Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәктәпне сагынганда

Сентябрь ул сары яфраклы, кашкарыйлы, алмалы, әбиләр чуаклы ай гына түгел, мәктәпле, укытучылы, дәресле, расписаниеле ай да әле... 

Ә сентябрь саен сагындырып искә төшә торган матур хатирәләр байтак ул. 

Үземнең 9-10 нчы класс укучысы чагымдагы көндәлекләрем аша да, укытучы кызы статусында да, мәктәпкә практикага  кайткан студент кыз күңеленә уелып калганнар булып та әллә никадәр кызыклы вакыйгалар күз алдыннан үтә... 

«Август ахыры. Укытучылар районга конференциягә төшәргә җыена. Әти белән әни дә әзерләнә. Төрле авыллардан киләчәк коллегаларын барлап, һәркайсын кызык сүзләре белән искә төшерәләр. Ә хатын-кыз укытучыларның конференциягә дип, ярыша-ярыша кримплен, крепдишин күлмәкләр тектерүләрен, лакированный туфлиләр сатып алуларын, чәчне түбәгә өеп куеп прическалар ясауларын күрсәгез икән!.. Подиумга җыеналармыни! Сеңлем белән мин дә әнигә булышабыз: гофре юбкасын, шпилька үкчәле ак туфлиләрен кияргә кыстыйбыз. Чәчен үреп кенә артка төйнәвенә риза булмыйча, бабетта прическасы ясыйбыз... Ә алар китүгә бәйрәм башлана. Аулак өй! Өч көн буе үзебез генә яшәячәкбез бит! Кич чыгарга, озаклап йөрергә була. Беркем күрми, беркем сүз әйтми...» 

«Яраткан укытучыларымны 1 сентябрь белән котлап открыткалар яздым. Класс җитәкчемә бакчабызда үскән ал, ак, шәмәхә, чия төсендәге космея чәчәкләрен тоттырачакмын... Чәчне Вәсимә ападан кистердем. Без, кызлар, барыбыз да биек үкчәле туфлидән, форма күлмәк, ак алъяпкычтан килергә сөйләштек. Әниләр Ленинградтан алып кайткан папканы шәһәр кызлары кебек култык астына кыстырып барачакмын...» 

«Ел саен безнең мәктәпкә яшь укытучылар килә. Укытучы баласы булгач, кемнең кайсы авылныкы икәнен, нинди фәннән укытасын, кемгә, кайсы әбигә фатирга урнашканын көне-сәгате белән белеп алабыз да «по секрету» гына дус кызларга тишәбез. Быел безнең 10 нчы А га класс җитәкчесе итеп яңа килгән физика-математика укытучысын куйганнар. Исеме Сәлимә икән. Мәүҗидә апада торачак ди. Спорсменкалар кебек озын буйлы! Чибәр! Костюм-чалбары шундый килешә! Үзе күрше авылныкы гына. Мотоциклында очып кына килә авылларыннан!..» 

«Әни 5 нчеләрнең класс җитәкчесе булачак икән. Язуың матур, дип, завучтан алган класс журналына исемлек язуны миңа ышанып тапшырды. Аһ!.. Тырышып язып утырганда, кара савыты авып та китте, фамилияләр шәмәхә «күлләвек» астында күмелеп тә калды... Әнине и жәлләдем соң! Ачуланмады, кызмады... Тик пошаманга төшеп: «И кызым, Әгъзәмов абыйдан ничек тагын яңа журнал сорармын инде», – диюе генә һаман күз алдымда әле.» 

«...Педпрактикага мин... үз авылыбызга кайттым. 5 курста укыганда булды ул. Группабыз белән Казанның татар мәктәпләрендә практика узарга тиеш булсак та, мин искәрмә рәвешендә үзебезгә кайтып киттем. Диплом җитәкчем, әдәбият укытучыбыз, күренекле язучы Мөхәммәт абый Мәһдиевнең дә роле булды монда. Факультетның «Әдәби сүз» стена газетасын чыгаруга ул җаваплы итеп билгеләнгән иде. Тиз арада газетаны чыгарып элергә кирәк, дип, мине эшкә җәлеп итмәкче. Коридорның буеннан-буена 5-6 метрга сузылган газетаны күз алдына китерә аласызмы? «Була ул», – дидем ис китмичә генә. Чөнки минем өчен бу проблема булып тоелмады. Ничек тә кайтуны хәл итәргә кирәк иде. Мәктәп директоры хатыны, татар теле укытучым Гөлсем апа кайтуыма тәмам ышанган, дәресләрен һәм класс җитәкчлеген миңа тапшырып, санаторийга китәргә җыенган. Ике 4нче, ике 8 нче, өч 9 нчы һәм өч 10 нчы класслар мине татар теле һәм әдәбияты  укытучысы итеп көтә булып чыкты. Минем өчен менә кайда ул проблема. Ә Мөхәммәт абый: «Кара, син татар халык әкиятендәге тапкыр егет кебек җавап бирәсең!» – дип көлгән була. Кайтуга бәйле ул четрекле әйберне дә әйттем инде. «Болай килешәбез: синнән – газета, миннән – декан Тумашева белән сөйләшү», – диде ул. Һәм сүзендә торды. Газетаны да чыгарырга өлгердек, шуларның кайберләрен рулон итеп төреп (кайткач, иң талантлы балалар белән шундый газета чыгарабыз, дип, күңелемә беркетеп куйдым!), кызыклы китапларны төяп, лекция дәфтәрләрен дә эләктереп, икенче көнне инде самолетта Актанышка очтым...»    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар