Логотип
Күңелеңә җыйма

Контактта ГАББАСОВ Рәнис

Казан дәүләт мәдәният институты.
Өйләнмәгән.
Карьера: Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды.
Тормыш шигаре: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар». 
 
Шәхси тормыш

Сөендерде:
Мине 13 саны куркытмый! 
Сәхнәдә исемем яңгырый башлауга әле күптән түгел. 2015 елда Р. Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында лауреат исемен яулаган идем. Әкрен генә репертуар туплап киләм, яңа җырлар өйрәнәм. Тиздән исә минем өчен зур вакыйга көтелә: 13 ноябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә беренче сольный концертым булачак. Дулкынланам! Зур сынау, зур имтихан бу...  Иң мөһиме – концертымны тамашачы көтә! Шулай булгач, ырымнарга нәрсәгә игътибар итим?! 

Көендерде:
Халык хак әйтә икән...
«Татарның башын татар ашый», дигәнгә моңарчы ышанмый идем. Ничек кенә икән әле?! Шаккаттым! Концертым турында реклама күренүгә, моңарчы дуска санаган кайберәүләрнең үземә кинәт кырын карый башлауларын сиздем. Хәтта аяк чалырга теләүчеләр дә табылды... Нишләп бер-беребез өчен сөенә белмибез икән соң без? Көнләшәләр дисәң... Бу бит минем зур уңышка ирешүем дә түгел, нибары беренче адымнарым әле. 
 
Илдә

Сөендерде:
Үзгәрешләр көтәбез! 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасының бүгенге хәле канәгатьләнерлек булмавы турында әйтте. Димәк, бу өлкәдә зур үзгәрешләр башланачак: профессионализм, сыйфат ягыннан таләпләр көчәер дип өметләнергә тулы нигез бар. Республика җитәкчесенең милли сәнгатькә карата булган әлеге игътибары безне – яшьләрне бик нык сөендерде. Чөнки без үзебез дә сыйфатлы җыр сәнгате турында уйлыйбыз һәм хыялланабыз.

Көендерде:
Картлык, югыйсә, һәркемгә дә киләчәк
Республикада «Өлкәннәр декадасы» бара. Миңа да бу көннәрдә өлкәннәр хөрмәтенә куелган шактый концертта чыгыш ясарга туры килде. Аларның безнең игътибарга, яклауга, җылы сүзебезгә никадәр мохтаҗ икәнен беренче тапкыр шулай якыннан тойдым бугай... Балалары булып та, картлыкларын ялгызлыкта үткәрүчеләр дә байтак икән. Монысы мине бигрәк тетрәндерде... Әти-әнидән дә кадерле кеше юк бит ул! 
 
Дөньяда

Сөендерде:
Тамырлар онытылмый
Дөнья дигәндә мин үзебезнең татар дөньясын күз алдымда тотам... Һәм соңгы вакытта татар дөньясындагы иң зур вакыйгаларның берсе дип Түбән Новгород өлкәсендә бөек җырчылар Р. Ваһапов һәм Х. Бигичевка һәйкәл куюны саныйм. Үземә дә ул тантанада катнашырга, чыгыш ясарга насыйп булды. Безгә кадәр кемнәр булган, бездән соң кемнәр килер? Яшьләргә уйланырга тәрбияви әһәмияте зур дип саныйм мондый чараларның. 

Көендерде:
Гаеплеләр хөкемгә тартылырмы?
Телевизор экраннарында соңгы вакыт гел бер үк кадрлар кабатлана: Сирия. Бомбалар яңгырыннан җимерелгән шәһәр. Һәм... балалар. Алар мәктәпкә йөрми, укый-яза белми, уенчык уйнамый. Бу малай-кызларның балачагын сугыш урлады. Күпләренең – әти-әниләрен, яшәгән йортларын да... Алар ниләр күргәнне, кичергәнне күз алдына китерү дә авыр. 3 миллионнан артык бала, исән калу өчен, гаиләләре белән торган җирләреннән китәргә мәҗбүр булды диләр. Тагын никадәр җимерелгән язмыш!  



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәнис! Сез бик матур җырлыйсыз.Сезне халык бик ярата.Каршылыкларга бирешми алга барыгыз!Җырларыгыз канат куйсын!

    Хәзер укыйлар