Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәтнең күзе сукыр...

Якын кешеңнән яшерен сер булырга тиеш түгел, дип ышанып яшәдем гомерем буе. Аның белән танышкач та, билгесезлек шиге күңелен кимермәсен, дип, җаннар бер-берсенә ачылган мәлдә үткәннәрем пәрдәсе читен күтәрергә уйладым. Менә шул мизгелдән тормышымда мәхшәр башланды.
Үзе төпченмәсә, сүз башламаган да булыр идем, бәлки. Тик тәгаен куелган сорауга җавап бирми булдыра алмадым – әти-әни алдарга өйрәтмәде шул. ...Без аның белән ял йортында, китәр алдыннан соңгы кичтә таныштык. Беренче күрүем түгел иде, билгеле. Процедураларга йөргәндә дә, ашханәдә дә мәһабәт гәүдәле чибәр бу егеткә мин генә түгел, күп яшь хатын-кызлар сокланып күз аталар иде.

Соңгы кичне барлык ял итүчеләр бергәләп шифаханә кафесында билгеләп үтәргә булдык. Күмәк уеннар, җыр-бию белән бик күңелле мәҗлес булды ул. Командаларга бүленеп ярышулар кешеләрне бер-берсенә тагын да якынайтты. Әллә шулай туры килә, әллә үзе җаен таба – теге егет гел янәшәмдә, минем парым булырга тырыша. Әлегәчә кем чакырса да баш тарткан ир-егетнең минем белән «ак бию»гә дә чыгуы иптәшләре  өчен дә бик көтелмәгән хәл булды бугай – гөрләтеп алкышладылар. Биегәндә танышырга да форсат чыкты. Әлмәттән икән, Айдар исемле. Үземнең кайдан икәнемне әйткәч көлеп үк җибәрде – якташлар икәнбез ич, әти-әнисе мин яшәгән районнан. Бала чакта үзе дә әбиләрендә еш кунак булган. Уртак танышлар да таптык хәтта! Уены-чыны белән кунакка чакырдым. Үзенең туганнарына, әлбәттә.

Төн уртасына хәтле дәвам иткән мәҗлестән соң да шактый вакыт сөйләшеп утырдык коридордагы диванда. Минем кияүдә түгеллегемне белгәч тагын да шатланды кебек. Үзе дә буйдак икән – берничә ел очрашып йөргән сөйгәне белән ташлашканнар. Сәбәбен замана кызларының машиналы, фатирлы «текә» егетләр сайлавы белән аңлатты. Читтән торып югары уку йортында белем алса да, гади эшче булып эшләве, әти-әнисе белән бергә яшәве турында сөйләде. Ошады миңа егет – ачык, сабыр, җитди. Кемне бәхетле итәр икән бу?! Ул кичне телефон номерлары алмашып, хушлаштык.

Иртәгәсен икебез ике якка юлга кузгалгач, безнең араларны «смс»лар якынайтты. Аның һәр хәбәренең мәгънәлелеге, хәзерге яшьләргә хас булмаганча грамоталы язуы, сүз байлыгы да йөрәгемә май булып ятты. Мөнәсәбәт дигән нәрсә хакында уйларга нигез булмаса да, җанымны ниндидер шатлык җылыта – ял йортыннан канатланып кайттым. Карсыз кара ноябрьдә минем йөздә май кояшы балкый иде. 

Бу үзгәрешләр хезмәттәшләрем күзеннән дә читтә калмады. Шуннан соң көнгә берничә мәртәбә телефоннан сөйләшүләр, «смс»лар алмашулар гадәткә керде. Соңгы елларда бертөрле аккан соры көннәрем хәзер салават күпере төсләре белән балкый, һәр иртәм яңа танышымның хәерле көн теләгән хәбәре белән башлана, кичем тыныч йокы теләве белән тәмамлана. Мәхәббәткә сусаган хатын-кызга иләс-миләсләнергә күп кирәкмени! Яшь аермасы да мөһим түгел (анысы шактый зур булып, минем файдага түгел иде) – инде күңел очрашуга өметләнеп яши башлады.

Ниһаять, ул көн дә килде. Бер айдан соң ул, озак күрешмәгән туганнарын күреп китүне сәбәп итеп, безнең шәһәргә килде. Шуннан безнең очрашулар даимигә әверелде: ара якын булмаса да, ике атнага бер кайта. Мин аны бәйрәм табыны әзерләп  каршы алам.

