Логотип
Күңелеңә җыйма

Ничек балага узмаска?

Шәфкать туташы ятагыма кадәр озатып, бозны эчемә куеп ук чыгып китте. Ул ишекне ябуга, одеялымны тартып китердем дә, битемне томаладым. Тамактагы төерне ничек тә тизрәк йотып җибәрергә, күзләремә мөлдерәп тулган яшьне хатыннарга күрсәтмәскә кирәк иде. Сизмиләрме соң?
— Әллә елыйсың? Шулай каты авырттымы?
— Туңдым, шуңа ябынып яттым, — дигән булдым. Тәнем авыртамы, әллә җаным күбрәк әрниме?

Соңгы ике атнада ниләр кичергәнемне Ходай да, үзем генә беләм. Буйга уздыммы әллә, дигән уй аяз көнне яшен суккандай итте.  Икенче бала? Билгеле, кирәкми. Әлегә мин бу вакыйгага физик яктан да, аннан бигрәк, рухи яктан да әзер түгелмен. Кеше: “Берсе янында икенчесе үсә”, — дигән була да ул. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, теләсәләр, рәттән өчне тапсыннар, ә миннән булмый.

УЗИдан күренеп, әле мини абортка өлгерә алганымны белгәнче, йокламадым да бугай. Тегесенә, зурысына барудан котым очып куркам мин. Күргән нәрсәм булмаса да, укыганым, ишеткәнем бар. Карынымдагы баланы кисәк-кисәк тунатып алырга йөрәгем җитмәс кебек тоелды. Көлсәгез, көләрсез, әмма аның кычкыруын ишетермен дигән уйдан котыла алмадым. Авыртуына да түзәрсең, хатыннар, әнә, бик кимсетәләр анда, дип сөйлиләр. Өстеңә нинди генә сүз әйтмиләр, диләр. Ыңгырашсаң “артист” буласың икән. Монысы әле иң йомшагы. “Ирең белән ятканда рәхәт булган бит”, “Анда җәелмәскә идең”... Таган әллә ниләр, әллә нәрсәләр. Әйтерсең, үзләре роботлар, җаннары да, тәннәре дә юк.

Мин барган поликлиникада мини аборт кына ясыйлар. Кызганычка каршы, төгәл адресларын күрсәтә алмыйм. Биредә хәзер абортка 18 яшькәчә булган хатын-кызларны гына кабул итәләр. Поликлиника башка юнәлештә эшли, ул ханымнарга теләмәгән йөклелектән ничек котылырга икәнен түгел, ә аны булдырмау юлларын өйрәтә.
Алга китеп булса да әйтим, мин монда бер генә битәрләү сүзе дә ишетмәдем. Танышларым аша кергәнгә генә түгел, һәммә кешегә мөнәсәбәтләре шундый аларның.
Операция бүлмәсенә кергәч, куркып, югалып калуымны күреп, врач аркамнан кагып, мине тынычландырды. Шәфкать туташы операция буена күзен минем йөздән алмады, үзе гел елмайды. Соңыннан, әйткәнемчә, бүлмәгә кадәр озатып куйды. Аннан, һәр ун минут саен врач кереп хәлебезне белешеп торды.
Әйе, теләмәгән йөклелектән мин әнә шулай, чагыштырмача җиңел котылдым. Тик менә...
Уйланганыгыз бармы, безнең илдә аборт һәрбер хатын кичерергә тиешле котылгысыз нәрсә кебек бит ул. Теләмәгән йөклелектән котылуның күпләр башка юлын белми дә бугай. Авылны әйтмим дә, әле шәһәрдә шулай.
Чит илдә, хатын-кыз бала табу йортыннан чыгуга, гинеколог аның янына: "Хәзер ничек сакланырга уйлыйсыз?” — дип килеп җитә икән. Өемә үк килүләренә өметләнмим инде анысы. Мөрәҗәгать иткәч, кешечә кабул итсәләр икән, дим. Паспортың булса, билгеле. Инде бирегә 5-10 ел йөрсәң дә, әгәр һәр килүендә янында паспортың булмаса, регистратурада синең белән сөйләшеп тормыйлар, бернинди врач та сине кабул итми.

Абортка керергә анализ биргәндә, берочтан гинеколог белән киңәшеп китәрмен, дигән идем, ул ни дияр, бәлки, миңа спираль куйдырырга кирәктер? Килеп керүгә: "Нигә уздың?” — диде дә, сөйләшергә дигән теләгемне сүндерде. Киңәше дә шушы соравы кебек үк мәгънәсез булмас дисезме?

Язып бетерә алмыйм, фикерләрем таркау... Елыйм...

