Логотип
Күңелеңә җыйма

Практика

Үзем укыган мәктәптә практика узарга кайттым шулай. Кызык икән ул укытучыларың белән коллега булып йөрүләр! Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Гөлсем апа – директор хатыны – Бәкергә санаторийга китеп барды. Шулай итеп, татар теле укытучысы булудан тыш, дүртенчеләрнең класс җитәкчесе дә икәнмен әле. Тәрбия сәгатьләре, отряд сборлары, көзге урманга поход... Луиза Шәйдуллина исемле самими бер кыз (хәзер ул Кайбыч район газетасы мөхәррире Луиза Сөнгатуллина инде!) «Ялкын» журналына шигырен җибәргән дә, шагыйрь Фәннур Сафин җавап хаты язган әнә. «Апа, миңа редакциядән хат килде», – дип, сөенечен уртаклашырга килде яныма. «Иҗат түгәрәге оештырам болай булса», – дип, күңелемә беркетеп куйдым. Әле тагын о-о-о-зы-ы-ын стена газетасы чыгарачакбыз! 8, 9, 10 нарның иң талантлы кызларын-малайларын җыеп, факультет газетасын күрсәтәчәкмен башта, кызыктырам үзләрен. Татар теле буенча КВН үткәрергә дә күңел кымырҗап тора. Схемасы әзер инде: Флера апа Сафиуллина 436 нчы һәм 446 нчы группа студентлары белән шундый шәп чара оештырган иде... Тагын... Укытучылар көзге каникул вакытында спектакль куймакчылар икән. Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е! Миңа да бер кечкенә генә роль бирделәр: Сәрбинең ахирәте Гөлйөзем булып уйнаячакмын.
    
Аһ! Дәресләргә дә әзерләнергә кирәк бит әле... Сигезенчеләр Габделҗаббар Кандалый, Заһир Бигиевларны үтәләр, тугызынчылар – Гафур Колахмәтовны, Мәҗит Гафуриларны, унынчылар – Такташ, Кутуйларны. 

Озын коридорлы иске мәктәп бинасы мич ягып җылытыла. Класс бүлмәләрендә бик салкын көннәрдә тын беленеп тора хәтта. Ә мин капрон оектан, платформа туфлиләрдән, практика өчен дип (имеш, укытучы апа кыяфәтенә керәбез) ательеда махсус тектергән яшькелт-зәңгәр кримплен костюм-платьедан. Казаннан кайт та, матур да киенмә, имеш! Простой оек киеп йөрмәм инде! Дүртенчеләргә дәресемә... завуч Рәсимә апа кереп утырды. (Минем дәрес планы юк! Һәм мин аны, гомумән, төзеп маташмый идем. Күңелдән чамалыйм да дәрес барышын, экспромтом гына уздырам.) Грамматиканы уен кебек алып барырга булдым. Кыен сүзләрне дә яздырдым, кагыйдәләр дә аңлаттым, мөгаллим, мәгариф, каләм, сәлам кебек сүзләрнең гарәп теленнән кергәнлеген аңлатып, гарәп язуы белән (шаккаттырам, янәсе!) тактага да язып күрсәттем. Сорауларга җавап көткәндә, алдагы партада гел кулларын күтәреп утырган кызларга ым кагам: «Әйдә, син җавап бир!», «Синеңчә ничек?»

Тәнәфескә чыккач, завуч үз кабинетына чакырды, дәресемә анализ ясады. Уен формасы куллануым да, гарәп имлясында язуым да әйбәт икән. Гел бер үк укучылардан соравым гына ошап бетмәгән. Барысына да барып җитәргә тырыш ди. Аннары минем киенүемә тукталды Рәсимә апа. «Матур, зәвыклы инде болай киенү. Укучылар да яратып карый үзеңә. Ләкин бу салкында җылырак киенеп йөр. Салкын тимәсен берүк», – дип, әниләрчә кайгыртып алды ул.

Их, бу сигезенчеләрне! Тәртипсезләр, дәрескә әзерләнмиләр, сөйләгәнеңне тыңламыйлар! Умарта оясы кебек гөж килә класс! Аптырагач, класс ишеген каерып ачып куйдым. Күршедә генә – «Учительская», укытучылар бүлмәсе ягъни мәсәлән. «Менә күрсеннәр әле нинди башкисәр класс икәнен! Директор да, завуч та күрсен!» – дип куркытмакчы булам үзләрен. Кызыксындыра алмавымнан икәнен үзем дә беләм инде югыйсә. Тугызынчылар, да, унынчылар да гел башка төрле бит: уртак телне тиз таптык. Унынчыларның малайлары (миннән озын, киң җилкәле егетләр!) «апасы» дигән булып, шаяртырга маташа кайчак. 10 нчы «А»да Программа буенча Һади Такташ иҗатына багышланган дәрес бара. Илһам Хисмәтуллиннар (хәзер ул матур җырлар авторы!) мине бик бирелеп тыңлаган кыяфәттә утырган булалар инде. «Мокамай» шигырен укыйм: 
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка... 
Сизеп торам: игътибар белән тыңлыйлар. Укуымны дәвам итәм:
Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы...

Шунда парталар арасыннан җиңелчә шыбырдау узды! «Икебез дә кызыл борынлы» дигәннәрен аермачык ишеттем. Гөнаһ шомлыгы! Салкын тиеп, борынга сызлавык чыккан иде бит! Шуңа төрттерүләре инде! Оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым!

Алай гынамы! Практиканың һәр көне берәр кызык маҗара әзерләгән булып чыкты...          

Фото: www/.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар