Логотип
Күңелеңә җыйма

Көтеп арыган мәхәббәт

– Шулай да туй көнендә сары розалар күтәреп килгән егет кем иде ул? Илшатның бу соравын күптән көттем. Туй көнендә дә, икенче көнне дә сорамады, әллә күңелле мәшәкатьләр белән онытылды. Нәкъ бер айдан соң иртәнге аш вакытында бу хәлне искә төшерде.

 – Шулай да туй көнендә сары розалар күтәреп килгән егет кем иде ул?
 Илшатның бу соравын күптән көттем. Туй көнендә дә, икенче көнне дә сорамады, әллә күңелле мәшәкатьләр белән онытылды.  Нәкъ бер айдан соң иртәнге аш вакытында бу хәлне искә төшерде.
– Юк, синең үткәннәреңдә чокынырга теләмим. Ул үткәннәр бүгенгә кайтып минем гаиләмне бозмасын да, чибәр хатынымны гына урламасын. 
– Алай димә! – мин кулларымны белән иремнең авызын капладым. – Безнең бәхетне беркем җимерә алмый! Шулай да  Фәритнең кем икәнен беләсең килсә, сөйлим. Без аның белән бала чактан ук таныш...
– Ә, беренче мәхәббәт, димәк, – дип көлемсерәп куйды да, кулын селтәп урыннан торып китте. Икенче бүлмәдә аның тавышы ишетелде. – Аңлашылды. 
– Әйе, шулайрак...
– Тынычландырдың. Ул тарихны бер сөйләрсең әле, ә хәзер эшкә соңга калам дип, – курткасын кия-кия, иреннәремнән суырып үпте дә чыгып китте. 
Мин уйларым белән ялгызым калдым. Ирем артыннан ук эшкә җыенып киттем. Әмма иртән искә төшкән хатирәләр көне буе исемнән чыкмый йөдәтте.
Фәрит безгә бишенче класста килеп кушылды. Ул бик кызык малай, шул ук вакытта горур иде. Сөйкемле сөяге булды микән аның белән бөтен малай дуслашырга теләде, кызлар да аның тирәсендә чуалды. Мин дә  гашыйк булдым аңа. Фәритнең миңа игътибар иткәнен көтеп тормадым, инициативаны үз кулыма алдым. Аның миннән ерак түгел йортта яшәгәнен белә идем. Янына бардым да: «Әйдә, бүген бергә кайтабыз!»– дидем. 
– Әйдә, – диде ул. – Бергә күңеллерәк тә булыр. Дәресләр беткәч мәктәп ишек төбендә очрашабыз.
Дәресләр бу көнне аеруча озакка сузылды кебек. Ниһаять, алтынчы дәрес тәмамлануны хәбәр итеп кыңгырау шалтырады. Мин  тиз генә киенеп  чыгып бастым. Озакка кына көткәч битләре алсуланган Фәрит йөгереп килде: 
– Без мәктәп артында малайлар белән футбол уйныйбыз. Әз генә калды инде. Көтеп торасыңмы?
– Ярар, – дидем мин. Ул кире йөгереп китеп барды.
Мәктәп ишек төбендә аны ике сәгатькә якын көттем. Әмма ул кайтыйк дип килмәде. Берүзем өйгә таба атладым. Әмма, ни гаҗәп, бу безнең дуслыкка комачау итмәде. Бер парта артында утырдык, бергә кайттык. Безнең дуслык өлкәнрәк классларда мәхәббәткә әйләнде. Бөтен кызлар миннән көнләште. Ә мин мәктәпне тәмамлауга ук өйләнешербез дип хыяллана башладым. 
Чыгарылыш кичәсендә дә  Фәрит мине бәйрәм табыннан җитәкләп алып чыгып киткәч, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Ул вакыт җитә...
Мәктәп бакчасына чыгуга, юкә төбендә, 17 яшьлек егетләргә хас дәрт белән мине үбә башлады. 
– Фәрит!– мин аның кочагыннан ычкынырга теләдем. 
– Нәрсә булды?
– Менә шулай кызларга ташланып үбәргә ярыймы инде?
– ???
– Синең миңа бер сүз дә әйтәсең килмиме?
Шулвакыт мәктәп ягыннан Фәритне чакырган тавышлар ишетелде.
– Оныттым бит! Егетләр белән укытучыларга һәм сезгә сюрприз ясаган  идек. Соңыннан сөйләшеп бетерербез, –  диде дә, торып йөгерде.
Ул кичне, аннан соң да мин үзем ишетергә теләгән сүзләрне ишетмәдем. 
Фәритне армиягә алдылар. 
– Армиядән кайтуга өйләнешәбез. Син көт кенә мине,– диде ул. Мин вәгъдә биреп озатып калдым. 
Институтка укырга кердем. Егетләр минем белән танышырга ымсынып караса да, беркемгә дә күземне күтәреп карамадым. Фәритне көттем. 
Армиядән чын ир-ат булып кайтты ул. Солдат формасы астыннан мускуллары сизелеп тора, тагын да чибәрләнгән. Кызлар кабат миннән көнләшә башлады. Әни әкренләп бирнә җыя башлады. Ә Фәрит институның тарих факультетына документларын илтеп тапшырды да, укырга керде. 
– Миннән нинди  гаилә башлыгы әле. Бернәрсәм дә юк. Укып белгечлек алам да, эшкә урнашуга ук өйләнешәбез, яме. Сүз бирәм! Бераз гына көт инде, – дип кочаклап алды.  
Тагын биш ел көттем. Ул институтны тәмамлаганда мин инде эшли идем. Диплом алуының икенче көнендә үк  Фәритнең мин хыялланган сүзләр әйтүен көтә башладым. 
Ул бер көнне килде дә: «Җаным, сиңа җитди сүзем бар», – диде.
«Ниһаять! – дип уйлап куйдым. – Ниһаять, ул вакыт җитте!»
– Мине котлый аласың! Профессор безне экспедициягә чакыра.  Акча булмас инде, әмма нинди перспектива бит бу! Бер атнадан китәбез.
Өстемә салкын су койдылармыни.
– Ә безнең туй?..
– Туй?.. – башын кашып куйды. – Туйны бераз кичектереп торырга туры килер... Мондый шанс бөтен кешегә дә бирелми бит, җаным.  Өч ай ничек тә түзәрбез. Бары тик өч ай. 
Көзен дә туй урынына аның башка планнары барлыкка килде. «Мәскәүгә барып укуны дәвам итәргә мөмкинлек туды. Бу гомергә бер генә бирелә торган мөмкинлек. Аңла! Бу – шәп перспектива! Әйдә, берәр елга түзеп торыйк...»
Ул китте. Хәзер инде иптәш кызларымнан мин көнләшә идем. Барысы да гаиләле, балалары белән мәш киләләр. Ә мин ялгызым һәм һаман көтәм. Алар инде миннән көләләр кебек тоелды миңа. 
Шуңа күрә тормышымда Илшат очрагач  бер карарга килдем: башка көтмим! Мин дә бер генә тапкыр яшим. Гаилә корып, балалар үстерәсем килә.  Әйе, Илшат Фәрит кебек чибәр дә,  аның кебек чая да, ут та түгел иде. Әмма ул мине ярата, һәм бәхетле булуым  өчен барысын да эшләргә әзер иде. Ә иң мөһиме: ул минем янымда. Аның куенына керә алам, битеннән үбәм, күзләренә карыйм. Бу инде телефон трубкасы аша сагынышу хакында сөйләшү түгел.  Ул тәкъдим ясагач, ике дә уйламый ризалык бирдем. Ниһаять, ап-ак туй күлмәге алдым. 
Туй көнне ЗАГСтан чыгып Илшат белән  фотога төшеп йөргәндә,  бер букет  сары розалар күтәреп, каршыма Фәрит килеп басты. Ул Илшатка игътибар да итмәде бугай. Бары тик миңа үпкә сүзләре белдерде: «Бөтенесе сине бәхетле итәр өчен иде,  бәяли белмәдең...» 
– Фәрит, гафу ит, чәчләремә чал төшкәнче сине көтеп тора алмадым, – дидем коры гына. – Сиңа – карьера, миңа гаилә мөһим.
– Бәхетле бул! –  букетын миңа бирде дә борылып китеп барды. 
Ул минутта эшнең зурга китүеннән куркып булса кирәк, фотограф кыз: «Вакыт аз, тизрәк менә бу урынга басыгыз әле, кояш болыт артына кереп киткәнче матур фотолар ясыйк», – дип кабаландырырга тотынды. Илшат авыз ачарга да өлгермәде. Ә сары розаларны кемгәдер куелган якындагы һәйкәл төбенә илтеп салдым.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Картайганчы котсан да ойлэнмасие сина

      Хәзер укыйлар