Классташымны яратканны хатыным да белә...

«Кемнәрдән бәйләтим яраны?» язмасы басылганнан соң миңа язучылар, шалтыратучылар күп булды. Кемнәрдер бу язмада җитәкче балаларының гади кешеләр белән аралашмавын күргән иде, кемнәрдер беренче мәхәббәт тарихына игътибар иткәннәр. Мәктәп чоры, классташлар арасындагы мәхәббәт тарихлары – күпләрнең күңелендә кадерле хатирә булып саклана икән әле...
Ә менә Халидә апа белән Илһам абый (танылган кешеләр булганлыктан исемнәрен үзгәртеп бирәм) тарихын сезгә дә сөйләп китәсем килә. Язмам сайтка чыккач, икенче көнне иртәнге якта ук миңа Илһам абый язды. Аннан мин аның белән телефон аша элемтәгә кердем. «Минем турында язгансың, сеңелем, – диде ул. – Минем күңелдә дә гомер буе классташ кыз сурәте саклана. Мин аны гаиләмнән яшермим, барысы да белә. Ул да, мин дә билгеле кешеләр. Классыбыз белән шундый тырыш, иҗади булдык без. Тормышта һәркем үз юлын тапты. Кемдер әдәбият өлкәсенә китте, кемдер галим булды.
Сигезенче класста безгә килеп кушылган Ф. исемле кызны мин бер күрүдә яраттым. Бик ягымлы, чәчләре дулкынланып торган кыз иде ул. Үзе шигырьләр яза. Башта мин аны гел читтән генә күзәттем. Оялдыра, башка малайлар үртәвеннән дә куркыта иде. Соңрак аның алгебра китабы эченә шигырь язып салдым. Ул миңа җавап кайтарды. Шулай дәреслекләр эченә шигырьләр калдырып үзебезчә аралаша башладык. Мин – үземнең хисләремне язам, ә ул табигать, чәчәкләр хакында кызларча шигырьләрен юллый. Уку елы тәмамлагач, мин җаен туры китереп Ф.га сөюемне аңлаттым, йолдызлы төннәрдә бары тик аны гына уйлавымны әйттем. Ә ул: «Мин барысын да сизеп йөрим, Илһам. Ләкин сиңа дус итеп кенә карыйм, ачуланма», – диде. Яшь чак бит, мондый сүзләр ишетү кыен булды инде. Укуны, авылны ташлап әллә кайларга китәсе килгән чаклар да, үч итеп әллә ниләр эшләп ташлыйсы килгән вакытлар да булды. Ләкин мин авылда калдым, ә ул укытучылар әзерли торган педучилищега китеп барды. Мәктәптә анардан башка күңелсез иде инде. Дәреслекләр дә буш иде. Ничә тапкыр китапханәгә кереп, узган елгы китапларыбызны карап чыктым. Миңа дигән ниндидер бер хат, соңгы шигырь каядыр мине көтә иде сыман. Күпме генә эзләсәм дә, бер ни тапмадым.
Мин аңа ачу сакламадым. Мәктәпне тәмамлагач, ул укый торган уку йортына кердем. Әллә ничә тапкыр күрешкәнебез, дусларча сөйләшеп утырганыбыз да булды. Мин инде үземнең хисләрне бик тирәнгә яшергән идем, аның күзләрендә дә миңа карата ярату очкыннары күрмәдем. Ләкин гомер буе күңелем белән генә гел аңа ашкындым, аның сурәтенә ымсынып яшәдем. Бишенче курсны тәмамлап йөргәндә Халидә очрады. Бик тыйнак, тыныч кыз иде ул. Бер-беребезгә туры киләбез. Ул минем каләм иясе икәнлегемне дә кабул итте. Хәтта Ф.га булган мәхәббәтемне дә. Менә шушы шагыйрәнең шигырьләрен яратам, дип әйткәли торган идем. Ф. шигырьләре басылган һәр газетны, журналны җыеп барам, кат-кат укыйм, өстәлемдә тотам. Халидә шулай акрын гына барысын да аңлады. Көнләшеп бер генә сүз әйткәне дә булмады. Ничек көнләшсен соң, мин һәркөнне хатыным янында, инде буй җиткән улларыбыз бар. Мин бит бары классташымның шигырьләренә, аның сигезенче класста укыган чагына гашыйк. Кайвакыт Ф. турында язылган язмаларны күрсә, миңа ул басманы Халидә алып кайтып бирә. «Шигырьләре чыккан...» – ди. Классташлар очрашуы турындагы язманы да хатыным күрсәтте миңа. Рәхмәт. Минем кебекләр дә бар икән...»
Менә шундый матур истәлекләргә бирелеп алды Илһам абый. Җәйге чорда классташлар очрашуы дәвам итә. Мәктәп чорындагы беренче мәхәббәт тарихлары яңара. Ә нишләп әле күңелне җылыта торган якты истәлекләргә бирелеп алмаска, ди?! Үзегезнең тарихларыгызны сез дә язып җибәрегез әле, кадерле укучыларыбыз!
Классташлар очрашуы, беренче мәхәббәт тарихы турында әлеге ссылка буенча кереп укый аласыз:
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kemnrdn-byltim-yarany
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.