Логотип
Күңелеңә җыйма

Ходай биргән күршеләрем 5 

Галия апа үзенең мәхәббәт маҗаралары турында минем өемдә, залдагы йомшак кәнәфигә утырган килеш сөйләде. Күршемне тыңлап, кухнядагы газ плитәсе өстендә кайнап утырган токмачлы ашымны да онытып җибәргәнмен. Исемә төшеп кәстрүл капкачын ачып җибәрсәм, авып китә яздым...

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem

2: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-2

3: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-3 

4. http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-4)

Галия апа үзенең мәхәббәт маҗаралары турында минем өемдә, залдагы йомшак кәнәфигә утырган килеш сөйләде. Күршемне тыңлап, кухнядагы газ плитәсе өстендә кайнап утырган токмачлы ашымны да онытып җибәргәнмен. Исемә төшеп кәстрүл капкачын ачып җибәрсәм, авып китә яздым: ашымның суы кимегән, токмачларым куерып беткән иде. Менә сиңа мә! «Эштән иртәрәк кайтырмын, ашыңны өлгертә тор», – дигән иде ирем. Әйбәт сюрприз булды бу! Килен булып 25 ел яшәсәм дә, моңа кадәр ризыкны көйдергәнем, ашымны куертканым булмады. Кәстрүл төбендә кайнап торган шулпага карап, нәрсә уйларга да белмәдем, башымда Галия апа сөйләгән вакыйгалар кино кадрлары кебек бөтерелә иде.
Ирем Самат белән никахка кәләш ягыннан кунак булып барасыбыз була икән. Кияү-бабакай бик зурдан купкан, мәҗлескә өй тутырып кунаклар чакырган. Барлык балаларына хәбәр салган, фермер улына корбанга ике сарык кушарга боерык биргән. Себердә кайчандыр бергә эшләгән яшьтәшләренә дә шалтыраткан, хатыннары, балалары, оныклары белән авылларына кунакка дәшкән. Алай гынамы, Арча район газетасыннан репортерлар да килә икән, картаеп кавышкан гыйшык парлар турында зур мәкалә язарга уйлыйлар ди. Галимулла бабайның уллары әтиләренә каршы килеп сүз әйтә торганнардан түгел, барлык эшләрен ташлап, никах мәшәкатьләре белән чабыша башлаганнар. Авылның клуб мөдиренә дә ике кулына бер эш табылган, үзешчән сәнгать коллективында җырлап йөрүче әби-апаларны җыеп, яңа программа әзерли башлаган. Газеталарда язылачак, бөтен Татарстанга шаулаячак яңалык бит бу, авылның данын еракларга ирештерәчәк вакыйга! Шуңа күрә районның иң кыйммәтле тамадасын мәҗлесне алып барырга белешкәннәр, Казаннан берничә популяр җырчыны да чакырганнар.
Галия апа мине кияве белән танышырга өенә чакырды. Газ плитәсен сүндердем дә, куерган ашымны ташлап, өс-башымны алыштырырга ниятләдем. Кияү-бабакай янына базар халаты белән кереп булмый бит инде, шифоньерны ачып, матур киемнәрне барлый башладым. Өлкән кеше янына чалбардан керү дә килешмәс, озын итәк, ак кофта таманга килер дип, элгечтә эленеп торган киемнәрне салдыра башладым. Мәш килеп өстемне алыштырганымны Галия апа бик сабырсыз гына көтеп утырды, үзе ике минут саен стенадагы сәгатькә күз салды. «Күрше, тизрәк кыймылда, бабай югалткандыр», – дип кабатлады ул. Мин киенеп беткәч, башыма ак яулык бәйләп куйдым. Аллаһка шөкер, әзер булдым бугай. Фатирдан чыгып, ишек йозагын бикләргә өлгермәдем, Галия апа кабалана-кабалана лифт төймәсенә басты. Аны да аңларга була инде, дөньябызны онытып озак сөйләшеп утырдык бит, берәр сәгать вакыт узгандыр.
Галия апа яшәгән фатирга килеп кергәндә өй эченә кыздырылган тәмле тавык исе таралган иде. Галимулла бабай безне якты йөз белән каршылады. Ничә ел яшәп, мондый хәлне беренче күрдем: бабай югалып торган кәләшенә ризасызлык күрсәтмәде, ә кулыннан җитәкләп ванна бүлмәсенә алып кереп китте. Ачык ишектән күзәтеп тордым: Галимулла абый хуш исле сабын белән кәләшенең битләрен юды, чөйдә эленеп торган йомшак сөлгене алып кулларын сөртте! Аннары тиз-тиз генә кухняга ашыкты. Бабаебыз кәләше чыгып киткән арада бәрәңгене дә тураган, тавыкны кисеп бүлгәләп духовкага да тыккан!
Галимулла бабай чыннан да алтын ир икән бит, юкка гына Татарстанның ялгыз апалары күз төшермәгәндер аңа, яучылар да 3 меңгә тиз арада хатын табып бирергә риза булганнар бит!
Помидор, кыяр турап, кияү салат та ясап куйган. Мине кыстый-кыстый чәй табыны янына утырттылар. Ул арада духовкадагы тавык белән бәрәңге дә әзер булды. Авызымны ачып, гомер ахырында бер-берсен тапкан парны сокланып күзәтеп утырдым. Галимулла бабай кәләшенә шуның хәтле яратып карый! Ә Галия апа әйтерсең 18 яшенә кайткан: бабай әйткән һәрбер сүздән чырык-чырык көлеп утыра. Ирем белән ничә ел яшәп мондый ярату хисен тойганым булмагандыр, валлаһи. Хәтта күңелемнән ак көнләшү белән көнләшеп тә утырдым әле. Аннары уемнан кире кайтып, эчтән генә: «Сөбханалла-машалла, күз генә тимәсен, исән-сау булып озак еллар бергә яшәсеннәр», – дип теләдем.
Гашыйкларның никах туйлары бер атнадан узасы икән. Мин кунакка барырга бик теләп риза идем, ирем Самат та каршы килмәячәк, әлбәттә. Кайтасыбызны ишеткәч, әби белән бабай бик шатланды. Мин бәхетле пар белән бик озак сөйләшеп утырдым. Өйгә җыенганда күчтәнәчкә ике дистә авыл йомыркасы, 1 литр яңа балны кулыма тоттырдылар.
Бер атнадан ирем Самат белән Арча районына никах мәҗлесенә кайтып киттек. Бүләк алырга акчаны жәлләмәдек, таныш пешекчедән бер таба чәкчәк, пироглар пешерттердем. Каклаган пар казны пакетка тыгып, матур итеп тасмалар белән бизәп бирде таныш хатыным.
Иң матур күлмәкләребезне киеп, ирем белән машинабызга утырып кайттык. Безне кияү ягы бик матур каршы алды. Галимулла бабайның уллары, киленнәре бик ачык, кунакчыллар икән. Квартирант Ильясның да әти-әниләре бик акыллы, күркәм кешеләр булып чыкты.
Никах мәҗлесендә урыныбыз түрдән булды, кияү белән кәләшнең янәшәсендә утырдык. Авыл мулласы дикъкать белән Коръән аятьләре укыды. Галимулла бабай мәхәр бүләге итеп Галия апага чын зөбәрҗәт кашлы алкалар бүләк итте. Мондый затлы бүләкне күреп кунаклар гаҗәпләнүдән һушсыз кала язды. Мин янәшәмдә утырган иремнең беләген каты гына итеп чеметеп алдым: белсен затлы бүләкнең нинди булганын! Ирем мине аңлады бугай: «Йә, хатын, көнләшмә, зарплатамны җыеп, бер елдан тау хрусталенекен алып бирермен», – диде.
Безгә, гомумән, Арча ягы бик ошады. «Пенсиягә чыккач, йорт алып шушы авылга төпләнербез», – дип, мәҗлестә ирем белән хыялланып утырдык.
Никах мәҗлесе шуның хәтле рәхәт узды, мулла никах укып киткәч, тәмле итеп тукландык, матур җырлар тыңладык. Урамга чыгып татар биюләре биедек. Бөтен авыл рәхәтләнеп күңел ачты. Соңрак барлык кунакларны авыл чишмәсенә алып бардылар. Кияү бүләкләрен, күчтәнәчләребезне төяп Казаныбызга юлга чыкканда кичке сәгать җиде тулып киткән иде инде.
Шулай итеп, бер уйламаган җирдән күршебез Галия апа үз бәхетен тапты да куйды. Фатирында әле дә квартирант Ильяс яши. Аңардан квартира хакын да түләттермиләр бугай. Галия апаның Казанга кайтканы юк, рәхәтләнеп ире белән авылда гомер кичерә. 
Галия апаның кияүгә чыгуына ярты ел вакыт узса да, эскәмиядә утырган әби-апалар һаман шушы вакыйганы сөйлиләр, тел шартлаталар. Ходай биргән күршеләрем озак тынычлана алмаслар, ахры. Ә вакыйгалар бездә гел булып кына тора. Алар турында киләсе язмаларымда сөйләрмен, Аллаһ кушса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ зур.Рэхэт булып китте

    • аватар Без имени

      0

      0

      СөбханАллаһ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фагилэ, яхшы язасын, укыгы келэп тора!

        Хәзер укыйлар