язгы матур көннәрнең берсендә чәчәк кебек гомер өзелде. Яшисе дә яшисе, балаларының үсеп җитеп зур кешеләр булуын күрәсе, адәм баласына бер генә мәртәбә бирелгән бу ямьле тормышның бар шатлыгын тоеп, һәр мизгелен кабатланмас итеп яшисе иде дә бит... Ул бит үзе шулай дигән иде.
Өстәмә мәгълүмат: Әгәр дә тәҗрибәле белгечләрнең ярдәменә мохтаҗ икәнсез, ул чагында Казан шәһәренең наркология үзәгенә: +7(843)212-29-37 яки 88432122937 телефоны буенча шалтырата аласыз. Шалтырату бушлай һәм аноним.
фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.