​Әле ярый син бар, әни...

Минем сезгә иң якын ке­шем — әнием турында яза­сым килә.
Язмыш аны төрлечә сына­ган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әти­емнең дүрт баласына әни бу­лып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы го­мер буе безнең белән яшәде.
Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур йорт, каралты-кура җиткерделәр. Безнең җидебезне дә җил- яңгыр тидерми үстерделәр,
укыттылар, кеше иттеләр. Гомер буе без дип яшәделәр алар. Тик бу дөнья бәхет- шатлыктан гына тормый икән...
1988 елның май аенда мине йөк машинасы бәрдер­де. Бик авыр хәлдә район хастаханәсенә салдылар. Гомеремне саклап калу өчен табиблар белән бергә әни­ем дә көрәште. Аңыма килеп, күзләремне ачуга, иң берен­че аны күрдем. Йокысыз төн­нәр, авыр көннәрне үткәреп, мине аякка әнием бастырды. Ул чакта миңа 16 яшь тулма­ган иде әле. Тәнем белән бергә җаным да гарипләнгән иде минем. Өметләрем өзел­гән, киләчәк тормышым юк кебек. Шул вакытта әнинең сүзләре, киңәшләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты.
Укуны бетереп, бераз эшләгәч, мин кияүгә чыктым. Әти-әниләрне, туганнарны сөендереп, зур шатлыгыбыз булып улыбыз туды. Булганы­на шөкер итеп, матур гына яшәп киттек. Балаңның бә­хетле икәнен күрү ата-ана өчен иң зур сөенечтер ул, мөгаен.
Безнең өчен куанып яшәп яткан җиреннән әтиебез кинәт гүр иясе булды. Бу югалтуны бик авыр кичердек. Әни генә һаман да сабыр булып кала белде, сынмады, сыгылмады.
Ләкин тормыш әни белән миңа кабат зур сынау әзер­ләгән булып чыкты. Зур өметләр белән көткән икен­че балабыз йөрәк авырулы булып туды һәм бу якты дөньяда уналты гына көн яшәп калды. Яшьлегемдә ал­ган җәрәхәтләр аркасында улларымның икесен дә ярып алганнар иде. Авыр минутла­рымда ниләр кичерүемне язып аңлатып булмас... Улым белән бергә мәңгелеккә ки­тәсем, онытыласым килде. Тормыш тукталган кебек бул­ды... Шул чагында әниемнең: “Кызым, үзеңне сакла, син ялгыз түгел, янәшәңдә менә мин дә бар әле”, - дигән сүзләре мине кабат чынбар­лыкка кайтарды.
Гади, сабыр, олы җанлы әниемә исәнлек кенә телим, кайгы-хәсрәт күрмичә озак яшәсен иде.

Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА. Мөслим районы, Олы Чакмак авылы.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8476
    1
    108
  • 8907
    2
    58
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9865
    1
    56
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 сентябрь 2020 - 09:42
    Без имени
    Шамсия ярата белмэгэн,анламыйда яратунын ничек булганын.
    Парлы ялгызлар
  • 30 сентябрь 2020 - 15:34
    Без имени
    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.
    Күз белән каш арасы...
  • 30 сентябрь 2020 - 16:46
    Без имени
    Ике тиле...
    Парлы ялгызлар
  • 29 сентябрь 2020 - 20:37
    Без имени
    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!
    Яшел кар
  • 28 сентябрь 2020 - 10:18
    Без имени
    Гел белмэсэ бик эйбэт. Бер ачуланышканда йорэк озгеч сузлэр ишетэсегез килмэсэ белдермэгез. Иргэ таянган иделгэ таянган дилэр. Таяк та бер ата. Гомер озак.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...