Динәнең күзләре яшьләнеп чыкты. «Әни, шулай яхшырак булыр, фатир кечкенә бит. Пашага бик уңайсыз. Тиздән балабыз да туачак. Мин синең яныңа барып йөрермен», – диде ул.
Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzyma-aitegez-min-uldem
Кызының ике ут арасында калганын аңлады Лена. Паша: «Сайла», – дип әйтмәде микән?! Кызын бик жәлләде. Хәзер киреләнсә, ирсез калдырачак. Туасы баласы да ятим үсәрме?! Аннары соң кызы: «Син генә бәхетсез иттең безне», – дисә... Бу сөйләшү шуның белән тәмамланды, чөнки эштән Паша кайтып керде. Динә аның янында гөр-гөр килеп йөрергә тотынды. Чынлап та, бу фатирда Лена артык кеше иде. Үз фатирын сатып, шушы фатирны алырга ярдәм итсә дә, артык кеше иде…
Пенсиясенә лифтер хезмәт хакын кушсаң да, Мәскәүдә түгел, хәтта аңа якын районнардан фатир арендалап яши алмаячак. Туганнары өстенә кайтып кермәячәк, хәер, энесе белән әллә ни аралашмыйлар да. Лена үзенә урын картлар йортында гына табылачагын аңлады. Тик ул үз шәһәренә кайтачак. Үз җирең, үз кешеләрең булыр әле. Белешеп, кая кайтасын да тапты. Кызы белән хушлашмаска булды. Алар йоклаган чакта әзерләп куйган чемоданын алды да, мин шалтыратырмын, борчылма, дип, кызына хат калдырып, өйдән чыгып китте.
Картлар йорты андый ук куркыныч урын түгел иде. Нигәдер яшьлегендәге тулай торакны искә төшерде. Тик ул чакта алар яшьләр, гөрләп торалар иде... Чиста, тыныч булгач, тагын ни кирәк дип уйлады Лена. Әле егәре дә бар, үзеннән өлкән әбиләргә ярдәм итеп, тәрбиячеләрнең дә күңелен яулады. Тормыш монда план буенча. Көне-сәгате төгәл үтәлгән режим. Ашарга пешерәм дип азапланасы юк: ашаталар, урыныңны юалар. Бөтенләй начар түгел дип тынычландырды үзен Лена. Кызына шалтыратып торды. Оныгы туганын да телефоннан белде. «Әни, оныгыңны күрергә кил», – димәде кызы. «Җәй бергәләп килербез әле», – дип кенә әйтте. Шалтыратулар айдан-айга сирәгәйде. Тормыш мәшәкате, бала мәшәкате белән вакыты да юктыр, мин дә шалтыратып җәфаламыйм, дип уйлады Лена.
Җәйләр үтте... Кызының килеп китәргә җае булмады.. Лена кайгырды, әмма үзе сайлаган язмыш белән килеште. Аннан соң картлар йортында да үз кешегә әйләнде. Шәһәргә чыгып йөреп керергә дә рөхсәт иттеләр аңа. Ул яшьлеге сукмаларыннан бер генә узмады. Картлар йортыннан ерак түгел паркны үз итте. Озаклап анда утырырга гадәтләнде. Шулай беркөн паркта эскәмиядә утырган чакта аңа бер эт килеп елышты. Лена аны сыйпап алды. Шунда: «Граф, шаярма» дигән тавыш ишетелде. Лена күтәрелеп карагач, этнең хуҗасын күрде. Пөхтә киенгән, күркәм генә күренгән үзеннән өлкәнрәк булган ир-ат иде ул.
– Бар да яхшы, күптән эт сыйпаганым юк иде. Балачакны искә төшерде, – дип елмайды Лена.
– Артык ирек бирсәң, шаярып өстегезгә сикерергә дә күп сорамас. Акыллы булса да, уйлап бетерми шул, – диде хуҗасы Ленаның елмаюына елмаеп. – Сезнең янга утырырга мөмкинме?
– Читләр өстенә генә сикерәме? Сезнең киемдә бер тап юк. Хатыныгыз бик кайгыртучан, ахры?
– Граф холкымны өйрәнеп бетерде инде. Минем белән кайчан уйнарга яраганын йөрешемнән үк аңлый. Без җан дусларга әйләндек инде аның белән…
Алар озаклап сөйләшеп утырдылар. Василий Михайлович хатыны үлгәч иптәшкә дип алган икән бу этне. «Графсыз тормышны күз алдыма китерә алмыйм инде», – диде ул. Тагын тормышын гөлләрсез күз алдына китерә алмый икән. Гөлләр үстерергә хирыс булып чыкты. «Өеңдә йөрер урын да юк бит инде», – дисәләр дә, балалары һаман яңа гөлләр бүләк итәләр икән үзенә. Тагын оныклары турында сөйләде Василий Михайлович. Лена аны көнләшеп тыңлап утырды. Балалары, оныклары, үз почмагы.... Менә бәхетле картлык, ичмасам... Лена үзенең приюттан булуын яшерде. Танышы матур тормышын сөйләгәндә мескен булып күренәсе килмәде. Василий Михайлович озатып куярга теләсә дә баш тартты. Якында гына яшим, әле керәсе җирләрем дә бар, – дип алдашты.
«Алайса иртәгә дә шушы ук урында күрешәбезме?» ؘ– дип тәкъдим итте танышы. Лена, риза булуын белдереп баш какты да, тиз-тиз атлап китеп барды. Василий Михайлович үз тарихын сөйләгәндә үзен бик жәлләсә дә, нигәдер күңеле күтәренке иде Ленаның.
Ике ялгызның очрашуы гадәткә әйләнде. Василий Михайлович Ленага һәрвакыт шоколад йә апельсин алып килә. Алар Граф белән парк буйлап йөри, аннан эскәмиягә утырып сөйләшәләр дә сөйләшәләр. Лена танышына бөтен тормышын сөйләп бирде: иренең күптән үлгәнен, кызының Мәскәүдә үз гаиләсе белән яшәгәнен, тик бер генә нәрсәне яшерде – кайда яшәгәнен әйтмәде. Дөреслекне ачып салырга кыенсынды.
Бер көнне Василий Михайлович Ленага өйдә пешкән камыр ашларын сагынуы турында сөйләде. Сүзенең ахырында сорап куйды:
– Лена, сез камыр ашлары пешерәсезме?
Лена чактан гына елап җибәрмәде. Шундый яратып пешеренә иде бит ул. Пешерер иде хәзер дә, тик плитасы да, кухнясы да, өе дә юк... Приютта яши торган бер мескен ятимә генә... Юк, бу татлы хыялларга илтә торган юлны өзәргә кирәк. Болай җан тинтерәтеп яшәп булмый. Ул кисәк кенә урыныннан торды да:
– Василий Михайлович, безгә башка очрашырга кирәкмәс. Без икебез ике дөнья кешеләре. Хушыгыз!
Василий Михайлович һушына килеп сүз әйткәнче, Граф Ленаның пальто итәген каптырып алды.
– Менә, күрәсезме, минем генә түгел, аның да сезне җибәрәсе килми. Мин сезне үпкәләттем бугай. Гафу итегез! Сез мине дөрес аңламадыгыз, ахры. Онытыгыз минем сүзләремне, мин берни дә сорамыйм. Шушылай бергәләп паркта йөрүдән генә туктамыйк. Ялгызлык бик авыр. Ә соңгы айда җаныма рәхәт. Сез булганга ул. Сөйләшер кеше булу – җан дәвасы бит.
– Юк, үпкәләтмәдегез, – дип, урынына утырып битен куллары белән каплап елап җибәрде Лена.
Василий Михайлович бөтенләй аптырашта калды. Нишләргә белмәде.
– Сез бит минем хакта иң мөһимен белмисез, Василий Михайлович, – диде Лена бераз тынычлангач. – Мин сез күз алдына китергән хатын-кыз түгел. Мин картлар йортында яшим... Бу хакта сезгә әйтергә оялдым. Ә пешеренергә бик яратам. Пешергәнемне мактап ашасалар, канатлар чыгар дәрәҗәгә җитә иде. Тик хәзер пешергәнне генә ашаучы мин…
...Җиргә беренче кар бөртекләре төшкәндә Ленаны картлар йортыннан озаттылар. Аңа кадәр күп тапкырлар Василий Михайловичта кунакта булды. Лена пешергән пирог белән чөкердәшеп ничә чынаяк чәй эчтеләр икән алар... Ә Василий Михайловичның гөлләренә чын-чынлап мөкиббән булды Лена. Җәннәт бакчасымыни?! Чәчәкләре турында бер дә иренмичә сөйләде Василий Михайлович. Бергәләп гөлләрне дә карый башладылар.
Картлар йортының хезмәткәрләре дә, тәрбияләнүчеләр дә Лена өчен шат иделәр. Хәтта «яшь парлар»га бүләк тә бирделәр, кечкенә генә табын корып чәйләп алдылар. Василий Михайлович белән Ленага бәхет теләделәр.
«Әгәр кызым эзләп килсә, мине үлде дип әйтегез. Шулай аңа уңайлырак һәм тынычрак булыр, – диде Лена хушлашканда. – Мин аңа үпкә сакламыйм. Бәхетле булсын. Ул бәхет эченә, кызганыч, мин сыя алмадым...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк