Логотип
Күңелеңә җыйма

Өч мандарин

Яңа ел кичендә беркайчан да могҗиза булганы юк минем. Гомумән, могҗизалар җәһәтеннән “лузер” мин. Берәр җиргә соңга калам икән, башка вакытта ким дигәндә ун минутка соңара торган әйбер, мин барасы көнне нәкъ менә ун минутка иртәрәк тә башланган булып чыга. Автобуска йөгерәм икән, ул борын төбендә ишекләрен ябып кузгалып китә. Сериалларның соңгы сериясен беркайчан да күргәнем юк. Имтиханнарда иң авыр билет миңа эләгә. Лоторея билетлары турында әйтеп тә тормыйм. Берсендә хәтта барабан ватылды. Кыскасы, әгәр моны психоаналитиклар укый икән, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Булган икән минем белән бер могҗиза. 

Уфада яшәгән вакыт. Гаиләм юк, тулай торакта яшәп ятам. “Шәхси тормышыңда проблемалар бармы? Киңәшем шул: ике эшкә урнаш – шәхси тормыш та юк, димәк ки, проблемалар да”, дигән циник бер гыйбрәдәгечә көн саен чыга торган “Кызыл таң” газетасының ике бүлегендә берьюлы эшлим. Күршедә генә яши торган иптәш кызымның да шундыйрак хәл. Ул -“Өмет”тә “кияүдә”. 
Шәхси тормыш дип... Яңа ел җиткәндәрәк кенә искә төшә иде ул безнең. Яшь бара, фатир юк, кияүгә чыкмаган, балалар юк... дип уфтанып, Яңа елда яңа тормыш башларга, безнең һөнәри имиджга әйләнгән кара водолазканы ак төсләргә алыштырырга сүз бирәбез дә онытабыз. 
Ул елны мине Яңа елның беренче көннәрендә дежурга куйдылар. “Татарстаннан ук, туганнары янына кайтасы бардыр”, - димәделәр (алай дип әйткән еллар да булды, билгеле), гаиләсе юк, озаклап ял итмәсә дә була, дигән мантыйкка тяндылар. Күршем Эльмира да Уфада калырга ниятләде. Яңа ел дәрте дип кайнап торган Уфада ике ялгыз каршылыйбыз Яңа елны. Тынычлык тансыклаган иде, сөендек кенә моңа. 
Имештер, ноутбук, ручка, блокнотлар турында онытабыз, күп итеп мандарин алабыз, “Оливье” ясыйбыз, авылдан әни җибәргән үрдәкне пешерәбез дә таңга кадәр телевизор каршында Яңа ел программалары карап, дежур көнгә кадәр йоклаячакбыз. Елга бер тапкыр йокы туйдыру да Яңа ел планына керә башлаган чак иде. 
Барысын да алдан әзерләп куйдык, ә менә мандариннарга чират никтер тимәде. 31енең кичке җиделәре җиткәндә генә мандариннар юклыгы искә төште. Кибеткә ни өчендер ыспай киенеп чыгарга иттек, югыйсә, кибет юл аша гына иде инде. Киенә, бизәнә торгач, сигез дә тулды...
Чыктык та туп-туры җиләк-җимешләр янына юнәлдек. Башкасына күз дә салмыйбыз, мандариннар тартмасына килсәк... тартмада өч мандарин ята. Берсе гадәттән тыш эре, берсе вак, ә өченчесе изелгән. 

Менә шунда безнең бүселеп ташыган күңел касәсе мөлдерәде дә инде. Мандарин да калмаган бит, ичмасам... Мандаринсыз нинди Яңа ел инде ул? “Ирония судьбы” фильмының да, оливьеның да, үрдәкнең дә тәме китте болай булгач, ә Яңа елны ничек каршыласаң... Менә шулай итеп Яңа ел киченә безгә дигән мандариннарын да калдырмаган дөньясына чын-чынлап үпкәләдек без ул көнне. Дәшми генә юл аша чыктык, бер-берсенә үпкәләгән кешеләр кебек икебез юлның ике ягыннан атлап киттек. Чынлыкта ике тәүлек буена кар яуган иде ул елны, ишегалларын чистартып өлгермәгәнгә, бер эзгә салынган сукмак юк иде. Шуңа да кем каян бара ала, шулай атлыйбыз. 
Бүлмәгә кайтасы килмичә, ишегаллары буйлап барабыз. Шулвакыт безне бер джип машинасы куып тотты. Аңа юл биреп икебез ике якка басып туктап калдык. Безнең белән тигезләшкәч, джип та туктады. 
- Дэвушки! – диде Кавказ акценты белән ул безгә. – С наступающим! – дип, ишеген ачып безгә бер тартма сузды. 
Аптырашып калдык. 
- Бэрите, бэрите, домой еду, я на рынке торгую мандаринами, у меня еще полный багаҗник. Все не продалось, после праздника куда я их дену, - дип кыстап-кыстап тартмасы белән сап-сары мандариннар калдырып китте безгә әллә каян гына килеп чыккан кап-кара кашлы “Кыш бабаебыз”.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар