Логотип
Күңелеңә җыйма

Маладислык

Марат Кәбиров: «Зур мөлкәт хуҗасы була алмаганнар кулыннан килгәнчә кылана. Һичьюгы, матуррак чыккан фотосын яки алсурак пешкән бәлешен соцчелтәрләргә элә дә «лайк куегыз» дип үтенә. Бер карасаң, моннан да мәгънәсезрәк гамәлне табу авыр: аның ни үзенә, ни башкаларга файдасы юк».

Бүген һәркем үзен текә итеп күрсәтергә тели. Әнә шул «крутой»лыгын күреп соклануларын, «Маладис!» – дип әйтүләрен тели.
Маладис булырга тырышу. Бу безнең заманда иң таралган бер нәрсә бит инде. Олысыннан кечесенә кадәр, ире дә, хатыны да маладис булырга тырыша. Шуны куәтләү өчен хәтта орчык буе гына баласын да, хәтта песиен дә маладис итеп күрсәтергә омтыла. Маладислыгын күрсәтү өчен ике фатир бәясе торган машинада йөри, миллионлык өстәл артында, миллионлык кәнәфидә утыра. Имиджмейкерлар армиясе тота. Кемнедер үлемнән коткару өчен мең сумын кызганса да, үзенең маладислыгын күрсәтү өчен миллионнарын жәлләми. Мөлкәт, акча – мисал гына, аңларга җайлы булсын өчен. Чөнки хәзерге кешегә мәсьәләне акча мисалында гына төшендереп була. Зур мөлкәт хуҗасы була алмаганнар кулыннан килгәнчә кылана. Һичьюгы, матуррак чыккан фотосын яки алсурак пешкән бәлешен соцчелтәрләргә элә дә «лайк куегыз» дип үтенә. Бер карасаң, моннан да мәгънәсезрәк гамәлне табу авыр: аның ни үзенә, ни башкаларга файдасы юк.
Бу кешенең интеллектуаль дәрәҗәсе белән дә, башка сыйфатлары белән дә бәйле түгел. Иҗатчыга шедевры өчен түләнгән зур гонорар гына җитми, аңа кемнеңдер мактавы, соклануы, бөтен халык ишетерлек итеп «маладис» дип әйтүе кирәк. Сыер савучыга алдынгы хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазе кирәк. Бөтен авыл халкы алдында хуҗалык рәисенең кулын кысып шушы кәгазьне тапшыруы аңа әйтеп бетергесез ләззәт өсти. Беркемгә күрсәтмичә генә бирелгән миллион сум да аны бу дәрәҗәдә бәхетле итә алмас иде. Безгә һәрвакыт тамашачы кирәк. Карап торучылар, эшебезне күреп торучылар булганда без тагын әллә нинди юләрлекләр, төрле исемнәр белән аталучы ахмаклыклар эшләргә әзербез. Тамашачыларның «маладис»ы кирәк. Без әнә шуның белән тукланабыз. 
Кеше белән үз теләкләре түгел, ә җәмәгатьчелек фикере идарә итә, һәм аннан берничек тә котылып булмый. Хәтта бу фикергә игътибар итмәскә тырышучылар (аларны урыс «пофигист» дип йөртә бугай) да аннан азат түгел. Игътибар итмәү, битарафлык үзе үк имиджга әйләнә.
Бер яктан, бу – яхшы күренеш. Камиллеккә омтылырга, яңа уңышларга ирешергә мәҗбүр итә. Һәрвакыт көчле булырга әйди. Икенче яктан... Авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр бит әле. Анысы да начар түгел. Ләкин сер бирмәскә тырышучылар күп очракта кан йотып яши. Чөнки без һәрвакыт үзебездән дә акыллырак, әйбәтрәк, баерак, көчлерәк булып кыланабыз. Кешенең үзеннән дә камилрәк бер генә нәрсә бар икән, бу – аның имиджы. Һәм үзебез булырга, табигый үз тормышыбыз белән яшәргә вакытыбыз да, көчебез дә калмый. Шуңа кеше нинди уңышларга ирешүенә карамастан, канәгатьсезлек кичерә, үзен бәхетле итеп тоя алмый. Шәхси теләкләре һәм имидж таләпләре арасында адашып йөрергә мәҗбүр була.
Бу ир-егетләргә дә, хатын-кызга да бер үк дәрәҗәдә кагыла. Гомумән, бүгенге җәмгыятьтә ир-ат, хатын-кыз дип бүлү – шартлы күренеш. Тормыш йөген тарту буенча алар бердәй үк. Алар бары тик физиологик һәм психологик яктан гына аерыла. 
Шулай да моны хатын-кыз авыррак кичерәдер кебек. Аның хисләре көчлерәк, нечкәрәк. Ә нечкә нәрсә тирәнрәк кисә. Көндезләрен көчле ханым булып, «маладис»лар җыеп йөрүчеләр арасында төннәрен мендәр кочаклап елаучылар да җитәрлектер. Яки кемнедер елатучылар. Бернәрсә дә юкка чыкмый һәм юктан бар булмый. Кешенең бер юнәлештәге уңышы – ул аның икенче юнәлештәге югалтуы.
Шул рәвешле, «уңышлы ханым» образы кайчагында хатын-кыз бәхетсезлегенең бер төре булып чыга. Уңышка төреп бирелгән бәхетсезлек. Моның сәбәбен мин ир-ат белән хатын-кызны тигезләүдә дип уйлыйм. Бу тигезлек – кешелекнең иң зур хатасы. Хатын-кызны ирләр дәрәҗәсенә төшерергә кирәкмәс иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сез чирлеме әллә? Нинди чушь язгансыз. Акча кирәк кешегә хәзер, молодец тугел. Гомер буе акча артыннан куабыз. Грамотага эшлэу заманы бетте инде җаный. Э интернетта бәлеш куючыларга игътибар җитми җаным. Аралашу житми. Психологияне укы азрак!!!!!!

    Хәзер укыйлар