Логотип
Күңелеңә җыйма

«Әнием турында языгыз»

Дөньяда әллә нинди кызык кешеләр бар инде. Эшебез гел кешеләр, аларның язмышлары белән бәйле булганга, безнең юлда аеруча еш очрый алар. 

Дөньяда әллә нинди кызык кешеләр бар инде. Эшебез гел кешеләр, аларның язмышлары белән бәйле булганга, безнең юлда аеруча еш очрый алар. 
Әле иртә иде. Гадәттә, редакциягә киләсе кеше алай бик иртә йөрми, көндезге якны сайлый. Ул мине коридорда ук көтеп алды. Редакциягә килгән хатлар белән эшләгәнгә, кызлар аны туп-туры миңа юллаганнар. 
– Әнием турында бер хат языгыз әле, – диде ул, «үгезне»  мөгезеннән үк эләктереп. Елмаеп куйдым.
– Үз әниегезне сез яхшырак беләсез бит, бәлки, үзегез язарсыз. Ә без аннары килмәгән урыннарын китереп, матурларбыз...
– Юк, мин язмыйм! Яза белмим. Сез языгыз, – диде ул, үҗәтләнеп. 
– Алайса, берәр туганыгыз язсын. Әниегезнең язмышы шулай гыйбрәтлемени? – дим, кызыксынып. Гыйбрәтле булмаса, улы болай әтәләнеп йөрмәс бит инде. 
– Гыйбрәтле шул. Татар хатынының авыр тормышы ул. 
– Сез авылданмы? 
– Әйе, Казанга якын гына безнең авыл. – Ул үз авылларының исемен атады. Монда хәзер аның кайдан икәнен язмыйм инде, анысы мөһим дә түгел. Кыскасы, әнисе турында әллә ни мәгълүмат сөйли алмады ул. Җир идәнле йортка кияүгә чыкканын, алты бала үстергәнен, тырыш булганын гына белеп калдым. Узган гасырның 60 нчы елларында татар авылларында әле җир идәнле йортлар калды микәнни, дип гаҗәпләнгәнем истә. 1921 елгы дәү әниемнең еш кабатлый торган бер сүзе бар иде: «Ирең ир булса, идәнең җир булса да ярый». 
– Нәрсәдер язарлык материал булмады бит әле бу, – дидем, чынлыкта бу егеттән инде бераз ялыга башлап. Теләсә кемнән әнисе турында сорагыз, көне буена сөйләячәк ул сезгә. Ә монда улының үзен үстергән газиз әнисенең тормышыннан әллә ни хәбәрдарлыгы күренми. Безгә бит аның биографиясе түгел, ә эләктереп алырдай, гыйбрәт итеп язардай вакыйгалары мөһимрәк. Сөмсере коелып кына чыгып китте егетем. 
Икенче көнне алар мине икәү каршы алды. Кичәге танышым бертуган апасын алып килгән! Энесенә караганда, апа кеше мәгълүматлырак булып чыкты. Әниләренә уку эләкмәгәнен, бик ярлы гаиләдә үскәнен, олы апаларына хәтта хәер сорашып йөрергә туры килгәнен сөйләде ул. Ярлыныкы – ярлыга инде, үзләре кебек бик авыр тормышлы гаиләгә килен булып төшә әниләре. Дөресрәге, булачак ире урлап алып кайта аны. 
– Ярлылыклары шул дәрәҗәдә  –  чишмәгә суга төшәргә үзләренең көянтә-чиләкләре дә булмаган, күршедән сорап тора торган булганнар, – дип искә алды апа кеше. – Әни килгәч кенә бераз хәлләнәләр. Яңа йорт салып чыгалар, күрше-тирә иләген-чиләген бүләк итә. Әни, мескенем, ике кисәк шикәр өчен кешеләрнең бәрәңге бакчаларын утар, өйләрен юып бирер иде. Кышын баерак авылдашларның керләрен уды. Әтиебез дә гомерле булмады ичмасам, кече энебезгә бер яшь тулганда үлеп китте... Укый-яза белмәсә дә, әни әле Казанга кадәр барып эшләп йөрде. «Алты баланы бер үзең үстерә алмассың», – дип, безне интернатка да алырга килгәннәр иде, әни беребезне дә бирмәде. Әнә шулай үстек, – дип йомгаклады ул сүзен. 
– Мин әле клубка чыгар яшькә җиткәндә дә кышын апаларның изүләре чигүле пәлтәсен киеп йөрдем, – дип, үзенең дә хатирәләрен барлады егетем. Шактый гына сөйләшеп утырып, озатып калдым аларны. 
– Әле иртәгә дә берәр туганын ияртеп килмәгәе, – дип шаяртты кызлар. 
Һәм алар хаклы булып чыкты. Иртән инде мине өчәүләп көтә иде яңа танышларым. Бу юлы әниләрен дә иярткәннәр. 
– Менә, үзегез барысын да сорашыгыз, авылдан әнине алып килдем, – диде ул. Олы гына яшьтәге күпне күргән авыл апасы. Улының үзен монда ни йомыш белән алып килгәнен дә бик аңлап бетермәде бугай. Авыл кешесе тормышын чыгарып селкегәнне бик өнәми дә бит әле ул. Апа да тыенкы гына итеп балачагын, яшьлеген искә алды. Кичә кызы сөйләгәнчә, дөрестән дә,  ярлылыкның чигендә көн итеп, бик авырлык белән үстергән балаларын. Бүгенге тормышыннан шөкер итәрлек, балалары да авылда төпләнеп, йортлар салып кергәннәр, әниләрен ярдәмнәреннән калдырмыйлар икән. 
Фотога төшереп, чәйләр эчертеп, булдыра алганча хөрмәт күрсәтергә тырышып озаттык без аларны. Ул язма, хат булып, улы исеменнән соңыннан басылып та чыкты. 
Журналны укучылар язмаларның ничек барлыкка килгәнен күп очракта белми. Кайчагында бер генә битлек язмалар өчен дә әнә шулай әллә ничә көн тир түгәргә туры килә. Бу егетнең әнисе турында шулай журналда чыгарасы килеп йөрүе, чынлыкта сокландырды мине. Журналда басылган язма ташка басылган белән бер ул. Белмим, бу апа бүген дә исән микән, аннан соң инде шактый еллар үтте. Менә күрерсез дә торырсыз, күпмедер вакыттан соң, бәлки ул чагында безнең урында инде башкалар эшләр, оныкларының балалары әбиләре турындагы ул язманы эзләп, редакциягә киләчәкләр әле. Әле менә өстәлемдә тагын бер хат ята. Кайсыдыр елның кайсыдыр санында абыйлары турында берничә җөмлә язылган булган. Ерактагы туганнары әнә шул сүзләрне эзли. 

фото: https://www.pexels.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жир идэн турында гына язам, минем сенелем (21 яшьтэ иде), 1984 елда кияугэ чыкты. Зеленодольскида Садовая урамыннан шулай ук жир идэнле йорт сатып алдылар, биш еллап торгач, уз йортларын салып чыктылар. Мин уйлый идем узбэклэрдэ генэ жир идэнле йортлар бар, диеп. Ник шулай язам, бер узбэк хатыны бер почмакта чупрэлэр сата иде. Столоваяда ашагач, юган савытларынын суын раковинага тугел, эйлэндереп идэнгэ агыза иде. Э узе унивеситетта укытучы булган?! Моны нэрсэ белэн анлатып була? Уз ойлэре белэн торганнар, тормышы бик авыр булган, ире йоргэн, узе даун кыз тапкач, эшеннэн киткэн. Сорадым, идэннэре жир булган.?‍♂️?‍♀️?

    Хәзер укыйлар