Күрешүләр ешаю белән әлегәчә күзгә чалынмаган нәрсәләр дә ачыклана башлады. Егетем сыра ярата. Табында сыра тормаса, мин бөтен күңелемне биреп әзерләгән тәмледән-тәмле ризыклардан да канәгать түгел. Ә  эчеп алса, холкы кызу. Шул вакытта ук араны өз дә бит – юк, аны бу начар гадәтеннән аралармын дип өметләндем. Әмма монысы да, кем әйтмешли, чүп кенә булган икән әле.

Чын проблемалар соңрак башланды. Ике айлап очрашканнан соң бер кайтуында ул кесә телефоным белән кызыксынды: нинди функцияләре бар икән, янәсе. Юк, аппарат мөмкинлекләре түгел, телефон номерлары исемлеге кызыксындырган икән аны. 

Ә эшем кеше белән бәйле булганлыктан, бик күп кирәкле номерлар теркәлгән анда. Күпчелек ир-егетләр исемнәре белән. Шул ук кичне һәр исем буенча «отчет» тотарга туры килде: кем, кайда эшли, ничә яшьтә, күптән танышмы, минем белән нинди мөнәсәбәттә? Шаяру кебек кенә башланган нәрсә милиция тикшерүчеләре көнләшерлек сорау алуга әйләнгәч һәм мыскыллауга күчкәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңладым – һәр ир затын минем сөяркәм итеп күзаллаучы патологик көнче икән бит сөйгәнем! Ул мәңге үтмәс кебек тоелган төн минем үксеп елавым, йөзләгән мәртәбә аклануларым һәм гафу үтенүләрем (!) белән тәмамланды. Иртән тор да, ишеккә күрсәт инде, югыйсә. Юк, бу газаплы төн дә минем мәхәббәтемне сүрелдермәде. Эшкә баруга күп номерларны көндәлеккә күчереп яздым да, телефоннан бетереп ташладым: янәсе, ул кешеләрнең миңа кирәге юк, сөйгәнем шикләнмәсен өчен алар белән эш телефоныннан гына аралашачакмын. Күз алдында булмагач, ул да шикләнүдән туктар. Шулай җиңел генә хәл итеп булса икән көнчелек проблемасын!

Шул төннән күңелгә курку кереп оялады. Мин телефоннан исемнәрен бетерү белән генә хезмәттәшләрем дә, эшем алар белән бәйле кешеләр дә шылтыратудан туктамады, әлбәттә. Айдар кайтыр алдыннан телефонга кергән барлык номерларны бетерәм, аппаратны, тавышын басып, яшерәм. Әмма ул аны талап диярлек ала, һәр номерны җентекләп карап, тикшереп чыга. Әгәр инде аның алдында шылтыратсалар, эш харап – көн һәм төн ул кешенең минем сөяркәм түгеллеген дәлилләү, аклануга багышлана. Ләкин, кагыйдә буларак, зәһәр сүзләре белән җанымны талап, елатмыйча тынычланмый.
Шулай да төп хатам үткәнемне сөйләүдә булды. Берсендә, хисләр тулышып, җаннар бер-берсенә якынайган мәлдә ул минем үткәнем белән кызыксынды – бу хәтле чибәр, акыллы, уңган кыз ничек әлегәчә кияүдә булмаган? Ә мин, аның комплиментына эреп киткән беркатлы исәр, аңа бәхетсез мәхәббәтем тарихын сөйләп бирдем. Бик табигый ич бу – яраткан кешем минем турында барысын да белергә һәм ышанырга тиешлегенә иманым камил иде. Тик аңа кадәр булганы – беткән, ә яңа мәхәббәт тарихы чиста биттән, пакь намустан башланырга тиеш, дип уйлап никадәр ялгышканымны шул кичтә аңладым, ләкин соң иде инде – газаплы ул төн искә төшкәч әле дә тәннәр чымырдап китә. Ниләр генә әйтеп мыскылламады, нинди генә гаепләр такмады ул миңа! Гомер кичермәслек идем кебек мин аны. Тик икенче көнне берни булмагандай шаярып гафу үтенгәч, тагын язылдым. Теләсә, ташны да эретерлек итеп матур, җылы сөйли белә ул. Күңел күгендә мәхәббәт кояшы кабат үз урынына кайткандай булды.

