Логотип
Күңелеңә җыйма

Сабырлык чиге 5    

  Гомер акрынлап уза торды.  Көннәр үтү белән талдан нечкә билләремә май кунды,  авыр физик хезмәт  үзенекен иткәндер:  кайчандыр йомшак булган кулларым тупасланып, нәфислеген югалтты. Үзем дә үзгәрдем. Яшь вакытымдагы юашлыгым узды: авыр сүз ишетсәм җебеп калмыйм, тиешле җавабын да кайтарам. Ирем каршында да элеккеге кебек җебек түгел инде. Каршы дәшмәсәм дә, тупас сүзләрен колак яныннан уздырырга өйрәндем.   

(«Исерек ир, усал кайнана»ның дәвамы) 

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/sabyrlyk-chige-2

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sabyrlyk-chige-3

 
        Гомер акрынлап уза торды. Көннәр үтү белән талдан нечкә билләремә май кунды,  авыр физик хезмәт  үзенекен иткәндер:  кайчандыр йомшак булган кулларым тупасланып, нәфислеген югалтты. Үзем дә үзгәрдем. Яшь вакытымдагы юашлыгым узды: авыр сүз ишетсәм, җебеп калмыйм, тиешле җавабын да кайтарам. Ирем каршында да элеккеге кебек җебек түгел инде. Каршы дәшмәсәм дә, тупас сүзләрен колак яныннан уздырырга өйрәндем.

  
       Икенче улым Гаяз, Аллаhка мең шөкер, исән-сау туды.  Булат белән Гаязның яшь аермасы –  ике ел. Рәхмәт,  туганнар  балаларны карашырга бик булышты. Сеңлем авыл мәктәбен тәмамлагач, Казанга китеп, югары уку йортына укырга керде. 3 нче курста Айзат исемле егеткә кияүгә чыгып, бәхетле гаилә кордылар. Алар икесе дә укытучы булып эшлиләр, бер-берләрен аңлап, тату гомер кичерәләр. Бәйрәмнәрдә авылга кунакка кайтып йөриләр.  Ике бала тәрбияләп үстерделәр. Энем дә гаилә корды, төп йортта калды. Кечкенә өй янында кызыл кирпечтән зур йорт төзеп чыкты.  Киленебез Алсу бик уңган, булдыклы хатын. Өч бала үстерделәр. Әни, бәхетле дәү әни булып, килен тәрбиясендә гомер кичерә.    


     Хатын-кызның иң зур бәхете – ирдән уңу, дип юкка гына әйтмиләр. Бу тормышта парсыз канат булып гомер кичерү бик кыен. Әле яңа гына телевизордан бер тапшыру – шоу  карадым. Студиягә  кунаклар чакырганнар да, ялгызлык, әтисез үсүче  балалар турында сөйләшәләр.  Бер-берсеннән уздырып бәхәс куерталар.  Яшел киемле, ак чалмадан килгән  хәзрәткә дә  сүз бирделәр. Ул гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, хатын-кызларны сабыр булырга өндәде. Ирләренең  күңелен күреп яшәргә кирәклеген аңлатты. «Сабыр булган хатын-кызларга бик күп әҗер-саваплар языла», – диде ул. Иренең ризалыгын алучыларга ахирәттә гөлбакчалы җәннәт  вәгъдә ителгәнен сөйләде. Студиягә килгән кунакларга хәзрәтнең бу чыгышы бер дә ошамады: «Хәзрәт, нәрсә сөйләгәнегезне аңлыйсызмы? Хәзер бит пыйгамбәрләр заманы түгел, урамда XXI гасыр», – дип ябырылды дин әһеленә яшь кенә ябык гәүдәле, эшлекле кыяфәтле алып баручы кыз. Аңа озак сөйләргә ирек бирмәделәр, студиягә чакырылган психолог ирләрнең җәберенә түзеп яшәмәскә, аерылып китәргә дигән фикерен җиткерде. Бер сәгатьләп бәхәсләштеләр, ләкин тулы бер нәтиҗәгә килә алмадылар. Үземнең тормышыма кагылгангадыр инде, барлык эшемне ташлап карадым  бу тапшыруны. 
     Рафис миңа карата кырыс булса да, балалар каршында йомшак булды. Эштән кайткач та аларны кулыннан төшерми иде. Акчасын да кызганмады. Нишлисең, күп очракларда хатын-кыз түзеп яшәргә мәҗбүр була шул.  


