Әнием әтиемне көтте...

Мин, бер әнигә бер кыз гына булып үскәнлектән (әтием сугыштан кайтмады), әниемне югалтсам, дөньяда яши дә алмам төсле иде. Тик, ничектер, бу югалтуны мин зур түземлелек, сабырлык белән кичерә алдым. Кайберәүләр кебек еллар буе елап та йөрмәдем. Әниемне яхшы белгән бер апа: “Әниең синең әйбәт кеше иде, башкаларга ярдәм итеп, матур яшәде. Андый кешеләр үзләре үлгәч тә башкаларга авырлык калдырмыйлар. Җан тынычлыгың өчен әниеңә рәхмәт укы”, — диде.
 
Әйе, әнием минем чыннан да изге кеше булгандыр. Ул сигез айлык чагында әнисез, өч яшендә әтисез, егерме өч яшендә ирсез калган. Әтием сугышта чакта әниемнең беренче баласы, минем апам, дөнья куйган. Әнием гомере буена әтиемне көтеп яшәде, аның һәлак булганлыгына, бары тик соңгы елларда “Хәтер” китабыннан укып белгәч кенә ышанды.
 
Авылдан Казанга килеп, әнием сугыштан соңгы иң авыр елларда йорт салып керде. Законсыз салынган йортларны, миченнән төтене чыкмаса, хөкүмәт җимертә торган иде ул чакта. Шуңа әнием бер төндә йортыбызга үзе мич чыгарды. Иртән мичебездә чәебез кайный, ашыбыз пешә иде инде. Йортыбыз да исән калды.
 
Ул мичтә пешкән ашларны кем генә ашамады безнең! Заманасы да башка иде шул! Ачкычлар — урам як ишек төбендәге аяк җәймәсе астында. Авыл кешеләре, туган-тумача, белгән-күргәннәр килгәндә, ачкычны алып өйгә керә дә мичкә чуен белән әни утыртып киткән ашны салып ашый.
 
Хатын-кыз салган йорт әлләни зур түгел иде инде ул. Шулай да, кемнәр генә тормады бездә! Авылдан килеп, югары уку йортларында укучылар дисеңме, вакытлыча торыр урыны булмаган туганнар, дуслар дисеңме... Әле бервакыт вокзалда кунып, авыл хуҗалыгы институтында имтихан тоткан украин малаен да сыендырдык. Аны безгә әниемнең йомшаклыгын белгән күршеләр ияртеп алып кайтканнар иде. Озак еллар ул малайның әнисе минем әниемә рәхмәт хатлары язып торды. Үзе ятим үскәнлектән, әнием ятимнәрне кызгана иде. Әнисе исән булып та ятим үскән бер кызны кияүгә чыкканчы үзебездә үз кызы кебек ун ел буена тотты. Хәзер дә без аның белән туганнарча аралашып яшибез.
 
Белгән-күргәннәр минем әниемне “йорт салган хатын”, дип йөртәләр иде. Ул кечкенә генә “сыпушка” йортын эче-тышыннан сылап җылытты, зурайта, үстерә барды, сарайлар җиткерде. Бер дә әтиле гаиләләр тормышыннан ким түгел иде безнең тормышыбыз. Шуның өстене, әнием таңнан торып эшкә киткәнче, бер күлмәк тегеп бетерә, шөлләр бәйли, юрганнар сыра торган иде. Элек колхоз эшенә бергә йөргән чакларын искә алып: “Әниеңнең кесәсендә һәрвакыт йомгагы булыр, юлда барганда да бәйләү бәйләп йөри иде”, — дип сөйлиләр миңа авыл кешеләре дә.
 
Алырга түгел, бирергә ярата иде минем әнием. Үзем үсеп, дөнья күрә башлагач, әле мин әниемне тәнкыйтьләп тә алгалый идем: “Ире тапкан малы юк бит, ничек шулай көч куеп тапкан, үзенә дә бер тамчы малын җиңел тарата икән?” — дип уйлый идем. Әниемне жәлләгәнмендер инде. Шулай “Зингер” тегү машинабызны күрше-күлән, белгән-күргәннөр гел сорап алып торалар, күтәреп китәләр, күтәреп китерәләр. Бервакыт мин: “Әни, машинаны бирмә инде, ватарлар”, — дидем. Үземнең дә тегү тегә башлаган чагым, машина кадерен беләм. Әнием: “Үсәрсең, машина сатып алырсың да бирмәссең”, — диде. Дөрестән дә, ул машинаны кемдер төшереп ватты. Бер оста: “Төзәтеп булмый, миңа кирәк-яракка гына сат”, — дип, әллә дөрес, әллә ялганлап, бушка диярлек машинабызны алып китте. Мин үсеп, олыгаеп беткәч тә инде безнең андый яхшы машинабыз булмады. Тик әниемнең мин бер генә тапкыр да машинасын кешегә биреп торганына үкенгәнен ишетмәдем.
 
Олыгайгач, әниемне бик күп Коръән ашларына йөрттеләр. Укуын ишетеп ошаткан кешеләр аны ераклардан килеп алып китәләр иде. Табында ул бервакытта да кирәкмәгән сүз сөйләшмәс, урынсыз кисәтүләр ясамас, үзен башкалардан өстен куймас иде. Садаканы: “Каян килсә, шунда китәргә тиеш", — дип таратырга тырыша иде. Вафаты алдыннан үзе яткан хастаханәгә барып, садакага килгән сөлге-тастымалларын үзен караган хастаханә хезмәткәрләренә, русны, татарны аермыйча, таратып кайтты. Шулай, тирә-юньдә уңганлыгы, кешелекле булуы белән дан тоткан әнием белән миңа 60 яшемә кадәр яшәү насыйп булды, Аллага шөкер. Мин бик-бик бәхетле ул яктан...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    15568
    3
    181
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    5510
    7
    100
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    6050
    6
    86
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    6622
    0
    58
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 декабрь 2020 - 09:41
    Без имени
    Сихер,бозыкка элэгудэн Аллахы Тагэлэ узе сакласын.Э кулланучы имансыз кешелэргэ узлэренэ кайтсын...
    Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма
  • 2 декабрь 2020 - 21:50
    Без имени
    Айсылу кебек тын алалмый торып укып беттем Рэхмэт сезге бик ошады,толька каяан белерге ничек беткенен,бик блесе киле бит.
    Ай сылуы-4
  • 2 декабрь 2020 - 22:25
    Без имени
    Аллага шокер, мин бик шатландым шулай матур туйлар блен беткеч.👏👏👏👍👍👍🙏🙏❤💋
    Ай сылуы-5
  • 3 декабрь 2020 - 07:56
    Без имени
    Бик ошады алланын рэхметэ яусын тында алмыйча укып чыктым
    Ай сылуы-4
  • 2 декабрь 2020 - 01:55
    Без имени
    Этисе алдаша билгеле
    Урланган бәхет
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...