Логотип
Күңелеңә җыйма

"Сеңлемнең изге рухына минем тарафтан бер гафу!.."

Еллар үтү белән күңел яралары төзәлә, кайгы-хәсрәтләр онытыла, диләр. Бәлки, шулайдыр. Әмма гомергә дә онытылмый, йөрәк түрендә бер дә сүнми торган кайгылар, үкенечләр бар бу дөньяда.

Без Әтнә районының Дусым авылыннан. Гаиләбез бик ишле, тугыз бала идек. Сугыш вакытында, 1942 елда, нибары кырык ике яшендә әниебез вафат булды. Иң кечебез, матур сеңлебез Асия, сигез айлык килеш әнисез калды. Тиз арада ике олы абыебызны сугышка алдылар, алар артыннан әтиебез дә фронтка китеп барды. Без, җыен бала-чага, өйдә өелеп калдык. Ни өчендер, безне балалар йортына да урнаштырмадылар.
Ни хәлдә яшәвебезне инде әйтеп тормыйм. Сеңлебез Асиягә аеруча авыр булгандыр. Ул тәпи дә йөреп китә алмады, тора-бара, гел утырып торгангадыр, бөкресе дә чыкты һәм, өч яше дә тулмыйча, бу якты дөньядан китеп тә барды.

Алып калып була иде Асияне рәхимсез үлем тырнагыннан, алып калырга була иде! Әле ул бишектә ятканда, таза-сау вакытында, безгә Кышлау авылыннан бер апа килде. “Бирегез бу баланы миңа, үземнеке юк, тәрбияләп үстерәм мин аны”, — диде. Шунда әтиемнең сеңелләре зур хата, акылсызлык, хәтта, әйтер идем, имансызлык кылдылар. Телләренә салынып: “Бирмибез, кеше кулына карап үсмәсен, без аны үзебез карыйбыз”, — диделәр. Менә шушы җавапсыз сүз нарасый баланың язмышын хәл итте. Аннары теге апалар безгә кереп тә карамадылар. Кайда ул тәрбияләү!

Шул каһәрле елларда вафат булган сеңлем Асия гел минем күңелемдә. Аның куллары белән идәнгә таянып утырулары, искитмәле сөйкемле итеп елмаюлары әле дә күз алдымда. Аны жәлләүләрем, сагынуларым, бетмәс кайгыларым әле дә йөрәгемдә. Кайчак аны исән-имин үскән кыз бала итеп күзаллыйм. Ул безнең арада йөри, тормышка чыга, үз балаларын үстерә, ул аларны сөя, көлә-шатлана... Йа Аллам, йә язмышлар!
Хәсрәтләрем шуңа көчле, матур сеңлем Асиянең бу дөньяда яшәми калуына мин иң беренче итеп үземне гаепле саныйм. Ник үзем карамадым, кулымнан ашатмадым, кулларыма күтәреп йөртмәдем, тәрбия кылмадым мин аны?! Ул чакта инде ун-унике яшьлек малай идем бит. Күңелемне салсам, мин аны үлемнән саклап кала ала идем... Менә шуларны уйлыйм да кайгыларым тагын, тагын яңара.

Кешеләр! Тирә-яктагыларга гына түгел, үз туганнарыгызга да бик игътибарлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булыгыз. Соңыннан үкенеч газаплары кичермәссез.
Бу язмам матур сеңлем Асиянең изге рухына минем тарафтан бер гафу! үтенү, чәчләреннән сыйпап сөю булып ирешсен иде!

Радик ФӘИЗОВ.
Арча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үлгән артыннан үлеп булмыј инде,нишләтәсен бит.Хәзерге акыллар булса ул чакта!Урыны жәннәт бакчасынын ин түрендә булсын нарасыјнын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Узегезне гаепле санамагыз,сез узегез дя бала гына ьулгансыз бит,олы апаларыгызнын гаебе ЗУР монда,уз эсляреня алып калгач,узляре сезгя булышырга тиеш иде,сугыш вакытында бик куп кеше улгян бит,ачтан,суыктан,нык булыгыз,сенлегез эчен тагын озын Гомер яшягез...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыннары оҗмахта булсын сабыйның!

        Хәзер укыйлар