 Бу үпкәләр онытыла төшеп, әлеге тамашадан соң берничә көн узгач, Казаннан җан дустым Гөлназ шылтыратты. Соңгы елларда бертөрле тонык тавышыма күнгән ахирәтем беренче җөмләдән үк минем халәтемне сизде: «Һәр сүзеңнән шатлык бөркелә, тизрәк сөйлә», – ди. Мәхәббәтемне очратуым турында, әлбәттә, аңардан яшермәдем. Яраткан ире белән тигезлектә, аңлашып, унбиш еллап гомер кичерүче дус кызымның беренче сүзе: «Үткәннәреңне сөйләмә!» булды. Их, берничә көн элек кенә ишеткән булсамчы бу алтын киңәшне! Ә сөйгәнем, бәйләнергә башка сәбәп таба алмаса, минем үткәнемнән ызгыш кузгалтуны гадәткә кертте. Бер карасаң, тормышта булмый торган хәл дә түгел – өйләнгән кешегә гашыйк булып, аның гаиләсен бозасы килмичә араны өзүдән генә гыйбарәт иде ул тарих. Тарихмыни инде ул?!
Ирем сораштырып караса да, бер серемне дә чишмәдем. Үзеннән дә үткәннәре хакында сорамыйм — моңа кадәр булганы миңа кагылмый. 

Танышуга ике айлап вакыт узуга ул мине әти-әниләре янына алып китте. Искиткеч әйбәт кешеләр. Әнисе бигрәк тә. Теләсә кайсы темага гәп куертып була, тормыш күргән, киң карашлы, зирәк хатын. Аның белән чын ахирәтләргә әверелдек. Улының холкын яхшы белгәнгә кызгана да иде ул мине. Бер җае белән үз тормышын да сөйләде. Көнчелек – бу гаилә ирләренең нәсел сыйфаты икән бит. Айдарның әтисе дә хатынын көнләп аның җелеген сыккан. «Без яшь чакта һәр кешедә түгел, авылга да бер телефон юк иде. Танышып, очрашып йөри башлагач ул Чаллыга эшкә китте, ә мин авылда калдым. Берничә айга бер генә күрешәбез. Шунда да ул мине күрергә атлыгып түгел, ә кемнеңдер кочагында «тотарга» дип, әйтми-нитми кайтып төшә иде. Дөрес, беркайчан да кул күтәрмәде. Өйләнешкәч көнчелек «өянәкләре» бетте диярлек», – дип тынычландырса да, Айдардан куркуым кимемәде. Әтисе хет эчми торган булган, минеке бит әле кайнар холкын тагын аракы белән дә кыздыра! Шунда аның сөйгән кызы белән аерылышу сәбәбен дә аңлап кайттым – кызда түгел, үзендә икән хикмәт!

Әти-әнисе янында үзен әүлия кебек тотса да, алар яныннан чыгып китүгә «игәүләү» башлана. Иптәшләре белән сөйләшсәң дә начар, эндәшмәсәң дә харап. Ничек ярарга да аптырыйм. Тик ни рәвешле генә мыскыл итеп елатса да, өйгә кайтканда мин иң бәхетле хатын-кыз ролен башкарырга тиеш – әниләре берни сизмәслек булсын.

Бу гаиләдә тагын бер сәерлек күзгә чалынды – бер дә дуслары юк. Ике ел очрашып йөргән дәвердә фатирларына кемдер килгәнен, туганнары белән җыелып утыруларын, үзләренең кунакка барганын хәтерләмим. Әнисе кибеткә генә чыгасы булса да, «маршрутын» тәфсилләп язып калдыра. Кайткач, акчаны нәрсәләргә тотканын аерым дәфтәргә терки. Күрәсең, иренең көнләшүеннән туйган хатын аңа шикләнергә нигез калдырмас өчен тормышын шулай җайлаган.
 
Ходай миңа мәхәббәт рәвешендә зур сынау бирде. Мин аны лаеклы үттем дип саныйм. 

Айдар да өйләренә бер дустын да чакырмый. Хәер, дуслары бар иде микән аның? Миңа, аралашусыз яши алмаучы ирек яратучы кеше өчен бу тагын бер газап иде. Аларда кунак булган берничә көн эчендә үземне читлеккә эләккән кебек хис итәм, һавасызлыктан буыла башлый идем.