    Авыл тормышы әкренләп кенә җайга салынды. Советлар Союзы таркалып, илдә яңача тормыш башланды. Халык үзенчә акча эшли башлады. Авылыбызда берсеннән-берсе матур йортлар калкып чыкты, асфальт юллар салынды. Дингә ышанучылар артты. Халык ярдәме белән кып-кызыл кирпечтән яңа мәчет салып керделәр. Элек аракыдан айнымаган сәрхушләрнең күбесе дин юлына басты, мәчеткә намазга йөри башлады. 


    И-и, Аллаhы Тәгалә барыбызга да хәерле гомерләр бирсен инде. Бугазга үлем килеп баскач, узган гомерләрне искә төшереп үкенеп ятмыйк. Кешене рәнҗетмичә, риза-бәхиллек белән ахирәткә күчик. Язмышта шулай язылгандыр,  кайнанам  картайган көнендә минем кулыма калды. Юкка гына әбекәйләр намаз укыганда кулларын күтәреп: – «И Ходаем, картаймыш көннәрдә кеше кулларына калдырма, хәерле үлем насыйп ит», – дип, теләк теләмиләрдер. Кайнана йөгереп йөргән җиреннән бәлагә очрады: баскычтан егылып төшеп аягын сындырды. Рафис аны Казан хастаханәсенә урнаштырды. Без аның янына еш бардык: тәмледән-тәмле ризыклар пешереп илтә идек. Яшь кешенең кул-аягы сынса тиз төзәлә, ә менә картларның башкачарак икән. Кайнанам хастаханәдә бер айлап дәваланды. Рафис әнисен туры үзебезгә алып кайтты: түр яктагы җылы ятакка яткырды. Кайнанам йөри алмас булды: атна саен мунчага күтәреп илтәбез, аркасын каен миннеге белән чабам, мунчалалап ышкыйм. Кайнанам, «рәхмәт» әйтәсе урынга, гел чәпчеп торды. Карт кеше бит, аның белән сүзгә килергә тырышмадым, бервакытта да авыр сүз әйтмәдем, түздем. Ашны да ятагына алып килеп ашаттым. Тешләре булмагач, алманы да, ипине дә  вилка белән ваклап бирә идем. Яткан җиреннән кайнанам ятактан тора алмады инде. Җиде ел урын өстендә булды. 


  40 яшемдә өченче баламны – кызымны  алып кайттым. Аллага шөкер, балаларым бик миһербанлы булып үстеләр. Әбиләрен карашырга да булыштылар. 
   Нык гәүдәле, җир җимертеп йөргән кешеләр дә дөнья каршында көчсезләнеп калалар икән. Минем әни: «Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса», – дип җырлый иде. Ду кубарып яшәгән кайнанам гомер ахырында кече йомышын да үти алмыйча, газапланып, күзләремә карап ятты, бахыркаем. Ходай каршында, гөнаһым юк, сабыр-түзем булырга тырыштым. Үлә алмыйча тилмереп яткан кайнанамны кызганып, авылның остабикәсе – Хәдичә апаны чакырып китерттек.  Ул – гади генә остабикә түгел, Коръән аятьләре белән кешеләрне дәвалаучы карчык. Күз тию, бозымнар белән интеккән кешеләр Хәдичә апа янына киләләр, өшкерүен сорыйлар. Аның янына хәтта күрше авыллардан да киләләр. 


