Логотип
Күңелеңә җыйма

Рәхәтеңә чыдый алмау – шулдыр инде...

Мин үз тормышымны сөйләсәм, шундук йөз төрле гаепләү сүзе ишетермен инде. «Рәхәтенә чыдый алмаган» дигән әйтем минем кебекләр турында, күрәсең. Аңлыйм, ләкин үземне буылган кебек хис итәм. Иремнең мине яратуына, игътибарына буылып яшим, һава җитми...


Мин үз тормышымны сөйләсәм, шундук йөз төрле гаепләү сүзе ишетермен инде. «Рәхәтенә чыдый алмаган дигән әйтем минем кебекләр турында, күрәсең. Аңлыйм, ләкин үземне буылган кебек хис итәм. Иремнең мине яратуына, игътибарына буылып яшим, һава җитми...

Фәриткә кияүгә чыгасымны белгәч тә, әни каршы булды. «Ул сине бигрәк нык үзенә бәйләргә тырыша, ирек бирми, бергә яши башлагач, тагын да кыенрак булыр», – дип әйтә иде. Ана күңеле каян сизгәндер. Үзем дә хәзер элеккеге фотоларны карап утырам. Барысында да миңа ябышкан кебек тора. Кайберләрен караганда кулым авыртып куя хәтта. Шул фотога төшкән вакытта кулымны кысканыннан хәтта кычкырып куйган идем авыртудан. Хәзер фотога карагач та искә төшә ул мизгел... Әйе, очрашып йөргәндә дә Фәритнең артык игътибарыннан ара идем кайвакыт. Ләкин мин аны ярату, гашыйклык, яшьлек хисләре дип кабул иттем. Дус кызларым егетләренә Фәритне үрнәк итеп куялар иде. Кая гына барсак та, миннән бер адым да читкә китми, ачуым килмәгәе, бәдрәфкә дә керә ала иде саклап торырга. Әйе, ул миңа башка беркемне күрергә дә, аралашырга да ирек куймады, тулысынча мине үзе белән әйләндереп, сарып алды сыман. Аннан башка дөньяда башка егетләр бар икән дип уйларга да, күз ачып карарга да мөмкинлегем булмады. Мәхәббәт шулдыр, ул мине артык нык ярата ахрысы дип уйладым...

Өйләнешеп яши башлаганга сигез ел булды инде. Фәритнең игътибары минем бугазымда утыра, буа, суларга ирек бирми. Очрашып йөргәндәге кебек, үзеннән башка берәүгә дә күз дә ачырмыйча яшәвебезне дәвам иттек. Эшкә илтеп куя, кереп киткәнне карап кала, эштән алырга килә, чыкканда каршы ала. Әле дә җитәкләп йөри ул мине, ышанасызмы? Бер дистәгә якын ир белән хатын булып яшәгән кайсы пар гына шулай яши микән? Урамда балаларны җитәклисе урынга мине кулдан тотып йөри Фәрит. 

Минем дуслар юк инде, үзегез аңлыйсыздыр. Фәритнең дусларына, туганнарга кунакка барсак, хатын-кызлар гына сөйләшеп торган якка да үземне генә чыгармый. Килеп, кулдан тотып басып тора. Мин табак савыт ташырга, өстәлдән ризыкларны алышырга торсам, Фәрит тә миңа ияреп тегендә-монда йөри, йә ишеккә терәлеп күзен дә алмый мине күзәтә. Беләсезме, ул миңа беркайчан бәйләнми, бернидә гаепләми, шикләнми. Ләкин аерым бер адым атларга да ирек бирми. Эшкә дә кияүгә чыкканнан бирле беренче тапкыр ярты ел элек кенә чыктым. Шунда гына иркенлек тойдым. Безнең мондый мөнәсәбәтләр, дөресрәге, Фәритнең бу гадәте эштәге кызларга бик сәер тоелды. Үзем дә шул вакытта гына алар һәм үзем арасында аерманы тоя башладым. Минем дуслар да юк, Фәриттән башка кинога, театрга, кунакка, кызлар белән берәр кая утырырга барган юк икән. Без гел бергә йөрибез. Аның эш җае да шулайрак, үз иркендә эшли. Эшен дә минем каядыр бару-бармауга көйли. Хәзер эштә иреккә чыккач, төшке аш вакытында кызлар белән берәр кая барып ашарга, тиз генә кибеткә чыгып керергә була. Мин шул вакытта күкрәк тутырып сулыйм кебек, рәхәтлек тоям. Өйдә Фәритнең миңа ябышып йөри торган гадәтенә чыдый алмый башладым. Ничә кллар буе шулай күнегеп яшәсәм дә, башканы белмәсәм дә, ияләшсәм дә, хәзер мин моңа башкача карыйм. 

Ирем игътибар итми, мине күрми дә, бүләкләр бирми дип зарланалар. Ә мин, киресенчә, болардан туйдым кебек. Юкка гына хатын-кызның урыны гаиләдә, өйдә димиләрдер ул. Өйдә генә торганда бар дөньям балалары һәм Фәрит иде. Хәзер мин кешенең башкача яшәгәнен күрәм һәм үземне читлектә кебек хис итәм. Фәриткә бу турыда әйтсәм, мине аңламаячак, әлбәттә. Минем фикергә колак сала торган кеше түгел ул. Бөтенләй эшкә җибәрмәс, тагын өй белән балалар арасында көннәрем үтәр. Бу бәхетемнән дә колак кагасым килми. Ә шулай да, нишләргә инде миңа? Бераз гына булса да Фәритнең игътибарыннан ничек арынырга, үземә күбрәк ирек сорарга?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәрит, син мине яратасыңмы? Ышанасыңмы? Көнләшәсеңме? Кебегрәк сораулар биреп карасагыз ... Даааа, сирәк очрак, ни дисәң дә, килешмәс кебек. Үзе дә аңлый башлар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшәгән саен хуже булыр әле ул...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ҡәҙерен белеп кена,шөкөр итеп яшап кена ятығыҙ.ундай ирдар ҡыҫҡаҡ ғүмерле булыуы бик ихтимал

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди бәхетле!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем дэ ирем Фэрит исемле,нэк шундый,булдыра алса узе янына бэйлэп куяр иде) Ана карап зарланып ятмыйм,эшне иркен графиклыны таптым,дус кызларымны узлэрен кунакка чакырам, Яратам дип кузгэ карап торган ирем булганда ирек кирэк дип ятмыйм

            Хәзер укыйлар