Ул үзенекеләр белән таныштырса да, мин әти-әниләремә, туганнарыма аны күрсәтергә ашыкмадым. Әллә бергә булмаячагыбызны сизә идемме? Моның өчен дә күп бәхәсләштек, ләкин үз дигәнемнән кайтмадым.

Ә Айдар көннән-көн таләпчәнрәк итеп «өйләнешик» ди. Үзе миннән дә начар кеше юк, дип сүгә, ә үзе минем белән гаилә корырга тели. Һич аңламыйм, буталдым. Бәлки, фатирым булу кызыктырадыр? Ул, чыннан да, аны сатып, Әлмәттә торак алу уе барлыгы белән дә бүлеште. Чү, ә менә монысы минем планнарга бөтенләй керми! Мин аны 12 ел буе җитәкчелек бусагасын таптаганнан соң гына алып, ярым хәрабә хәленнән җаным ял итә торган куышка әверелдердем ич! Шушы кулларым, хәләл акчам, маңгай тирем белән! Ә бергә яши алмасак, аны тагын Айдар белән бүлешергәме? Фатирымны әлегә сатарга җыенмавым аның тагын җен ачуларын чыгарды. Яшәп карыйк башта, аннары сатарбыз, дип кенә тынычландырдым. 

Бүгенге акылым белән уйлап карыйм да, исем китә – сукыр мәхәббәттән гайре бер генә уңай сыйфаты да булмаган диярлек бит егетемнең. Сеңлемнең елап, ташла аны, харап буласың, минем тормышым сиңа сабак түгелме, дип ялваруын да «ишетмәскә» тырыштым. Әйе, сеңлемне көнче ире 10 ел изде. Эт өрсә дә, синең сөяркәләрең килгән, дип, аңын югалтканчы кыйный иде. Ничә тапкырлар шул хәлендә табып алып больницага илттем мин аны! Мин дә аңа шулай ялвара идем: «Ташла, имгәнмә, үзеңне жәллә­мәсәң, балаңны уйла. Син гарипләнсәң яки үлсәң, ул кемгә калыр?» – дип. Өйгә кайтып берничә көн тора да, юха телле иренең крокодил күз яшьләренә ышанып, кабат китә. Атна-ун көннән тагын шул хәл кабатлана. Ахыр чиктә сеңлем бу тәмугтан котылырлык көч тап­ты. Хәзер инде икенчегә кияүгә чыкты, бик бәхетле яши, ире үги малаен да какмады. Инде уртак уллары үсеп килә.

Ә мин, кырыкка җитеп килүче акылсыз баш, шул тәмугка үз аякларым белән кереп баруымны аңласам да, ихтыярсыз. Күрәсең, мин Айдарны гаилә коруга соңгы шансым, дип карадым бугай. Үзем кияүгә чыгарга да куркам, үзем аннан аерыла да алмыйм. Инде Ходайдан: «Зинһар, үзең арала бу кешедән!» – дип ялварам.

Бәхетсезлек килмәсә, бәхет күреп булмас иде, дигән кебек, миңа котылу авыру булып килде. Табиблар операция ясатмасаң, балаң булмаячак, диделәр. Шунда барырга җыенып, анализлар туплап йөргәндә, Айдар кайтты. Минем кәефсезлегем шунда ук ошамады – аны бит зур бәйрәм кебек каршы алырга кирәк! Иртәгә больницага китәсе дигән кичне сәбәпсез тагын зур җәнҗал чыгарды бу – ачы таңнан юлга чыгасы килми икән. Телевизор пультын миңа томырды, DVDны идәнгә орды, елау-ялваруларым да стенага борчак аткан кебек кенә. Шул төнне миндә аңа карата соңгы хисләр сүнде, аралар шартлап өзел­де. Автобуста янәшә утырып барсак та, бер кәлимә сүз алмашмадык. Казан вокзалында сүзсез генә аерылыштык. Икенче көнне операциягә керергә ярты сәгать кала «смс» килеп төште: «Шылтыратма, эзлә­мә, безнең арада барысы да бетте», дип язылган иде анда. Шатландыммы моңа мин, көендемме? Юк, бернинди хис, хәтта нәфрәтләнерлек көчем дә калмаган иде инде. Күңелне бушлык, битарафлык биләп алды. 