    Хәдичә апа: «Авыруның хәле авыр булса, үлә алмый газапланып ятса, өч тапкыр Ясин укыгыз. Аллаһы Тәгалә андый кешене йә терелтә, йә Газраил фәрештәсен җибәреп җанын ала», – дип әйткәнен хәтерлим. Остабикә өебезгә аяк басканда, кайнанамның хәле авыр булса да, аңында иде.  Хәдичә апа авыру янында озак утырды: догалар укыды, тулы Ясин чыкты. Аннары  кайнанамның кулларыннан тотып: «Киленеңнән бәхиллек сора, гафу үтен.  Аның рәнҗеше төшкән сиңа.  Бәхиллеген ал, Аллаһы Тәгалә хәлеңне җиңеләйтер, җиңел китәрсең...» – диде. Газаплардан сары төскә кергән, битләрен җыерчык баскан кайнанама карадым. Аның кайчандыр ут чәчеп торган кап-кара усал күзләре тоныкланып калган иде... Хәдичә карчыкның сүзләрен ишеткәч, ул бер сүз дәшмәде, ыңгырашты гына. Остабикә тагын бер тапкыр кайнанама эндәште:  «Киленеңнән бәхиллек сора, соңлама!» Кайнанам шул вакытта миңа карады, хәлсез куллары белән ике кулыма чытырдатып ябышты: «Бәхиллә, бәхиллә...» – дип кенә кабатлады. Шул вакытта хәлсез кайнанамны бик кызгандым, күзләремнән яшь атылып чыкты.  «Әни, бәхил бул, мин сине гафу итәм. Син дә мине гафу ит», – дип пышылдадым. Кайнанамның йөзе  бер мизгелдә яктырып китте, елмаеп җибәрде. Хәлсез кулларын кулымнан ычкындырды. Елмайган халәттә җан бирде ул. Бу хәлне күзәтеп торган ирем агарынып калды, бер сүз дә әйтә алмады. Иремнең беренче тапкыр үксеп-үксеп елаганын шул вакытта күрдем. 


   Кайнанамны озатырга байтак кеше җыелды. Аны үз кулларым белән юдым. Кәфенләүчеләргә булыштым. Мәрхүмнең 3 сен дә, 7 сен дә, 40 ын да уздырдым. Авыр туфрагы җиңел булсын, бездән канәгать булып ятсын. 


  Җир йөзендәге барлык кайнаналарга әйтәсем килә: «Гомер уза, киленегез белән уртак тел табып яшәгез. Авыр вакытларда бер-берегезнең хәленә кереп, матур итеп гомер итәргә тырышыгыз. Гомер – бары бер мизгел. Соңгы минутларда, үлә алмыйча ятканда, гафу үтенергә калмасын...» 
    Әнисенең үлеп китүе  иремә бик авыр тәэсир итте. «Анасын күмгәч, кабер туфрагына башын куеп Рафис үкси-үкси елады», – дип сөйләде күршеләр. Ирем ике көн беркем белән дә сөйләшмәде. Әнисенең җидесен уздырган көнне,  минем каршымда тезләнеп гафу үтенде. «Раушания, ничәмә ничә еллар миңа түзеп  яшәдең, әниемә дә бер авыр сүз әйтмәдең. Зинһар, мине гафу ит. Мин сине гомер буе яратып яшәдем», – диде. Гомер буе тупас, авыр холыклы ирем бу мизгелдә танып булмаслык иде: җилкәләре салынган, маңгаенда сырлар хәсил булган, әйтерсең 10 елга картайган иде ул.


  Әнисе үлгәч, ирем икенче кешегә әйләнде. Эчүен ташлады. Мәчеткә йөри башлады. Без әле бик картлар да түгел. Алда – тулы гомер. Ләкин узган тормышым турында еш уйланам: нигә минем яшьлегем  шулай узды? Ничә еллар иремә, кайнанама түзеп яшәдем. Кочып-яратып яшисе яшьлегем кайнар яшьләргә чыланып үтте. Ә бит аракысыз да матур тормыш корып булыр иде. Бер-беребезнең кадерен белеп, сөеп-назланып кына яшисе иде бит, нигә  ялгышларыбызны соңлап кына аңлыйбыз икән?  


   Бүгенге көндә тормышыбыз бөтен, балаларыбыз исән-сау. Ләкин күңел барыбер сыкрый. Гомеремнең кайбер вакыйгалары исемә төшә дә,  сискәнеп китәм. 
   Бәхетле булу кешенең үзеннән тора. Гаилә коручы парлар бер-беренең кадерен тоеп, тигезлектә, бәхеттә яшәсеннәр иде. Балаларыма  да шушы сүзләрне кабатлыйм: «Гаилә корасыз икән, тормыш иптәшегезнең  кадерен белеп, начар сүзләр әйтешмичә, матур итеп яшәгез. Гомер ахырында үкенерлек булмасын...»

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшик

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик гыйбрэтле язмыш, шулай тузеп яшэдек

      Хәзер укыйлар