Айгөл. Казан.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә мин менә Рамазан аенда узганмын. Ирем, белеп алгач, өзми-куймый абортка куа башлады. Рамазан гына узсын иде хотя бы, шундый изге айда нинди зур гөнаһ була бит, дип, ай беткәнче көттем. Мин инде аны табарга күңелем белән килешеп тә беткән идем, коляскасын кая куярбыз икән, караватын, дип, хәтта хыяллана да башлаган идем. Ирем дә килешер, дип өметләндем. Ул исә минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды, калдырсаң, аерылышабыз дигән шарт куйды. «Рамазанда яралган бала, ул безгә әллә никадәр игелек китерер, тусын инде», – дип ялвардым. Юк, икесен ничек үстереп кеше итү турында уйла, диде. Елый-елый абортка әзерләндем. Бар да Ураза беткәнне бәйрәм итә, ә мин кешенең гомерен өзәргә барам. Юл буе үкереп елап бардым. Кешеләр, моның нинди зур хәсрәте бар икән дип, аптырап карап калдылар. Больница ишеген ачканда мин аның белән бәхилләштем. Курыкма, син бернинди дә авырту тоймассың, суырта да ала, дип, аны үземчә юаттым да әле. Алалһы Тәгалә мине, белмим, ничек кичерер икән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ......кичерми ...........................................((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кызганычка каршы бүгенге көндә күп кенә хатыннарның проблемасы бөтенләй башка, ничек узарга балага..... Аптырыйм мин бу тормышка нишләп шулай???? кемдер 200 меңнәр түләп ЭКОлар ясата- ясата таба алмый бала, ә кемдер аборттан кайтып керми.... Ник??????

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди итэгатьле врачлар... Автор язманы "елыйм" дип тэмамлаган... Кызганмыйм мин сезне! Врачларны да хупламыйм! Э менэ теге гинекологны, "Нигэ уздын?" дигэн гинекологны яклыйм! Елый-елый бала утерергэ баралар! Мин сезнен ишелэрне кызганырга тиешме?! Узмагыз сон! Таш гасырда яшэмисез, hэр кибеттэ сатылучы саклану чарасын ала аласыз бит! Сез бит аналар! Ана инстинкты дигэн эйбер бар! Э сез " Ирем каршы" hэм тагын башка сэбэплэр табып, яклыйсы, саклыйсы, яратасы урында, утеругэ барасыз! Нигэ язасыз сез модный язмаларны, кызгандырыр оченме?! Дин эhелре дэ эйтэ ди , абортлар куп булганга, шул тумаган, бер яклаучысыз сабыйларнын купме куз яше тугелэ, аннан сон бала таба алмыйсыз яки гарип балалар туа. Туган балаларны бик яратасыз, нигэ сон туачак, эле кулга алып соя алмаган балалар шулай бик кадерсез сон? Алар да бит Жан иясе! Сез Аллаhнын ярдэменэ ышанмыйсыз, димэк. "Бала ризыгы белэн туа", дилэр. Э сез инде жан ингэн балаларны табарга куркасыз! Э бит укенэчэксез! "Аборт ясат" дигэн ата атамы сон ул? Хатын-кыз ин беренче чиратта узе анлы булырга тиеш. Менэ бик куп матурлык конкурслары, торле-торле башка бик куп чаралар, проектлар уздырылар. Оештыру, булэклэу куп акча сорый. Уздырылсыннар, лэкин ялгыз аналарны да шулай кайгыртсыннар иде! Куплэр аерылышырга куркалар, тузеп яшилэр. Ялгыз бала устеручелэрне дэ тэнкыйтьлэмэсеннэр иде! Куплэр кеше сузеннэн яки баланы/балаларны ничек устерермен дип куркалар. Шушындыйларга ярдэм иту булсын иде купкэ яхшырак, дэулэт тарафыннан! Бу елап кына, итэгатьле сойлэшу белэн генэ хэл ителэсе проблема тугел! Битарафлык аркасында килеп чыккан глобаль проблема бу!

          • аватар Без имени

            0

            0

            "Безнен илдэ", "чит илдэ" дигэн чагыштыру белэн килешэсем килми. Безнен консультациялэрдэ дэ бик яхшы анлаталар, тикшеренергэ барсан да "ничек сакланасыз?" дип сорыйлар, торле вариантларны анлаталар, бэби табып бер ай узгач та килергэ кушалар бит, анда инде врач белэн кинэшлэшеп, купчелек вариантлар арасыннан узенэ туры килэ торганын сайларга була. Тик бездэ халык шундый шул, профилактика очен врачларга йорергэ яратмыйбыз, урыс эйтмешли, "когда припрет", куп кеше гел нык чирлэгэч кенэ бара больницага. Абортка барган хатын-кызларга каршы бер суз дэ эйтмим, ул инде уз момкинлеклэрегезне исэплэп , уйлап эшлэгэн эш, дип уйлыйм. Лэкин ул бит организм очен дэ яхшы тугел. Шуна алдан чарасын курергэ кирэк инде, интернеттан да укып белергэ була аны безнен заманда. Уз сэлэмэтлегебезгэ игътибарлы булыйк, кызлар

            Хәзер укыйлар