Операция уңышлы үтте. Ул берничә көннән миңа кабат шылтырата, гафу үтенеп, ялынып, ялварып, кабат очрашырга чакыра башлады. Бу юлы бирешмәдем. Берничә ай буе аның номерын күрсәм дә, телефонны алмадым.

Шул ук көзне булачак ирем белән таныштык без, ә кышын инде туй иттек. Ирем ипле кеше, иң мөһиме – мине ярата, ышана. Төрлесе була – сүзгә дә киләбез, үпкәләшәбез дә. Катырак үпкәләшкән чакларда ирем урынына Айдарны куеп карыйм – бу хәлдә ул нишләр иде микән?! Җавабын да беләм – әллә кайчан кыйнап ташлаган булыр иде. Гомумән, тормышымны аның белән бәйләгән булсам, мин бүген исән булыр идемме икән: йә ул мине кабергә кертер иде, йә үз-үземә кул салган булыр идем. Шуларны уйлыйм да, үпкәләрем онытыла, тизрәк ирем янына чыгам, кирәк булса гафу үтенәм, ничек булса да араны җайларга тырышам. Гомер сукмагымда Айдар очрамаса, мин иремнең, бүгенге гаиләмнең кадерен белергә өйрәнмәс идем. Шулай шул, начарны күрми яхшының кадерен белеп булмый. Шуның өчен генә булса да рәхмәт сиңа, Айдар!

«Сөембикә», № 2, 2010.
фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гыйбрэтле, тормышчан эсэр. Яшьлэр очень генэ тугел, тормыш юлын уткэн кешелэр очен дэ сабак алырлык ... Айдар кебек кешелэр тормышта бик КУП, аларга дорес тэрбия, игьтибар житии калгандыр. Бэхетле гаилэлэр кубрэк булса иде . Авторга бик ЗУР рэхмэт !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Я аллам,нэкъ уз тормыш юлым турында укыгандай булдым. Башкаларга сабак булсын иде бу эсэр! Аллага шокер,мин дэ вакытында,исэн -сау котылдым! Хатын кызнын бэхете ирдэн тора шул!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яшь вакытта мондый конлэшулэрне ярату дип уйлыйсын шул,конлэшэ,димэк ярата.Тормыш итэ башлагач балалар дип тузэсен,эти-энигэ дэ сиздерэсе килми.Конлэшсэ генэ бер хэл,уз-узенэ ышанмаган кеше хыянэт итеп тэ азаплый эле.Узе йоргэч,сине дэ hаман кем белэндер тотам дип,эле моннан килеп чыга,эле тегеннэн.Кемнэн генэ конлэми.Мондый кеше белэн араларны вакытында озергэ кирэк.Узен дэ бетэсен,балаларын психикасын да бозасын.Эсэр укып кына сабак алмыйбыз шул,уз хатаннан гына сабак аласын.Син узгэртэ алырсын шикелле,сине тынларлар кебек.Начарны курмичэ,эйбэтнен кадерен белмибез.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин дә икенче иремә яратып чыктым. Тормышны ак биттән башлыйсымм килеп, үткәннәрем хакында сөйләдем. Сүзсез генә тыңласа да, соңыннан вакытын туры китереп, иң авырткан җиргә баса иде. Исәнләшеп үткән ир-ат танышларга гына түгел, ахирәт кызларга хәтле көнли иде. Хаксызга көнләү аша үтү бик авыр бит ул. Шул хәтле дә авыр холыклы кешедән котылуы бик кыен булды. Төрле сүзләр әйтеп мәсхәрәли дә, түземлегем бетеп, куып чыгаргач, ярты көн буе тәрәзә төбемдә йөри. Җәлләп тагын кертәм. Миндә яши иде. Алтышар ай эш хакы алып кайтмый иде. Хәзер уйлыйм, нигә түздем икән дип. Алты-җиде ел гомерем заяга үтте.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Зәлия, сез 6-7 ел гомерем заяга үтте, дигәнсез. Ә минем 30 ел гомерем заяга үтте. Мин 56 яшемдә генә бөтенесен ташлап, чит кеше квартирасына чыгып китеп, яңадан яши башладым. Алда күпме гомер калгандыр?

            Хәзер укыйлар