Кул арты китү дигәнгә ышанасызмы сез? Ырым-шырым дип кенә карыйсызмы? Ислам дине мондый нәрсәләргә ышанмаска куша анысы. Мин дә моңа кадәр, булмаганны, дип, көлеп кенә карый идем. Быел менә фикерем үзгәреп тора әле.
Бакча эше яратуым турында, авылдагы бакчабызда күп итеп яшелчәләр үстерүем турында беләсез инде. Бу хакта журналга да язганым булды. Үстергән яшелчәләрне бик теләп туганнарыма, күршеләргә, эштәге кызларга да күчтәнәчкә өләшә идем.
Мактанып язмыйм, булганын гына язам: чәчкән кишерләрем бик эре булып, берсе-берсе берәр литрлы сөт шешәсеннән зуррак булып үстеләр. Чөгендерләр артык эре булмасын дип, без аларга хәтта су да сипми торган идек. Кыярларны кая куеп бетерер хәл юк: үзебезгә дә, шәһәрдәге күршеләргә дә, таныш-белешләргә дә җитте. Ташкабаклар инде үзенә бер аерым тема: алар һәрвакыт күп һәм аларны ел да урнаштырып бетереп булмый иде.
Кәбестәләрне дә ел да күп итеп үстереп, урам буйлап таратып йөргән чакларым булды. Карлыган, алма, кура җиләге турында әйтмим дә. Үзебезгә кирәк кадәрен җыеп алганнан соң: «Карлыган күп калды, кемгә кирәк, җыеп алыгызчы, әрәм була бит», – дип, таныш-белешләргә ялынып та йөри идем әле. Алмаларны капчык-капчык җыйдык. Җыеп бетерә алмаганы күршеләрнең сыер-сарыкларына, каз-үрдәкләренә булды.
Ул кабаклар! Һәрберсе Җир шары кадәр! Сап-сарылар! Кемгә биреп бетерим икән боларны дип баш ватам. Үзебез генә ашап бетерә торган түгел, өләшмәсәң, әрәм була.
Бу берничә еллар элек шулай иде. Мин ул уңышны уңга-сулга таратканда кул арты китү турында уйлап та карамадым. Югыйсә кечкенә вакытта дәү әнинең бу турыда күп тапкырлар әйткәнен ишеткәнем булды. Безнең якта, кул арты китә дип, кешегә гөл сабагын да бушка гына бирмиләр. Ә мин үстергән яшелчәмне рәхәтләнеп бушка өләштем.
Аннары бакчама әллә нәрсә генә булды. Кинәт кенә кишер-чөгендерләрем үсми торганга әйләнде. Җире дә шул ук, шул ук сортлар, шулай ук чәчәм, шулай ук сирәклим... Ләкин үстергән уңышым кешегә өләшү түгел, үзебезгә дә җитәр-җитмәслек кенә булып чыга. Быел әнә чәчкән орлыкларым бөтенләй тишелмичә, гомер булмаганны, чөгендерсез дә калдык дияргә мөмкин.
Аннары кыярларым уңмый башлады. Элек шул 9-10 төптән үскән кыярны өләшеп бетерерлек булмаса, хәзер һәрбер кыярның үскәнен көтеп торып кына җыябыз. Кишер белән чөгендер кебек, быел кыярларым бөтенләй дә тишелмәскә уйлады. Биш-алты тапкыр чәчсәм дә, арадан нибары өчесе генә тишелеп чыкты. Калганын танышымнан рассада итеп алып үстердем. Ләкин аларның да уңышы әллә ни кинәндермәде.
Иң кызыгы һәм гаҗәбе – моңарчы бакча тутырып тәгәрәшеп үскән кабак белән ташкабаклар ялындырырга уйлады. Рассада итеп утыртканнары – үсеп китми, орлыктан чәчсәм – тишелми...
Быел әнә алма елы булды, диделәр. Узган елларда капчык-капчык алма биргән алмагачыбызда быел нибары бер генә алма эленеп тора иде, анысы да өлгермичә өзелеп төште. Быел гына түгел, узган елны да, өченче елны да алмалары булмады инде аның.
Бу хәлгә бик аптырадым. Җире дә шул ук, суы да шул ук, караучысы да шул үзем бит югыйсә. Ни булды соң? Моңа кадәр мул уңыш бирә торган бакчама күзләр тидеме әллә? Аннары башыма барып җитте: мөгаен, кул арты киткәндер. Башкача ничек итеп аңлатасың бу хәлне? Бер быел гына шулай булса, артык аптырамас, җәйнең яңгырлы һәм салкын булуына гына сылтар идем. Ә минем бакчам инде дүртенче-бишенче елын шулай киреләнә.
Кул арты китмәсен өчен, кешегә әйбер биргәндә аның ниндидер ырымы да бар бугай. Бакыр акчага сатып бирергә кирәк, дип кенә ишеткәнем бар. Бәлки, кул арты китмәсен өчен нишләргә кирәген белүчеләр бардыр. Өйрәтегез әле миңа шуның кагыйдәсен? Киңәш бирүчеләр булса, рәхмәт әйтер идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк