Алдан ук әйтеп куйыйм әле, бу тарихны минеке дип укымагыз. Минеке түгел ул, бер танышым сөйләгәнне генә яздым. Танышым, дип, алай якыннан белгән танышым да түгел үзе. Ул эчен бушатам дип миңа сөйләде, ә мин гыйбрәт өчен менә сезгә сөйлим.
– Яшь чакта бик сайландым мин. Кич чыга башлагач, артымнан егетләрнең озатып кайткалаганы булды, берсе дә күңелемә хуш килгән түгел иде. Дөресен әйткәндә, үзебезнең авылныкыларны да, күрше авылларны да кешегә санамадым. Бөтенесен дә яхшы беләм бит: кайсысының атасы эчә, кайсысы үзе дә махы бирми, кайсысының анасы әшәке телле, берсе ялкау, берсе алама, җүнсез, денсез, ямьсез... Әни миңа яшь чактан ук: «Кияүгә барырлык булмаса, бушка вакыт әрәм итеп, төнге йокыларыңны калдырып йөрмә», – дип тукып торды. Шуның сүзе аңыма сеңеп калгандыр инде...
Безнең чорда мәктәпне тәмамлауга тизрәк Казанга китәләр иде. Әле завод-фабрикалар гөрләп эшли, аларга гел эшчеләр кирәк, яшәргә тулай торагын да бирәләр. Инде шактыйдан ук Казанга китеп урнашкан күрше кызына ияреп, мин дә шәһәргә элдерттем. Электроприбор заводына эшкә урнаштым. Тулай торакта урын бирделәр. Тормыш җайланды шикелле...
Вакыт ни арада узган – карасам, инде миңа да 32 тулып ята икән. Егетләр кулы да тотып карамый картаеп барам икән ич! Янымда «кияүгә алам» дип ашкынып торучылар да күренми. Бергә эшләгән апаның минем яшьтәрәк өйләнми йөргән энесе бар иде. Аны миңа шактыйдан димли иде инде ул. Күңелемә артык ошамаса да, ялгыз утырып калам дип, риза булдым.
Күңел тартмаган кешегә борылып та карыйсы түгел икән. Ияләнермен, күнегермен дип, көчкә түзеп өч ел яшәдем дә, киттем ул ирдән. Ияләнә дә, күнегә дә алмадым. Ярый әле бәхетемә бер кыз алып кайтып өлгердем. Яратмаган ирдән тапсам да, кызымны бик яраттым үзе.
Шул кызымны үстереп, укытып, аннары кияүгә биреп, 56 яшь тә килеп җиткән. Кияү белән кызым Питерга китеп урнаштылар. Ә мин кабат берьялгызым торып калдым.
Кухняда гел «Болгар» радиосы сөйләп тора минем. Анда кичләрен танышу белдерүләре дә укыйлар. Берсендә шулай тыңлыйм: бер ир танышырга телим, дип язган. Миннән ике яшькә өлкәнрәк, Казанга якын гына районда яши икән. Нәрсәгәдер телефонын язып алдым мин моның. Югыйсә гомердә дә танышу белдерүләренә борылып та караган кеше түгел инде үзем. Ялгызлык та читен бит, кеше белән бер сыңар сүз алышмаган көннәрем була.
Икенче көнне тоттым да шалтыраттым мин бу номерга. Бер ир алды. Беренче сүзеннән үк тавышы ошады. Әле үзен күргәнем юк, минем инде фантазия аның сурәтен күз алдыма бастырып та куйды. Яшь чакта Фидан Гаффаровка гашыйк идем. Бу кеше дә Фиданга охшаганрактыр сыман тоелды. Тавышы да аныкына тартымрак сыман...
Очрашырга килештек. Очрашу урыны итеп Кремль янындагы Муса Җәлил һәйкәлен билгеләдек. Тукта әле, дим, алданрак барыйм да, урамның каршы ягына чыгып, карап торыйм: ниндирәк кеше икән, атлап йөрешләре ничегрәк? Ошамаса, күренеп тә тормам дидем.
Кремль тирәсендә шунысы яхшы: монда гел туристлар күп була. Алар арасында буталанып, читтән генә һәйкәл тирәсен күзәтәм. Кулына роза чәчәге тоткан ир әрле-бирле йөргәләнә. Чәчәк күтәреп туристлар йөрмәс инде, бу шул танышырга дип килгән ирдер. Фидан Гаффаров ук түгел түгелен дә... Балык югында кысла да ярап тора, диләрме әле?
Бераз күзәттем дә, туристлар төркеменнән аерылып, каршысына килдем. И йөзләре балкып китте моның мине күргәч. 56 яшь булса да, ярыйсы гына күренәм әле мин. Фигурамны да сакладым.
Без моның белән Кремль эченнән бераз йөреп килдек, Колшәриф мәчетен карап чыктык. «Әйдә, монда кадәр килгәч, никах та укытып чыгыйк инде. Мин сине ошаттым», – ди бу. Котым очты. «Юк, алай тиз генә булмый. Кая инде бер белмәгән кеше белән никах укытасың?» – дим. «Мин машина белән килдем, әнә цирк янында гына. Әйдә алайса, йортымны күрсәтеп киләм», – ди. Әле кичкә кадәр вакыт күп, ярар соң, күрсәтсә, күрсәтсен, дип, ризалаштым. Казаннан ерак түгел, ди бит.
Циркка кадәр төшеп, моның машинасына утырыштык. Машинасы әллә ни түгел икән, бер искерәк кенә «Приора». Вакытны әрәм итмим дип, юл уңае сораулар яудырам: «Эчәсеңме?» – дим. «Бәйрәмнәрдә булгалый инде, – ди бу. – Тәмәкене ташладым». «Ярар, бәйрәмнәрдә генә булса, түзәрлек икән», – дим эчемнән генә. «Өйләнгән идеңме? Хатының белән ник аерылыштыгыз? Балаларың бармы?» Хатыны белән күптән аерылышкан, үсеп беткән бер малае белән бер кызы бар икән. 30 баш умартам, 40 тавыгым, 50 бройлерым, 30 сутый бакчам бар, ди. «Ай-һай, боларны эшләп бетерергә», – дип уйлыйм эчемнән генә.
Кайтып җиттек. 80 нче еллардагы ак кирпечтән салынган өй икән моның. Түбәсен зәңгәр калай белән япкан. Тәрәзәләре пластик. Капка-коймасы калайдан. Капка алдына элеккеге кирпеч ватыклары җәелгән. Йорт-җире ничава гына күренә, яшәргә була. «Туалет, ванна өйдә! Җылы су бар!» – диде ул, керә-керешли үк мактанып. «Хәзер инде авылда да туалеты өйдә булмаган йорт юктыр...» – дигән булам.
Өйдә болай тәртип икән, ләкин шулай да хатын-кыз булмавы сизелә. «Әйдә, син шушы йортта яшисе кеше, чәйләрне үзең куя тор. Мин умарталарны карап керәм, күч аерып ятмыйлар микән», – дип, бу мине ул арада хуҗабикә итеп тә куйды. 56 яшендә 18 яшьлек кызлар кебек ялындыру килешми бит инде. Ул чыгып киткәч, чәйнегенә ут төрттем. Суыткычында колбасасы, сыры бар икән. Аларны турап тәлинкәгә тездем. Ипине эзләп җаным чыкты. Анысын бер кәстрүл эченнән табып алдым. Кипмәсен дип тыгып куйгандыр инде...
Озак тормады, бу да әйләнеп керде. Икәү утырып чәй эчтек. Инде кайтырмын дип тора идем, бер бүлмәдән кулына простой халат тотып чыккан. «Карлыганнар җыясы бар иде. Үзеңә дә булыр, шуны гына җыеп бир әле коелып беткәнче. Менә өстеңне алыштыр, бу халат яңа», – дип, кулыма халат тоттырды. Хатын-кызның шул табигый саранлыгы бит инде аның: үзеңә дә булыр дигән сүзенә алданып, карлыган җыярга калдым. Куаклары инде картаеп беткән, карлыган вак, әче. Бу берәр уч җыешкан булып, янымда каравыл тора. «Ашап бетерер дип куркасыңмы соң? Бар инде, үз эшеңне кара», – дим. «Яныңда торасым килә», – дигән була. Әллә чынлап әйтә, әллә юк...
Ярар, бу карлыганнар белән булышып, кич җитте. «Әйдә, бүген монда гына кал инде. Өй иркен, берүзеңә бер бүлмә бирәм, – ди бу. – Карлыганнар да әрәм булмасын...» «Уф, үтерде шул вак карлыганы белән, бигрәк вакчыл кеше, ахрысы, – дип уйлап куйдым. – Ярар, тотып ашамас әле, калсам калырмын инде...» Карлыганнан вареньелар кайнатканчы, ярты төн җитте. Бу кеше дә, булышам дигән булып, янымда бөтерелде. «Бәйләнә күрмәсен тагын», – дип шикләнә дә калдым. Аллага шөкер, андый нәрсә булмады. Ул әйткән бүлмәгә кереп, ишеген урындык белән терәтеп куеп, йокларга яттым.
Үзем белән бернәрсә дә алып килмәгән идем бит, иртән тешемне бармак бите белән генә ышкып чистарттым да, әйдә, мине кайтарып куй, дидем. Ык та, мык килә бу... «Умарталар күч аера, кичкә кадәр генә түз инде», – ди. Ярар, моны тыңлап, кичкә кадәр калырга булдым. Швабра белән генә идәннәрен сөртеп алдым. Суыткычыннан үзе алып биргән иттән шулпа кайнаттым... «Мунча өлгерде, юынып чыгасыңмы?» – дип кергән бу берзаман. Кеше мунчасында юына алмыйм мин. Баш тарттым. «Сиңа дип яңа сөлге, яңа мунчалалар да әзерләп куйган идем», – дигәч, барып, өстемә су гына сибеп кайттым. Мунчалалап юынып тормадым.
Ярый, кич белән сүзендә торды, мине Казанга кадәр кайтарып куйды бу. Күчтәнәчкә үзем кайнаткан карлыган вареньесы белән бер литр яңа бал да бирде. Өйгә кадәр юри кайтартмадым, кайда яшәгәнемне белмәсен әле, дидем.
«Иртәгә иртән киләм, мәчеткә кереп никах укытыйк», – ди бу, инде минем күңелне тәмам яуладым дип уйлый бугай.
«Уйларга кирәк әле. Кызым да ни дияр тагын», – дип кенә җавап бирдем. Дөресен әйткәндә, күңелемдә әллә нинди икеле-микеле уйлар бөтерелде. Бер яктан, начар иргә дә охшамаган. Хуҗалыкчыл да бугай. Ләкин вакчыл ахрысы, дигән шигем бар. Икенче яктан, 56 яшендә миңа чит ирне көйләп, аңа хезмәт итеп яшәү ни пычагыма инде?
Икенче көнне моның шалтыратуларына җавап бирмәдем. Миңа барысын да яхшылап уйларга, кызым белән киңәшергә кирәк иде.
Өченче көнне иртүк телефоныма моннан хәбәр килеп төшмәсенме! Биргән минем кирәкне! Мин җилбәзәк, җавапсыз, кешенең хисләре белән уйный торган, ирләрне үз кирәгемә генә файдалана торган бер мәгънәсез хатын икәнмен. Ул минем өчен 800 сумга өр-яңа халат, 500 сумга яңа сөлге, 100 сумга яңа мунчала алган булган. Мин исә аның шундый юмартлыгын да бәяли белмәгәнмен. Көне буе аның йортында кунак булганмын, мунчасында юынганмын, әле, җитмәсә, үземне туда-сюда аның машинасында йөрттергәнмен... Вәйт юньсез, әй!
«Телефоныңа карта бәйләнгәнме? Халат белән сөлгенең акчасын салам, мунчалаңа тимәдем, анысы үзеңә булыр», – дип язып җибәрдем. «Кит, булмаганны, нинди акча?!» – дип әйтер дип көткән идем. «Сбер» дигән «СМС»ка килеп төшмәсенме! Уф, үләм, гарьләнеп үләм дип торам. Тиз генә картасына 1300 сум акча күчердем. Бераздан моннан тагын хәбәр: «Бал белән варенье да биргән идем... Балга – 500, варенье өчен 300», – дигән. «Анысына шымытыр», – дип җавап яздым да, «кара исемлеккә» тыгып куйдым. Менә таныш син моннан соң кеше белән!
фото: Анна АРАХАМИЯ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк