Логотип
Күңелеңә җыйма

“Насыйп яр”

 “Насыйп яр” ди­гән төшенчәнең ни дәрәҗәдә мәгънәле икәнен, нәни генә булса да, тормыш тәҗ­рибәмнән чыгып дәлилли алам мин. Әлбәттә, бу гый­барә шигырьләрдә сөйләнеп, җырларда җырланыр өчен генә тумаган. Бар ул, чынбар­лыкта да бар, насыйп ярлар...
Җир йөзендәге һәр кеше­нең үз язмышы, үз тормышы.
Мин дә кечкенә генә мәхәб­бәт тарихымны язмакчы бул­дым.
Мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлап, апам артыннан училищега укырга киттем. Очрашуыбыз­ның сәбәпчесе апам булды да инде. Аның белән авылга кайтырга дип, тукталышта басып торабыз. Шунда яныбызга тәбәнәк кенә буйлы бер егет килеп басты. Апам­ның танышы икән. Кабаттан, без дус кызымның туган кө­нендә очраштык. Бәйрәмгә ул соңарып килде һәм апам белән икебезнең арага кереп тә утырды. Шул көннән баш­лап без очраша башладык.
Яшь чак — күңелле вакытлар: клуб, дискотека, дуслар...
Аның миңа карата чын хисләр кичергәнен аңлый башладым. Ә мин, мин аны ярата идемме соң? Әлбәттә, ул миңа беренче күргәндә үк ошады. Кулында машинасы булган, бөтен “каприз”ларыңны үтәргә әзер торган егетне ничек кире кагып була инде? Була икән шул. Бигрәк тә әниемнең: “Кызым, син аның машинасына гына кызыгып йөрисең бугай, алай
булса, алдалап йөртмә, ул әйбәт егеткә охшаган”, — дигән сүзләре уйга калдыр­ды. Аерылышуыбызның сә­бәбе дә бик сәер: имеш, миңа тәбәнәк буйлы егетләр ошамый. Дөнья ямьсез, ә миңа бик тә күңелсез булып калды. Күпмедер вакыттан соң юлларыбыз кабат кисеште. Мин инде үземнең аңа ка­рата битараф түгеллегемне аңладым. Һәр кичне сагыны­шып очрашабыз, бергә үт­кәргән һәр мизгел кадерле безгә. Тик бу кавышуда озакка сузылмады — аңа солдат хезмәтенә чакыру килде (егерме яше тулгач). Мин елап озатып калдым. Бу юлы аерылышуны бик авыр ки­чердем. Урын өстенә егыл­дым, хәтта берничә көн авы­зыма ризык та каба алмадым. Арабызны якынайтып кайнар хисләр тулы хатлар йөри башлады (аларны әле дә булса сандык төбендә саклыйм).
Ике ел гомер аз да, күп тә түгел, диләр. Үтте дә китте бу еллар. Ул да армия хезмәтен тәмамлап кайтты. Тик без ка­бат аерылыштык.
Ул вакытта мин инде уку­ымны тәмамлап, шәһәр мәк­тәпләренең берсендә эшли башлаган идем. Чираттагы күрешүебез ярты еллап ча­масы вакыт узгач булды. Ул да шәһәргә килеп эшкә ур­нашкан икән. Авылдан киткәндә автобуста бергә бар­дык. Кышкы салкын көн бул­са да, күңел түрендә нинди­дер бер җылылык чаткысы кабынгандай булды. Тик мин аны бик сирәк, кайтканда-киткәндә генә күргәләдем. Кыш артыннан яз, язлардан соң ямьле җәйләр килде. Җәй безне кабат очраштыр­ды. Моңсу көзләрне дә бергә үтеп, кышның матур бер ки­чендә гөрләтеп туй ясадык. Улыбыз туды. Өйләнешүе­безгә алты ел менә. Насыйп яр дигәннәре шушы буладыр инде. Күп еллар дәвамында таныш булып, ничә кат юлла­рыбыз аерылып та, күпме каршылыклар аша үтеп, без барыбер бергә булдык. Ди­мәк, язмышка шулай языл­ган. Бүгенге язмышыма рәх- мәтлемен. Сабый чагымнан ук гаиләбез белән җыелы­шып, табын тирәли түгәрәк­ләшеп, чәй эчүләрне ярата идем. Хәзер исә үз гаиләм, ул нибары өч кешедән тора: яраткан ирем, нәни улыбыз һәм мин. Өстәл янында тү­гәрәкләшеп, чәй эчәбез — шуннан да зур бәхет бармы икән, дип уйлыйм.
Бер кеше дә гел уңай сый­фатлардан гына тормый. Мин дә үземне идеаль ке­шегә санамыйм. Иң мөһиме: тискәре сыйфатларыңны та­ный белү. Ул да авыр холык­лы. Моннан тыш, әле без йолдызлыклар буенча да бө­тенләй туры килмибез.
Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була, гел бал да май гына түгел. Арабызга кеше сүзе кереп, авыр сүзләр әй­тешкән чаклар да булды. Тик сабырлык белән, вакытында аңлашып, барлык авырлык­ларны да җиңәргә мөмкин. Чөнки мәхәббәт бар нәр­сәдән дә өстен. Ә без бер­беребезне бик нык яратабыз. Бу язмамнан ул мине таныр дип өметләнәм. Таныр һәм минем аңа карата нинди саф, чиста, чын сөю хисләре ки­чергәнемне аңлар.

Резида САБИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акыллы кызлар бар ул молодец балам, без хатын кыз ясыйбыз ирларне унышлысын да унышсызын да , хатын кыздан тора., сина язылган ир булган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу язмада үземнең мәхәббәт тарихын таныдым. Без дә иптәшем белән бер ничә тапкыр очрашып йореп,аерылышып,яңадан җиде елдан соң кабаттан очрашып инде бер дә аерылмаска сүз биреп мәңгегә кавыштык.Беренче мәхәббәт шул ул- онытылмый да,үлми дә...Насыйп булгач - бергәбез!- дип уйлыйбыз без дә.

      Хәзер укыйлар